Accessibility links

30 октябрь – сәяси респрессия корбаннарын искә алу көненә соңгы елларда игътибар кими. Алай гына түгел, Сталин гамәлләрен аклаучылар хәрәкәте җәелеп килә. Архивлар юлын сәяси золымга дучар булучыларның туганнары гына таптый.

Бүгенге көндә репрессияләнгәннәр турында архивлардан мәгълүмат алырга мөмкин. Ләкин аларның шактый өлеше һаман сер булып саклана. 28 октябрь узган "Тарихи бранч"та да фикерләр икегә бүленде.

Тарихчы Илнар Гарифуллин архивларны ачарга, мәгълүматны бар кешегә күрсәтергә кирәк дип саный. Аның фикеренчә, бу безгә тарихны кабатламаска, репрессияләрнең сәбәпләрен, аның масштабын ачыклар өчен кирәк. "Без хәтта төгәл саннарны да белмибез. Саннар белән спекуляцияләр бара", ди ул. Золымга дучар булучыларның балалары, оныклары "донос" язучыларны, атып үтерүчеләрне, хөкем чыгаручыларны эзли башламасыннар өчен мораль амнистия игълан итәргә кирәк, дип саный тарихчы. Ягъни, мәхкәмәләргә шикаятьләр кабул ителмәсен, тарихны тану булсын, ә хөкем итү булмасын. "Башкача фикер йөртү өчен җинаять җаваплылыгын аклау омтылышлары сизелә. Бу бик куркыныч" ди Илнар Гарифуллин.

Тагын бер тарихчы Илдар Шафиков моның белән килешми. "Җәмгыять архивлар ачуга әле әзер түгел", ди ул.

Азатлык сәяси золымга дучар булучыларның оныклары, туганнары белән аралашты, алар җыйган мәгълүматлар белән танышты.

58нче маддә: "шпион", "контрреволюционер" тамгалары һәм атып үтерүләр

Язучы, драматург Мәхмүт Галәү турында аның оныгының кызы Анастасия Галәветдинова мәгълүматны бөртекләп туплаган. Ләкин әле барыбер "ак таплар" кала, диде Анастасия Азатлыкка, чөнки архивтагы кайбер материаллар Галәүнең үлеменә 100 ел булганнан соң гына ачылачак.

Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп белән
Мәхмүт Галәү җәмәгате Зәйнәп белән

Билгеле булганча, Мәхмүт Галәүнең өч хатыныннан өч баласы булган: Диләрә, Нәдер һәм Ләлә. Мәскәүгә ул өченче хатыны Зәйнәп белән күчә. Биредә Галәү әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, Мосфильмда тәрҗемәче булып эшли, язучылар берлеге әгъзасы була, Максим Горький белән аралашып тора. 1937 елның 22 сентябрендә ул кулга алына һәм 4 ноябрьдә инде атып үтерелә. Берничә айдан хатыны Зәйнәп Хәсәнованы да кулга алып, Караганда янындагы "Арлак" лагеренә җибәрәләр. Ул анда 10 ел утыра һәм иренең язмышы турында берни белми. Кызы Ләләне Иркутскига балалар йортына җибәрәләр. Ана кызы турында белә, балалар йорты тәрбиячесе белән хатлар алышып тора. Ләлә урыс кешесенә кияүгә чыга, ләкин балалары булмый. Галәүнең бернче һәм икенче хатыннарыннан туган балалары үз тормышлары белән яшәгән. Анастасия Галәветдинова Мәхмүт Галәүнең тагын бер кызы Диләрәнең гаиләсен күптән түгел генә табуы турында сөйләде.

Зәйнәп лагерьдән чыккач, 1956 елдан баш прокуратурага Мәхмүт Галәүне аклауны сорап мөрәҗәгать җибәрә. 1957 елда Галәү аклана.

"Мин Мәхмүт Галәүнең улы Нәдер нәселеннән. Нәдер бабай хәрби була, Икенче дөнья сугышын уза. Элекке Ленинградта элемтә академиясен тәмамлый. Гагаринны космска җибәргәндә Энгельс шәһәрендә хөкүмәт белән элемтә булдыру өчен җавап биргән. Соңрак Нәдер бабайны Хабаровскига җибәргәннәр, без шулай Ерак Көнчыгышта калдык", дип сөйли Анастасия.

Мәхмүт Галәүнең улы Нәдер гаиләсе белән
Мәхмүт Галәүнең улы Нәдер гаиләсе белән

Нәдер Галәветдинов подполковник дәрәҗәсенә ирешә. "Ләкин репрессияләнгән кешенең улы тамгасы аны һәрвакыт озатып йөри. Әле өстәвенә татар фамилиясе. Подполковниктан да югарырак дәрәҗә бирмәделәр, гәрчә ул лаек иде", ди оныгы.

Зәйнәп 1969 елда вафат була. Ул Мәскәүдә күмелгән. Мәхмүт Галәү турындагы документлар кызы Ләләдә кала. Ләлә үлеменнән соң аның ире Нәдернең улы Олег гаиләсенә бөтен документларны җибәрә.

"Бездә бу документлар озак кына ятты. Ләкин күпмедер вакыт узганнан соң әнием, белеме буенча филолог, язучы Галәү белән кызыксына башлады. 2009 елда әтием белән әнием ФСБның үзәк архивына сорау җибәрәләр. Мәхмүт Галәүгә кагылышлы материаллар Хабаровски идарәсенә килә. Бездә хәзер Галәүнең фотолары, үз кулы белән язылган анкетасы, хөкем карарларының күчермәләре саклана", ди ул.

Мәхкәмә документындагы мәгълүматка караганда, Мәхмүт Галәү пантюркистик, контрреволюцион эш белән шөгыльләнгән, чит ил дәүләтенә карата шпионлык кылган. Мәхкәмә эше ябык тәртиптә карала, анда гаепләү ягы да, яклау ягы да булмый. 4 ноябрьдә соңгы утырыш була. Протоколда "гаепләнүче үз гаебен таный һәм тиешле җәзага риза, мәхкәмәдән гомерен саклап калуны сорый" дип язылган була. Шул ук көнне Галәүне атып үтерү турында карар чыга.

Язучының крематорийда яндырылган көле Мәскәүнең Донской зиратында гоумум кабергә җирләнгән. "Метр ярымга метр ярым зурлыктагы бу кабердә нинди генә язмышлар юк. Анда бабайның исеме язылган бер кечкенә такта тора, аны үзебез куйдык", ди Анастасия.

Мәхмүт Галәүнең шәхси әйбреләре, кулъязмалары Галәветдиновлар өчен иң зур сер булып кала. "Без дә эзләп карадык, Зәйнәп тә эзләгән. Ләкин алар югалган, дигән җавап кына килде", дип сөйләде Анастасия.

Соңгы елларда Мәхмүт Галәү шәхесенә игътибар артуын, Галәветдиновларның гаиләсенә еш мөрәҗәгать итүләрен дә билгеләп үтте язучының оныгы.

Мәхмүт Галәү 1886 елның 23 ноябрендә Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында туа. Нәсел тамырлары Шиһабетдин Мәрҗанига барып тоташа. "Пугач явы", "Саламторханнар", " Курчак туе" пьесаларын иҗат итә. "Болганчык еллар", "Мөһаҗирләр" исемле атаклы романнарын яза. Сталин репрессиясе елларында 1937 елның 22 сентябрендә кулга алына һәм шул ук елның 4 ноябрендә атып үтерелә.

Клара Тукаева-Насыйри
Клара Тукаева-Насыйри

Имай Насыйри турында истәлекләр белән аның кардәше, Башкортсанның Әлшәй районында яшәүче Клара Тукаева-Насыйрова уртаклашты. Ул Имай Насыйри турында китап та язган. "Аның исеме хаксыз онытылган иде", ди Клара ханым. Әйткәндәй, кайбер белгечләр Насыйриның Такташ дәрәҗәсендәге шагыйрь булуын, ләкин ни өчендер популярлашып китмәгәнен таный.

Имай Насыйрй турында аның җәмәгате Бәдрикамал сөйләп калдыра. Клара Тукаева шулай ук архивларда да эзләнә.

Имай Насыйрины 1937 елда төнлә алып чыгып китәләр. Ул вакытта язучы "Коммуна" (хәзер "Кызыл таң") гәзитендә эшләп йөри. Аны "Коммун" гәзитенә "Үсү", "Җидегән" "контрреволюцион оешмалар" әгъзалары булган кайбер язучыларны эшкә алуы, кызыллар тарафыннан атып үтерелгән "контрреволюционер" Шәехзада Бабичны матбугатта мактап чыкканы, матбугатта совет демократиясен һәм колхоз төзелешен яманлаганы өчен гаеплиләр. Насыйрины сигез елга лагерьгә җибәрү карары чыгарыла. Лагерьдән хатыны Бәдәргә хатлар язып тора.

Хатларның берсендә ул "Әмма кадерле Бәдәр, син кайгырма, мин барыбер үземнең гаепсезлегемне Мәскәү алдында раслаячакмын. Бөтен тарихны язачакмын, тоташ хезмәтләр – повестьлар иҗат итәрмен, ә шулай да раслармын", дип яза. Ләкин инде соңрак бер хатында "Верховынй прокурорга яздым, күңелем төшенке. Әгәр минем эшемдә дөреслек эзләсәләр, мине хөкем дә итмәсләр иде. Күрәсең, алар аны эзләми. Шуңа күрә язудан файдасы юк", ди Насыйрый. Шул ук хатында гади көнкүреш мәсьәләләренә күчеп, "Соңгы посылкаңда, Бәдәр, син бөтенләй тәм-том салмагансың (...) Ләкин мин аның әз генә булса да булуын теләр идем", дип яза.

Хатларында ул шулай ук Свердлау өлкәсенең Үрге Тәүдә авылында урман биржасында төрле эшләрдә эшләве турында яза. Язучы, шагыйрь, мөхәррир 1942 елда шул лагерьдә үлеп кала. Ачлыктан интегеп, бик авыр яшәгәне билгеле. Аның каберенең кайда икәнлеген дә белүче юк.

Имай Насыйриның ике баласы булган, ләкин икесе дә кечкенә чакларында ук үлә. Бәдрикамал ялгызы яши. "Бик авыр булган аңа яшәве, еламыйча сөйләми иде. "Халык дошманы" хатыны булуы сәбәпле кысуларга, мыскыллауларга дучар булды. Имай Насыйрины аклау турында карар чыккач, бик сөенгән иде", ди Клара Тукаева.

Имай Насыйри 1898 елда туа. Стәрлетамакта “Шәргыя” мәдрәсәсендә укый. Партия әгъзасы була, агитаторлык эшчәнлеге алып бара. Төрле елларда “Белем”, “Сәнәк” журналлары, “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң” гәзите) мөхәррире булып эшли. 1937 елның 12 декабрендә кулга алына. 1940 елда 58нче маддәнең 2нче, 6нчы, 10нчы, 11нче пунтклары нигезендә сигез ел ирегеннән мәхрүм ителә. Свердлау өлкәсендә тоткынлыкта 1942 елны үлә. 1956 елның 30 гыйнварында аклана.

Мәдинә Сибгатуллина
Мәдинә Сибгатуллина

Указлы мулла Сибгатуллин Гишам турында Азатлыкка аның оныгының кызы Мәдинә Сибгатуллина сөйләде. Сибгатуллин Гишам Казан губерниясенең Тәтеш өязе Каменный Брод авылында указлы мулла була. Инкыйлабка кадәр үк аны аны Төмән өлкәсенең Түбән Тәүдә районындагы Болгар авылына указлы мулла итеп җибәрләр. Татарстан дәүләт архивы материалларына караганда, Гишамның җиде ир туганы, өч кыз туганы булган. Ир туганнары барысы да мулла булган. Инкыйлабтан соң Гишам аклар ягына күчә, Колчакның сәяси карашларына теләктәшлек белдерә. Колчакны атып үтергәннән соң күтәрешләрдә катнашуы сәбәпле ватандашлыгы алына. Гишам Бикчәнтәев фамилиясен Сибгатуллинга алыштырырга мәҗбүр була. Коллективлаштыру чорында кулак тамгасы тагыла. Гишамның улы Гаделша бабай сөйләвенә караганда, әтисенең зур йортын Тукман авылына күчереп, мәдәният йорты ясыйлар. Икенче бер йортыннан Киндердә ат сарае булдыралар.

Гишам Сибгатуллин 1937 елның 4 ноябрендә кулга алына. "Милләтчелек төркеме оештыруда һәм аның рухландырып торучысы булуда" гаепләп, 58нче маддәнең 10-11 пунктлары нигезендә хөкем итәләр. Шул ук елның 14 декабрендә ул атып үтерелә. Каберенең кайда икәнлеген билгесез, ди Мәдинә Сибгатуллина.

Аклау турында белешмә
Аклау турында белешмә

Гишам Сибгатуллин 1989 елда гына аклана. Аның дүрт баласы – өч үз баласы һәм бер асрамага алган баласы була. Асрамага алынган баласы да репрессияләргә эләгә һәм каналлар казырга сөрелә. Аның язмышы Сибгатуллиннар гаиләсенә билгесез. Бер кызы психиатрик хастаханәгә эләгә, ә икенчесенең язмышы турында шулай ук берни билгеле түгел.

"Минем бабам – Гишамның улы Гаделша 1919 елда туган һәм Икенче дөнья сугышын башыннан ахырына кадәр узган. Гаделшаның улы – Шәүкәт – минем әти. Әтием искә алуынча, аларның гаиләсе бик фәкыйрь яшәгән". Гаделша 1987 елда вафат була."

"Бу кадәр кеше корбаннарына китерүче вакыйгаларны шәхсән үзем аклый алмыйм. Респрессияләрне акларгамы, юкмы дип сорау куелырга тиеш тә түгел, дип саныйм. Шулай да тарих – тарих булып кала, аны кабул итәргә кирәк. Безнең менә шундый тарих. Үткәнне һәм тарихны үзгәртеп булмый, иң мөһиме мондый алымнарны киләчәктә кулланмау", ди Мәдинә Сибгатуллина.

Татар кулаклары илнең иң авыр эшләрендә булган

Кулаклар сәяси золым корбаннары исәбенә керми. Ләкин алар да Сталин репрессияләре корбаны була. Авыл хуҗалыгында коллективлаштыру башлану, Сталинның шәхес культы ныгу – авылда яшәүче азмы-күпме хәллерәк кешеләрнең малларын тартып алуга, аларны чит җирләргә авыр эшләргә сөрүгә китерә. Татарлар өчен әлеге вакыйгалар тирән эз калдыра. Бу хакта язучы Фәүзия Бәйрәмова әсәрләрен, тарихчы Нурулла Гарифның документаль китапларыннан укырга да мөмкин.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

Нурулла Гариф Азатлыкка үз гаиләсенең репрессияләргә дучар булу тарихын сөйләде.

"Бабайның әтисе биш ир, бер кыз бала булган. Шәрәфетдин бабай аларның олысы. Алар урман алып, утын әзерләп, шул утынны Чистай шәһәренә илтеп сатканнар. Шуннан төрле тауар алып кайтып авылда кибет тотканнар. Аларны 1931 елда, кече улы Зиннәтулланың гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә куганнар. Куылган җирдә аның өч кызы, улы, хатыны үлеп кала. Куылу вакыты узгач, шунда чакта туган 5 яшьлек улы белән авылга кайта. Әти-әнисен, эшкә ярамый башлагач, алданрак җибәргәннәр", ди Нурулла Гариф. Аларның 1907 елда төзелгән ике катлы кирпеч йортлары, таш кибетләре хәзер Нурулла Гариф карамагында. Ул анда музей төзегән.

Шәрәфетдин йорты төзекләндерелә
Шәрәфетдин йорты төзекләндерелә

"Шәрәфетдин бабайның икенче улы - минем бабам Гарифетдиннең 11 баласы була. Аланың да йортларын, капкаларын, бер кечкенә генә абзардан кала барысында сүтеп алып китәләр. Өйдәге җиһаз, мал-туарларны көн саен базар оештырып сатып бетерәләр. Эш кораллары колхозга алына. Бабай, соңрак әти дә, шул сәбәпле, гомер буе колхозга кертмәделәр, урманчылыкта эшләделәр. Бабайны куылудан да, шунда эшләгән җитәкчесе, яһүд кешесе саклап кала. Әмма аларның ул-кызларының эшкә ярый торганнарын, кулак балалары дип, Донбаска, Себергә, Пермь өлкәсенә һәм шундый башка өлкәләргә шахта эшенә куганнар. Аларның күбесе шундагы авыр эшләрдән вафат булганнар. Без ярты нәселебезне шулай югалттык. Бүгенге көндә аларның исән калганнары исә, мул тормышта, бер-беребезне барлап, ярдәмләшеп яшәп ятабыз. Бабаларымның язмышы, гомүмән нәселебез турындагы истәлекләрне туплап, 264 битле китап чыгардым," ди Нурулла Гариф.

"Кулак" тамгасы алучылар исемлегенең бер өлеше
"Кулак" тамгасы алучылар исемлегенең бер өлеше

Шулай да, нәселең нык булса, юка чыгара алмыйлар икән ул, дигән фикердә тарихчы. Кечкенә генә авылдан сөргенгә куылучылар күп булган. Ләкин шуңа карамастан, күбесенең нәселе дәвам итә, алай гына да түгел, араларында зыялылар, фән докторлары, кандидатлары, билгеле эшмәкәрләр, журналистлар да шактый. "Әгәр бу нахакка рәнҗетелгән, куылган нәселләрнәң бихисап бала-чагалары төрле авырлыклардан юкка чыгарылмаган булса, алар арасыннан әле тагын күпме укымышлы шәхесләр чыгар иде", дип кызганыч белдерә Нурулла Гариф. Ә менә куучыларның җепләренең күбесенең бүгенгесе аянычлы, икәнен дә билгеләп үтә тарихчы. "Кайберләренең авылда нигезләре дә, ул гынамы, нәселләре дә дкалмаган инде. Болар бары гыйбрәт өчен генә искә алына", ди ул.

"Бүгенге чорда да дәүләт алып барган сәясәт бары җиңүләргә корылган чорларны мактауга гына кайтып кала. Дистә миллионнарча кешеләрне юкка чыгарган ачлык, көчләп күмәкләштерү (колхоз), дингә каршы сугыш, репрессия, талаулар, әйтерсең лә тарихта булмаган. Әлеге вакыйгалардан соң бер гасыр вакыт та узмаган. Бу чорларны өйрәнү бүгенге көндә хупланмый. Алай гына да түгел, бу чор-вакыйгаларга бәйле документлар да тулысынча диярлек юкка чыгарылган, яисә алар җиде кат йозак артында саклана", ди тарихчы.

Нурулла Гариф Балык Бистәсе, Мамадыш һәм башка районнарның авылларында яшәүче 300 якын репрессияләнүчеләрнең бала-оныкларыннан бу чордагы истәлекләрен туплап өч китап эшләде.

Шамил Шәмсевәлиев
Шамил Шәмсевәлиев

Балык Бистәсенең Күгәрчен районында туган Искәндәровларның репрессиясләнеп, Магнитогорскига сөрелү тарихын Азатлыкка Шамил Шәмсевәлиев сөйләде. Шамил аганың бабасы Вәлимөхәммәт һәм бабасының әтисе Сәхәбетдинне репрессияләп, Магнитогорскига җибәрәләр. Бер елдан Сәхәбетдин һәм Вәлимөхәммәтнең бер улы шунда вафат була.

Вәлимөхәммәтнең зур кызы Рәйсәгә сөргеннән качып калырга насыйп була. 1931 елның җәй башында аны Ленинград өлкәсендә торф әзерләү эшләренә җибәрләр. "Гомергә авыл халкын шундый авыр эшләргә җибәрделәр", ди Шамил ага. Эш вакытын тәмамлап кайтып килгәндә Балык бистәсенең пристанендә ул Сәхәбетдин бабайны очрата. Сәхәбетдин аны күрүгә: "Кызым, безне кулаклар дип куялар, кая икәнен дә белмибез, пароход көтәбез. Син, кызым, бу тирәдә йөрмә, авылга кайтып кит, белсәләр, сине дә безнең белән алып китәрләр", ди.

Авылдан сөрелгән Вәлимөхәммәт җәмәагте Шәмсениса һәм ике баласы белән. 1934 ел
Авылдан сөрелгән Вәлимөхәммәт җәмәагте Шәмсениса һәм ике баласы белән. 1934 ел

Өйләренә комсомол активистлары кереп утырган, берни калмаган. Күршеләрендә, Биектау, Юлсубино авылларында туганнарында яшәргә тулы килә Рәйсәгә. 1932 елда киүгә чыга. Сугыш башланганчы Рәйсә белән Фәйзрахман ике тапкыр Магниторскига барып киләләр. Сәхәбетдиннәр гаиләсе үзләре төзегән 21 бүлмәле баракта яшәгән. Ике гаиләгә - бер бүлмә. Искәндәровларга кайту хокукы 1946 бирелә, ләкин алар 1953 елда гына кайтып килә алалар. Шамил ага сөйләвенчә, Хәзер инде Магнитогорскида өченче-дүртенче буын яши.

Безгә инде "кулак оныгы" шаукымы кагылмады, ә менә әтине авыл берлеге рәисе Садыйров Хәмит әледән-әле кисәтеп торган, дип сөйли Шамил ага. "Онытма, син кулак кияве. Башыңны бик күтәрә башласаң, сине дә шунда җибәрергә күп сорап тормабыз", дигән сүзләрен Фәйзрахман үпкә белән кабул итә торган булган. Магниторскида яшәүче Рәшидә апа мәктәптә мыскыл итмәсеннәр дип, аларга кулак оныклары икәнен беркайчан да әйтәмәгән.

Сталинга бер яклы гына карарга ярамый, дип саный Шамил Шәмсевәлиев. Индустриализация булсынмы ул, ни булса - барысы да корбаннар хисабына башкарылган. "Әни нәселенең ул вакыттагы хакимияткә ачуы зур булды. Үз куларың белән салып кергән йортны ташлап, малларынңны тартып алып әйберләреңне бер капчыкка салып әллә кая җибәрсеннәр әле. Магнитогорскида яшәүче туганнарым Исмәгыйль абый белән Асия апа, их, безне дә сөргенгә җибәрмәгән булсалар, безнең дә балалар сезнеке кебек әйбәт яшәрләр иде, дип сөйләгәннәрен хәтерлим", ди Шамил ага.

Шул ук вакытта әтисенең гаскәргә барып балта остасы һөнәренә өйрәнүе, үзенең Сталин вакытында төзелгән мәгариф системында белем алуын ил башлыгына уңай карарга нигез бирә дип саный Шамил ага.
Шамил Шәмсевәлиев Казан финанс институтын тәмамлаган, озак еллар Норильскида төсле металлар чыгару комбинатында, соңрак Казанга кайтып "Госплан"да эшли.​

Белешмә. Бәйсез тарихи чыганакларга күз салсак, Сталин репрессиясе елларында Русиядә биш миллионга якын кеше сәяси золым корбанына әйләнеп җаваплылыкка тартыла. Шуларның бер миллионнан артыгы атып үтерелә. Калганнары исә ГУЛАГка эләгә. Алты миллионнан артык кеше депортацияләнә, 1932-1933 елларда җиде миллионлап кеше ачлыктан үлә.

"Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, Татарстанда 50 меңнән артык кеше репрессияләргә дучар булган. Аларның биш меңнән артыгы атып үтерелгән. Республикаларга, районнарга өстән күпме кешене репрессияләргә, кулак дип малын тартып алырга, сөргенгә сөрергә "разнарядка"лар килгән. Урыннарда аны арттырып үтәгәннәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG