Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзнәй процессы: Татарда большевикларга каршы күтәрелгән көрәшнең бер сәхифәсе


Архив фотосы
Архив фотосы

1929 елда Пенза өлкәсенең берничә татар авылы гает көннәрен бәйрәм итүгә, исламга каршы алып барылган "кызыл террор"га каршы күтәрелә. Нәтиҗәдә ун татар атып үтерелә, йөзләгән кеше сөргенгә җибәрелә. Азатлык бу канлы вакыйгаларның ничек булганын искә төшерә.

1929 елда Пенза өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән көнчыгыш өлеше ярты ел дәвамында ут йотып яши. Дистәләгән кеше атыла, тагын да күбрәге сөргенгә озатыла. Бу – большевик хөкүмәтенең гади халыкка карата чираттагы золымы гына түгел, ә меңәрләгән татарның баш күтәрүе, милли яшәешне саклап калу өчен корбаннарга илткән көрәш тарихы. Татарның бу фаҗигасе әле һаман да ачыкланып бетмәгән. Ул "Дело №84120" дип атала.

Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы, Дәхтәрни, Ялгаш, Зур һәм Кече Чиркләй, Курмай авыллары бер тирәдә урнашса да, аларны бүгенге төрле административ чикләр аерып тора. Әгәр, мәсәлән, Самардан Пензага таба федераль юл белән барсаң, Ульян өлкәсе чигендә берничә мәчете күккә ашкан, тау өстендә мәһабәт яңа мәктәп бинасы булган Чиркләй авылы уң якта кала. Ул Ульян өлкәсенә керә. Тагын берничә чакрым узу белән Пенза өлкәсе белән чикне узгач, җирле татарлар телендәге Күзнәй, ягъни Кузнецки шәһәренә керәсең. Кузнецкига бераз гына җитәрәк, Ялгаш, Дәхтәрни авыллары урнашкан. Сүз уңаеннан, Дәхтәрни – язучы, журналист Шамил Усмановның туган авылы. Шушы тирәдә татар язучысы Гадел Кутуйның туган авылы Татар Кынадысы.

Биредә элеккеге Алтын Урда дәүләте биләмәләрендә, татарга хас булганча нык аякта басып торган халык яши. Шушы авыллардан йөз чакрымлап булыр, тагын бер татар учагы – Кулаткы төбәге урнашкан. Монда данлыклы ишаннар – Хансәвәровлар мәгърифәт нурын тараткан Зимничә авылы. Монысында баш күтәрү булмаса да, золым җилләре анда да барып җитә. Болар бүгенге Ульян һәм Пенза өлкәләре санала.

Моннан туксан ел элек алар Урта Идел өлкәсенең Күзнецки бүлгесе дип аталган. Бу авылларда ул чакта якынча сигез мең татар яшәгән. Туксанынчы еллар азагында Самар шәһәрендәге милли хәрәкәтнең танылган активисты Равил Яһүдин тырышлыгы белән бу баш күтәрү хакындагы эш архивтан табыла һәм галим Индус Таһиров тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелә. Шунысын да искәртеп узу мөһим, мәрхүм Равил Яһүдин - баш күтәрүчеләрдән берсенең улы да.

1929 елда Корбан гаете 19-21 май көннәренә туры килә. Корбан гаетенең беренче көнендә Ялгаш авылында (урыс телендә аның атамасы – Большое Труево дип йөртелә) янгын сүндерчеләр такымы һәм атларга атланган яшьләр авыл буйлап йөреш уздыра. ОГПУ вәкилләре моны баш күтәрүгә бер ишарә дип бәяли. 20 май көнне исә мең кешедән торган төркем, аларның өч йөзләбе атларга атланган, унбише кораллы килеш тагын демонстрациягә чыга. Халык аңа кадәр генә большевиклар керткән 1 май бәйрәме демонстрацияләрен күргән була инде. Аларга ярый, ә ник Корбан бәйрәмен дә тантаналы рәвештә уздырмаска дигән фикер белән урамга чыга алар.

Аларга ярый, ә ник Корбан бәйрәмен дә тантаналы рәвештә уздырмаска дигән фикер белән урамга чыгалар

Моңа әзерлекнең алдан ук барылуы күренә: җәяүлеләр дә, җайдаклар да бер төсле киенә. Соңрак тикшерүчеләр аны "одежда азиатского типа" дип теркәп куя. Кием генә түгел, йөзләре дә челтәр сыман тукыма кисәге белән капланган була. Танымасыннар дипме, әллә бәйрәм төсмере булсын дипме, атларны да үкчәләренә кадәр келәм һәм байраклар белән каплыйлар.

Хәрбиләрчә йөреш оештырыла: алда "тройка" атлар җигелгән арбаларда җитәкчеләр, алар янында атта – "командирлар", алар артыннан җайдаклар һәм җәяүлеләр була. Халык агымы башында "Бохара әмире" кыяфәтендә, сырлы бизәкле Урта Азия җиләне һәм чалма кигән, кара сакаллы кеше утыра. Йөрешнең беренче сафында кызыл һәм ак байракларга "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Лә иләһә илләәллаһ, Мөхәммәд расүлүллаһ" дип дигән сүзләр язылган шигарләр тотып баралар. Соңыннан ак байрак юкка чыга, кызылы гына кала.

Авылдагы санаулы гына булган большевик тарафдарлары кисәтүләр дә ясап карый. (Ул чорда бу авылларда партиянең биш әгъзасы, ике нәмзәт, ун комсомол гына була). Әмма кисәтүгә җавап итеп кешеләр: "Кыйнагыз имансызны!", "Кыйнагыз коммунистлар агентын!", "Әйдә, атлар белән таптатабыз" кебек сүзләр белән җавап кайтаралар. Йөрештә катнашучылар: "Ислам дине мөбарәк" ,"Корбан гаете мөбарәк" дип тә кычкыра. Шунда ук күккә мылтыклардан да аталар. Урам буйлап барганда туктап митинглар да уздырып алалар.

Багыгыз, коммунистлар безгә рөхсәт бирмәсәләр дә, бәйрәмебезне бүген дә, киләчәктә дә олылыйк

"Багыгыз, коммунистлар безгә рөхсәт бирмәсәләр дә, бәйрәмебезне бүген дә, киләчәктә дә олылыйк. Динебез көчле", дигәнрәк чыгышлар да ясала. Мәчет һәм имамнар яшәгән йортлар янында да тәкъбирләр әйтәләр. Ялгаш урамнарын әйләнеп чыккач, янәшәдәге Дәхтәрни авылы урамнарын да узалар. Дәхтәрнидән соң, халык агымы якында гына булган Татар Кынадысына юл ала. Монда да Дәхтәрни һәм Ялгаштагы кебек йөреш һәм кечкенә урам җыеннары уза. "Коммунистлар, урамга чыгыгыз" дип янап та алалар. Шуннан соң йөрештә катнашучылар авылларына таралыша.

Икенче көнне, ягъни 21 майда, Татар Кынадысы авылы да шундый ук йөреш оештыра һәм Ялгаш авылына җавап итеп оешып бара. Бу көнне урамга якынча мең ярым кеше чыга. Картлар, урам тулы халыкны рәхмәт сүзләре белән каршы ала. ОГПУ тикшерүчесе болай яза:

"Останавливаясь возле мечетей, демонстрантов приветствовали лишенцы, говоря: "Спасибо вам, молодежь, что празднуем наш религиозный праздник Курбан-байрам с таким большим подъемом. У вас, оказывается, дух религии крепок, да здравствует Курбан-байрам, вот как мы проводим свой праздник. Коммунисты проводили 1 Мая, у нас гораздо лучше".

Рәхмәнкулов дигән бер большевик, демонстрация кануни түгел дип әйтеп карый да, "Синең эшен юк" дигәнрәк җавап ала.

Татар Кынадысы һәм Ялгашта халык йөреш ясап ятканда, Курмай авылындагы ике йөзләп кеше дә Корбан бәйрәме чарасына чыга

Шул ук көнне, Татар Кынадысы халкы үз авылында һәм әле Ялгашта да йөреш ясап ятканда, иртән Курмай авылындагы ике йөзләп кеше дә Корбан бәйрәме чарасына чыга. Өлешчә коралланган бу авыл кешеләре янәшәдәге Чиркләй авылына юл тота. Боларга Ялгаш һәм Дәхтәрни татарлары да кушыла. Монда да инде гадәттәгечә урам йөрешләре ясала. Большевиклардан дингә каршы гамәлләрне күргән халык коммунист-комсомол вәкилләренә дә сүз белән дә янап ала, әмма көч кулланылмый.

Тик ике көн буена рухланып авылдан-авылга йөрүче яшьләр алда ни буласын башына да китерми. Ихластан "Динебез җиңде" дигән шатлыклы кычкырулар, куаныч озак дәвам итми.

Җирле большевиклар, совет хакимияте барысын да терки, исәпкә ала. Әмма башта халык күтәрелешенә нишләргә белми аптырап кала. Большевик инкыйлабы узганга 12 ел, Сталин инде биш ел үзе идарә итә, НЭП тәмамланган, кызыллар дингә каршы аяусыз көрәш алып бара... Коллективлаштыру башланган гына шул чорда исә Советлар берлегенең бер кечкенә төбәгендә җирле татарлар ислам байраклары белән ике көн буена Корбан гаетен бәйрәм итә.

Атна-ун көн үтү белән генә, 1929 елның 3 июнендә татар авылларындагы шушы хәлләрне рәсми тикшерү эшләре башлана. Шул көнне ВКП(б)ның җирле бүлекчәсе һәм "ярлы халык" вәкилләренең утырышы уза. Анда тугыз партия әгъзасе, тугыз партиялеккә нәмзәт, тугыз комсомол һәм 69 ярлы, 12 урта хәлле кеше катнаша. Шушы төркем соңрак меңәрләгән татарның язмышын хәл итүчеләр булып чыга. Җыелышның рәисе итеп Рәхмәнкулов, ә сәркәтиб булып Яфаров дигән кешеләр сайлана. Чыгыш ясаучылар, әлбәттә, барлык карарларны югарыдагылар белән килештергән була. Корбан бәйрәмендә урам йөрешендә катнашучылар "Совет хакимиятенә каршы булуда һәм аның халык арасында ролен түбәнсетүдә" гаепләнә. Төп котыртучылар итеп Үзәк Диния нәзарәте һәм чит ил буржуазиясе күрсәтелә. Җирле муллалар исә, абруйлары була торып та, халыкны бу гамәлдән биздермәүдә гаепләнә. Җыелышта катнашучылар Совет хакимиятенә, 1 Май бәйрәменә каршы оештырылган урам йөрешләрендә катнашучыларга карата "сурово покарать организаторов и участников" дигән карар чыгара.

Җирле муллалар исә, абруйлары була торып та, халыкны бу гамәлдән биздермәүдә гаепләнә

Шулай итеп "җәмәгатьчелектән" хәер-фатиха алына, гаеплеләр билгеләнә. Моннан соң эшкә ОГПУ (хәзерге ФСБның ул чордагы аналогы) алына. "Дело №84120 по обвинению гражданина Сулейманова Алима Абдул-Азизовича, Хансавярова Самата Абдул-Вахитовича и других (всего 36 человек) по статье 58-11 УК РСФСР..." дигән эш ачыла.

ОГПУ вәкилләре урам йөрешендә катнашкан һәрбер кешенең, бигрәк тә активистларның биографиясен ачыклый. Чараның төп идеологы итеп, бүгенге Ульян өлкәсенә караган Иске Кулаткы районы Яңа Зимничә авылындагы имам Самат Хансәвәров күрсәтелә. Идел буендагы Нәкшбәндия таррикатенең күренекле вәкиле, гасырдан артык бөтен Сарытау һәм Сембер губернияләрендә мәгърифәт эше алып барган рухани Хәбибулла Хансәвәровның дәвамчысы була ул. Тикшерүчеләр имам белән оештыручылар арасында тыгыз бәйләнеш булган дип белдерә:

"Произведенным следствием установлено: главными инициаторами и организаторами этих антисоветских выступлений были обвиняемые: крупный торговец и мулла Сулейманов Алим Абдул-Азизович, бывщий мулла и "ишанистский" проповедник Абунеев Тухватулла Хусаинович (бежавщий из под ареста), мулла Мамышев Касым Хусаметдинович, нелегелаьный торговец пиявками Богданов Калимулла Хуснутдинович, бойкотированный лищинец Ишикуллов Юсуп Хусаинович, бывщий торговец Измайлов Карим Садретдинович и именущәий себя "святым" руководитель ишанистского течения в Кузнецком округе мулла Хансявяров Самят Абдул-Вахитович," диелә тикшерү эшендә.

ОГПУ тикшерүчеләре фикеренчә, югарыда телгә алынганнар "большевик хөкүмәте динне кыса" дигән гаепләү белән халыкны Совет хакимиятенә каршы котырткан.

Большевикларның тикшерүе шул чорга хас кануни башбаштаклыкка, нахакка яла ягу, булган фактларны да уйдырмаларга бәйләүгә нигезләнә

Алай гына да түгел, Сөләймәнов белән Әбунеевлар каршылык чараларын оештырыр өчен бу якларга Шәрыкъ буржуазиясе юллавы белән махсус килгән дигән нәтиҗә ясала. Большевиклар версиясенә караганда, аларның берсе Бохарадан, икенчесе Актүбәдән килгән, җирле муллалар белән элемтәгә кергән, җыелышлар уздырган. Соңрак, алар шундый ук урам йөрешләрен Сызрань бүлгесендәге Әхмәтле авылында да оештырмакчы булганнар дигән гаепләү алга сөрелә. Большевикларның тикшерүе шул чорга хас кануни башбаштаклыкка, нахакка яла ягу, булган фактларны да уйдырмаларга бәйләүгә нигезләнә.

Нәтиҗәдә ОГПУ коллегиясе 1929 елның 19 октябрендә гаепләү карары чыгара. Гаепле дип 36 кеше табыла. Алар арасында Самат Хансәвәров, Алим Сөләйманов, Касыйм Мамышев, Кәлимулла Богданов , Йосып Ишкуллов, Кәрим Измайлов, Таһир Ярлыгаев, Хәйрулла Яһүдин (Самар татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, мәрхүм Яһүдин Равил атасы), Әхмәт Мамышев, Рәхим Альбековлар була. Шушы ун кешене атып үтерү хөкеме чыгарыла. Башкалар өч елдан алып ун елга кадәр төрмәгә озатыла.

ОГПУ документыннан тагын бер озын өземтә китерик. Монысы – үлем җәзасын башкару акты:

"Я, нижеподписавщийся Секретарь Кузнецкого Округа Отдела ОГПУ СВО Малышев П.П., в присутствии Уполномоченного Окротдела ОГПУ Павлова, и. о. коменданта Окротдела Колотилина, сего 26 октября 1929 года в 11 часов 30 минут – на основании постановления ОГПУ, подтвержденное телеграфным распоряжением ПП ОГПУ СВО тов. БАК от 26/X-с/г, а так же на основании отданного мне предписания Нач. Кузнецкого Окротдела ОГПУ от 26/X-с/г за №13 /с.с., расстрелял нижепоименованных осужденных: ..... Трупы зарыты за чертой города"

Шулай итеп большевиклар тарафыннан атып үтерелгән ун татар Күзнәй тирәсендәге билгесез урында җирләнә.

Бу көннәрдә әлеге канлы вакыйгаларга 90 ел тула. Татарның большевиклар золымындагы шушы фаҗигасе әле һаман да тар даирәгә, галим-голәма, төбәк тарихчыларына гына билгеле. Атып үтерелгән, зинданга салынган бу татарлар Сталин чорының гади генә корбаннары түгел, ә шушы золымга миллләт байрагы күтәреп каршы чыккан шәхесләр. Алар большевикларга каршы көрәшне шушы ил эчендә яшәп алып барган затлар. Тик аларга багышлап беркайда да истәлек такталары да, һәйкәлләр дә юк.

Рәфис Җәмдихан
журналист, төбәк тарихын өйрәнүче һәвәскәр

* * *

Сергач якларындагы Пашат авылында большевикларның 1919 елда кылган золымнары җирендә хәтер урыны бар. Һәр елны уздырылган Хәтер көнендә меңнән артык кеше катнаша, корбаннар рухына дога кылына.​

XS
SM
MD
LG