Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурулла Гариф: "Репрессия башка төрле ысуллар белән бара"


Нурулла Гариф

Тарихчы Нурулла Гариф сәяси золым корбаннарының туганнарыннан истәлекләрне туплый. Ул шул истәлекләрдән торган өч китап чыгарды. Репрессия еллары белән бәйле документлар архивларда сер итеп саклану сәбәпле, җәмәгатьчелек алар белән таныша алмый.

30 октябрь – Русиядә сәяси золым корбаннарын искә алу көне. Тарихчы Нурулла Гариф инде берничә ел дәвамында Татарстанда әлеге золым корбаннары туганнарының истәлекләрен җыеп, китап итеп бастыра. Аның сүзләренчә, бүген архивларда репрессия турындагы документларның кайберләре юк ителгән, кайберләре сер итеп сакланган чорда, гади кешеләрнең сөйләгән истәлекләре документка тиң. Нурулла Гариф белән шул хакта сөйләштек.

– Нурулла әфәнде, ни сәбәпле бу эшкә алынырга булдыгыз?

– Чөнки архивта утырганда бу документлар белән беркем эшләмәгәнне күрәбез. Хәтта бер тапкыр 1937 елгы бер төргәк таптым. Ул төргәк шул чорда мунчала белән бәйләп җибәрелгән булган һәм шул мунчала бавын 1937 елдан соң беркем дә чишеп карамаган. Анда репрессияләргә бәйле ачы язмышлар турында күп мәгълүмат бирелгән иде. Ничектер шуларны дөньяга чыгарасы килүдән туды бу уй. Безне бит "якты киләчәк булачак" дип үстерделәр. Ул "якты киләчәкнең" нәрсә хисабына эшләнүе, ягъни бик күп кешеләр язмышларын чәпләрәмә китерү аша эшләнгәнен күрсәтәсе килде. Аннары үземнең бабам белән булган вакыйгалар да этәргеч бирде. Бабам 11 баласы белән йортыннан куып чыгарылган, әти-әнисе, сеңелләре, гаиләсе белән бергә Себергә сөрелгән. Биш улыннан бер минем әти генә исән калган.

Бу истәлекләр китап буларак чыга дип беләм...

Нурулла Гариф китабы
Нурулла Гариф китабы

– Бу истәлекләрдән торган беренче китапны журналист, милләтпәрвәр Рәис Шаһи белән 2015 елда чыгардык. Репрессияләнгән муллалар турындагы ул китап "Коммунизм тәмугы аша" дип атала. Китапка 30лап авылның репрессияләнгән муллалары, җимерелгән мәчетләр турында истәлекләр керде. Шул эш барышында репрессияләнгән башка кешеләр турында да шактый истәлекләр тупланды һәм 2016 елда "Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез" дигән китап чыгарырга булдык. Ул 300 биттән артты. Бик күләмле материал булды һәм аны үз акчабызга 11нче шрифт белән, кечерәйтеп, кыса-кыса чыгардык.

Аннары кешеләрдән күп кайтавазлар булгач, без аның өченчесен дә эшләдек. "Каһәрләнгән еллар авазы" дип аталган ул китап былтыр басылды. Анысы инде 400 битле булды. Менә хәзер дүртенчесе әзерләнеп ята. Инде 70-80% әзер дип әйтергә була. Мин хәзер авылдан-авылга йөрим. Бу көннәрдә керәшеннәрнең Албай авылында булдым. Анда да репрессияләнүчеләр турында күп мәгълүмат тупладым. Хәзер 220 битлек мәгълүмат булды. Китапларны 150-200 тираж белән чыгарабыз һәм аны китапханә картотекасына кертәбез. Анда шулкадәр күңелгә тия торган хатирәләр. Әле сүзе булмасын дип һәрберсенең аудиоматериалларын да туплап барам. Ким дигәндә 350 әби-бабайдан яздырган аудиоязмаларым да бар. Безгә күбрәк истәлекләрне репрессияләнгәннәрнең оныклары сөйли. Алар да инде олы яшьтәге кешеләр һәм акрынлап китә баралар. Шуның белән бу чор да ерагая бара.

– Әмма башка җирләрдә сакланган документлар бардыр.

Сәяси золым корбаннары турындагы документлар 1989 елда Чаллыдагы катыргы заводына җибәрелә һәм шунда юк ителә

– Ул чорның документлары сәясәткә бәйле язылган. Сәяси золым корбаннары турындагы документлар 1989 елда, ягъни коммунистлар партиясе бетә башлаганда Чаллыдагы катыргы заводына җибәрелә һәм шунда юк ителә. Чөнки бу документлар шул коммунистлар партиясенең җинаяте турында. Анда миллионнарча кеше һәлак булган, дистәләрчә миллион кешенең тормышы җимерелгән. Шушы репрессия тәгәрмәче астына яшь балалар да эләккән. Алар бик күпләп үлгән. Безгә кешеләрнең белгәннәрен язып калу кадерле, чөнки тиздән алар аны зиратка алып китәчәк. Ә башка документлар юкка чыгарылган.

– Бу кешеләр хәтердә калганнарын гына сөйлиме яисә документлар, фотолар белән дә уртаклашамы?

Нурулла Гариф китабы
Нурулла Гариф китабы

– Репрессияләнгән байларның әле хәзергәчә җимерелеп бетмәгән таш пулатлары тора. Ул совет чорында йә контора, йә авыл шурасы йорты, йә китапханә, йә балалар бакчасы буларак кулланылган. 100 ел үтүгә карамастан, ул биналар, нык булу сәбәпле, хәзер дә саклана.

Аннары бервакыт бабаларын аклау дулкыны башланды. Бу процедураны күбесенчә шаһит алып барып мәхкәмә аша уздырдылар. Ниндидер документ табылса, аклау өчен инде мәхкәмә дә кирәк булмады. Бу процесс вакытында без дә әби-бабайны аклауга ирештек. Хәзер бу эш инде бик кулланылмый.

– Аклау золым корбаннарының туганнарына нәрсә бирә?

– Кемдер аның сигез меңенә кызыга. Дөнья булгач андыйлары да бар. Бу бер тапкыр бирелә торган акча. Элек кулак кызы, кулак баласы дигән ярлык тактылар, шундыйлар бабаларын аклап ниндидер бер рухи канәгатьлек ала. Гаделлек урнашуын тоемлыйсың. Күбрәк шуның өчен.

Кайберләре милек буларак бабаларының йортларын да ала алды. Мин бабамның ике катлы йортын алып, шул йортта бик матур музей төзедем. Күрше Чаллыбаш дигән авылда бер гаилә бабаларының 100 ел элек төзелгән йортларын кайтарды. Ул йорт элек-электән төрле биналар булып хезмәт итте. Аннары дүрт еллык мәктәп булды. Шул мәктәп бинасын алар тулаем үзләренә алдылар.

– Сезнең китапларга кергән тарихлар кайсы авылларга карый?

Нурулла Гариф китабы
Нурулла Гариф китабы

– Мин хәзер Балык Бистәсе районында яшим һәм шушы райондагы дистәләгән авылларны алам, туганнарым Мамадыш районында яши, анда да йөрим. Кама Тамагы, Биектау, Кукмара районнары да керде. Кайда репрессияләнүчеләрнең оныкларын табам - шуларны яздырып алам. Планлы эш алып барылмый.

– Хәзер шул чорны сагынучылар, гаепне халыкка аударып, җитәкчелекне якларга тырышучылар да бар. Сезгә сөйләүчеләр арасында андыйлар очрамадымы?

– Бер тапкыр да очрамады. Мин үзем дә интернетны күзәтеп барам. Чыннан да, кайдадыр Сталинга һәйкәлләр ачалар. Кайбер кешеләр тормыштан канәгатьсезлектән, үчлектән Сталинны хуплап сөйлидер. Әмма бу аклый торган заман түгел. Кешелексезлек чоры. Бу чор татар халкының телен, динен, гореф-гадәтләрен, аның иң затлы муллаларын, эшчән кешеләрен юкка чыгарган заман. Аны һич аклап булмый һәм мин андый аклаучыларны да очратканым булмады.

Бабамның энесе биш яшьлек улын күтәреп кайта, ә калган бар гаиләсе шул Себердә үлеп кала


Менә минем янымда гына ике катлы таш йорт. Аннан бабамның әтисен, әнисе, энесен, хатынын, бала-чагаларын куганнар. Кире кайтканда энесенең хатыны, өч кызы, бер улы үлеп калган. Алар иртәгә юлга чыгасын белгәч, мичтә бәлеш пешергән булганнар. Шул бәлешләрен дә алдырмаганнар. Киткәндә монда кире кайтасыларын да белмәгәннәр. Сигез елдан соң гына картаеп, эшкә ярамый башлагач кайтаралар. Бабамның энесе биш яшьлек улын күтәреп кайта, ә калган бар гаиләсе шул Себердә үлеп кала. Безнең ярты нәселне Себердә юкка чыгардылар. Мондый вакыйгалар булмаса, никадәр туганым булыр иде.

Мондый тарихлар күп. Хәтта кайберәүләр: "Нурулла абый, без аны укый алмадык, ә сез аны ничек язасыз?" диләр. Дөрестән дә шул кешеләрне тыңлавы бер авыр, язуы икенче авыр. Яза-яза күңел тутыга һәм аны инде гади әйбер кебек кабул итә башлыйсың.

– Сез мунчалага төрелгән документлар турында сөйләдегез. Алар кайсы архивта иде?

– Татарстанның дәүләт архивында таптым. Заказ бирдем дә аны нәкъ мунчалага бәйләнгән килеш китереп бирделәр. Ул бөтенләй ачылмаган иде, чөнки бу чор белән тарихчылар да, язучылар да кызыксынмый. Фәүзия Бәйрәмовадан башка кызыксынучыны белмим.

Аннары бит 1945 елгы сугыш турында патиротизм дип дәүләт күп акчалар бирә, китаплар чыгаралар. Ә нахакка репрессияләнүчеләрне, таланучыларны дөньяга чыгару өчен бер тиен дә акча бирми.

Каһәрләнгән еллар авазы" китабы
Каһәрләнгән еллар авазы" китабы

– Тарихчылар, язучыларның бу чор белән кызыксынмавы нәрсәгә бәйле?

– Бу заман сулышы. Хәзер бит бөтен кеше курка. Сугыш чоры белән эшләүчеләрнең акчасын да бирәләр, дәрәҗәсен дә күтәрәләр. Ә инде совет хакимиятенең ялгышларын күрсәтү ул инде хупланмый да, акланмый да. Бу эшкә алыну курку да тудыра.

– Хәзер каршылык чарасына чыгучылар "кабат 37 ел җитте" дигән плакатлар белән чыгалар. Сезнеңчә шул чор белән бүгенге чорны тәңгәлләштерү дөресме?

Хәзер репрессияне башка ракурстан карарга кирәк


– Хәзер репрессияне башка ракурстан карарга кирәк. Мисал өчен, байлар хөкүмәткә каршы сүз әйтәләр икән, хөкүмәткә ярамаган ниндидер эш эшлиләр икән, аларны башка төрле репрессиялиләр. Аларның мөлкатен тартып алмыйлар, Себергә кумыйлар. Бары тик бизнесларына комачаулык тудыралар яки бизнесларын ябалар. Әгәр ниндидер язучы икән, аның китабын чыгармыйлар яисә аның театрда спектакльләрен куймаячаклар. Әле балаларын эштән куу яки аларга уңайсызлыклар тудырулары мөмкин. Аның төрле-төрле чаралары бар. Репрессия бүгенге чорда бара, әмма ул башка төрле ысуллар белән башкарыла. Кемнедер өеннән куып чыгару яки Себергә куу ысуллары белән түгел. Аның хәзер башка алымнары бар.

– Репрессия елларының төп бәласе – шымчылык булган. Хәзер дә бу алымны кертергә тырышу күзәтелә.

– Хәзер телефоннар тыңлана, интернет битләр, электрон почталар күзәтелә. Кемнеңдер барып шымчылык итүе кирәкми, ул автоматик рәвештә башкарыла.

Менә хәзер без Черек күлгә кереп репрессияләнгәннәрнең эшләрен ала алмыйбыз, чөнки шул эш эчендә күршесенең аңа каршы язып биргән документы да саклана. Ә ул күршесенең балалары анда хәзер дә яши. Шуңа кеше үчләнмәсен өчен безгә бу эшләрне бирми башладылар. Бер яктан аны дөрес дип тә кабул итәсең, икенче яктан нахакка репрессияләнүчеләрнең тарихын белә алмыйбыз.

Ул документларның күбесен инде юкка да чыгардылар. Казанда ТЭЦ 2дә капчык-капчык машиналар белән ташып золым корбаннарына бәйле документларны яндырганнарын һәм аның янганын ахырга кадәр карап торуларын ФСБ кешеләре сөйләгән иде. Шул документлар януын тасвирлаучы фото һәм видеоматериаллар белән хисап бирүләрен дә беләм.

– Репрессия белән бәйле документларның барыбер күпмедер өлеше архивларда сакланадыр?

– Архивларда саклана, әмма аларны карау мөмкинлеге юк, чөнки серлелеге тагын 30 елга озайтылды. Әгәр шәхси туганы икән, алар мәгълүматны читкә чыгармау турындагы кәгазьгә кул куеп алалар. Һәм аларга бабаларына кагылышлы документларны гына бирәләр. Шымчылык итүчеләр турындагысын инде бирмиләр. Процессы шундый. Бу бәлкем күршеләрне бер-берсе белән дошмалаштырмас өчен дөрестәдер.

Репрессия корбаннарын искә алу көне Русиядә 1991 елдан бирле билгеләнә.

"Сәяси золым сталин чоры белән генә башланмады, Сталин чорыннан соң да бетмәде. Элек-электән тел, дин, бәйсезлек өчен көрәшүчеләр асып, яндырып, җәзалап үтерелде. Болар барысы да - сәяси золым корбаннары", диде Азатлыкка Сахалинга барып золым дәлилләрен һәм шаһитларын өйрәнеп кайткан тарихчы Фәүзия Бәйрәмова.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG