Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчы Нурулла Гариф һәм карикатурист, журналист Рәис Шаһиның репрессия чорлары турында "Каһәрләнгән еллар авазы" дигән 300 битлек китабы дөнья күрде.

Тарихчы Нурулла Гариф һәм журналист, милләтпәрвәр Рәис Шаһин авторлыгында язылган “Каһәрләнгән еллар авазы” дигән китап шул чорда репрессиягә дучар булучыларның балаларыннан оныкларыннан язып алынган мәгълуматларга таянып язылган. Бу китап 1926-38 нче еллар арасында уздырылган репрессияләргә бәйле истәлекләрнең өченче тупланышы.

"Репрессияләнүчеләрне без - бар мөлкәте таланып Себергә куылучыларын гына сайламадык, монда муллалар язмышы да, колхозга кермәүче аерым хуҗалыкларга карата булган мөнәсәбәт тә, өйдә ач утыручы балаларына дип бер уч ашлык белән тотылып, төрмәләргә утыртылучыларда барланды. Репрессия чорлары ирексезләп күмәкләштерү, ачлык вакыйгалары белән аралашып бара. Китапта вакыйгаларны кем ничек тасвирлады - шулай яздык. Бары талаучы, күршесенә әләк язучылар, авылдан авылдашларын кууда активлык күрсәтүче шул чор түрәләрнең исем фамилияләре генә бик күрсәтелмәде", диде Азатлыкка Нурулла Гариф.

Аның сүзләренчә, архивларда ачлык, репрессия чорына караган документларны маклатурага тапшырганнар. Күбесенең серлелеген тагын 50 елга озайтканнар. Бу хакта китапның кереш сүзендә дә язылган.

"Бүгенге чорда да дәүләт алып барган сәясәт бары җиңүләргә корылган чорларны мактауга гына кайтып кала. Дистә миллионнарча кешеләрне юкка чыгарган ачлык, көчләп күмәкләштерү, дингә каршы сугыш, репрессия, талаулар... әйтерсең лә тарихта булмаган. Бу вакыйгалар әле бүгенге көндә дә миллионнарның күңел ярасы. Әлеге вакыйгалардан соң бер гасыр вакыт та узмаган. Бу чорларны өйрәнү бүгенге көндә хупланмый. Алай гына да түгел, бу чор-вакыйгаларга бәйле документлар да тулысынча диярлек юкка чыгарылган, яисә алар җиде кат йозак артында саклана.

Шул сәбәпле бары бер мисал. 1990-нчы еллар башында СССРның иң зур кәгазь-катыргы чыгаручы заводы Татарстанның Чаллы шәһәрендә урнашкан иде. Үзгәртеп кору чорында, идеология үзгәрү сәбәпле, элекке чордагы китапларга һәм документларга каршы һөҗүм башланды. Чаллы шәһәренә, бар Советлар Союзы буйлап, поезд вагоннарына төяп, китаплар ташыйлар. Шул ук вакытта архивлардан, көн-төн “Камаз” машиналарына төяп, безне кызыксындырган әлеге чорларның документларын да катыргы заводына – макулатура буларак озатканнар. Алар арасында нахакка гаепләнүчеләрнең күз яшьләре белән сугарылган үтенеч язмалары, аларның шәхси карточкалары һәм дә шушы вакыйгаларга бәйле башка төр документлары бихисап булган. Дәүләт алып барган сәясәт нәтиҗәсендә нахакка гаепләнүчеләр язмышы бары “өчлек” тарафыннан гына хәл ителгән. Алар чыгарган карарны инкяр итеп, гаепләнүчеләр тарафыннан Югары мәхкәмәгә 10 меңгә якын гариза язылган. Бу эш кенәгәләрендә әле соңгы елларда гына юкка чыгарганнар.

Архивта бүгенге көндә, әлеге эш кенәгәләренең барлыгын һәм аларның кайда сакланганнарын искәрткән, коры картотекалар гына калган. Документларны юкка чыгару 1926-1940 нче елларда татар халкының дине, тарихы, үткәндәге бар мирасы сакланган гарәп язулы китапларны юкка чыгаруга тиң. Бер үк сәясәтнең дәвамы бу, бары “эш” алымнары гына төрледән төрле", диелгән анда.

Нурулла Гариф әйтүенчә, иң кыйммәтле материал - истәлекләр.

"Сөйләүчеләрнең аудио язмаларын туплап барам. Шул сәбәпле алар үзләре шул чорның сәясәтенә бәя бирүче чыгынаклар. Китапта истәлекләр сөйләүчеләрнең 60-70% бакыйлыкка күчте", диде ул.

Репрессия чорына багышланган китапның беренчесе "Коммунизм тәмугы аша" дип атала һәм ул 2015 елда чыкты, икенчесе "Онытмыйбыз, оныттырмыйбыз, кичермибез" дигәне 2016 елда басылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG