Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" Русиядәге сәяси шымчылык хисабын игълан итте


2007 елдан бүгенгә кадәр Русиядә хокук яклаучылар, активистлар өстеннән 352 хәдәфле шымчылык итү очрагы теркәлгән.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме сәяси шымчылыкка багышланган "Русия күзәтү астында" дигән хисабын игълан итте. Бу документ 2007 елдан алыр бүгенгә кадәр булган очракларны барлаган. Авторлары – юристлар Дамир Гайнетдинов һәм Павел Чиков.

Хисап мәгълүмат чараларына һәм башка ачык чыганакларга, шулай ук мәхкәмә департаменты мәгълүматларына нигезләнгән. Хисапта шымчылык итү, күзәтеп торуның төрләре: телефоннарны тыңлау, аккаунтларны җимерү, видеокүзәтү, эчке эшләр министрлыгының ихтимал экстремистлар турында мәгълүмат тупланган "Сторожевой контроль" хезмәте аша контрольлек итү дә күрсәтелгән.

2014 елда иң күп шымчылык итү ачыкланган, 177 булган. Хисап авторлары бу хәлне Кырымны Русия аннексияләгәч кырымтатарларны күпләп тоткарлаулар белән аңлата.

"2000 ел уртасына Русиядә, гомумән алганда сәяси һәм ватандашлар активистлары, хокук яклаучыларга карата комплекслы контрольлек итү системасы булдырыла һәм ул алга таба камилләштерелә генә", ди хисап авторлары.

XS
SM
MD
LG