Accessibility links

29 октябрь Уфаның Сергиев зиратында узган сәяси золым корбаннарын искә алу чарасында мөселман руханилары катнашмады.

Башка елларда чара шәһәр үзәгендә Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге парктагы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл янында үтсә, быел Яшел чаукалык бистәсендәге Сергиев зиратындагы зур булмаган һәйкәл янында узды.

Анда ике дистәгә якын кеше катнашты. Күбесе сәяси золым корбаннарының туганнары һәм оныклары иде. Чарада катнашучылар башкалада корбан булучыларның исемнәрен атадылар. Исемлек озын булу сәбәпле, чарада катнашучылар аны чиратлап укыды.

Әлеге зират урыс зираты дип йөртелсә дә, исемлектә татар-башкорт фамилияләре дә күп яңгырады. Корбаннарны милләтләренә карамый бергә күмгәннәр. Корбаннарның исем-шәрифләре, кайда эшләүләре, туган һәм үлгән вакыты аталды. Кайбер чыгыш ясаучылар кулга алу һәм җәзалау турында да ишеткәннәре һәм укыганнары белән дә бүлеште.

Эдуард Поляков
Эдуард Поляков

“Яблоко” фиркасе әгъзасы Эдуард Поляков сүзләренчә, төрле “экзотик” җинаять эшләре уйлап чыгарылган. Халыкны советлаштыруда авырлыклар тудыручылар, инкыйлабка каршылар, нефть сәнәгатендә диверсия, шпион оешмалары эшчәнлеге, яшь крестьяннар берлеге эшчәнлегендә катнашу һәм башка җинаять эшләре уйлап чыгарылган.

“Нефть эше” буенча 1937-1938 елларда “Башнефть”нең өч җитәкчесе атып үтерелгән. 1937 елда “Яшьләрнең крестьян шурасы эше” буенча Башкортстан обкомының беренче сәркәтибе, Уфа шәһәре комсомолы җитәкчесе һәм “Башкортстан комсомолы” гәзите мөхәррире атып үтерелгән. 1937 елда “Милли баш күтәрү оешмасы”н фашлау да зур эшләрнең берсе булып тора. Бу эш буенча республикадагы иң зур түрәләр: Башкортстанның үзәк башкарма комитеты рәисе, Дәүләт планы оешмасы башы, Халык комиссары, бер төркем язучылар хөкем ителгән. Ул язучылар арасында Давыт Юлтый, Габдулла Амантай, Гобәй Дәүләтшин, Төхвәт Янәби, Имай Насыйри кебек күренекле язучылар да була. Репрессиягә эләккәннәрне эшләтү өчен махсус авыллар төзелә. Белорет районында Нура, Күз-Елга, Капкалка, Ермолай, Югары Төлмә, Нуриман районында Матур Аклан, Сөян Лог, Караиделдә Каен Лог, Югары Рәзем һәм башка авыл һәм касабалар төзелә. Алар концлагерь рәвешендә була. Башкортстанда барлыгы 50 мең кеше сәяси золым корбаны була. Аларның 30 проценты урыслар, 28 проценты башкортлар, 24 проценты татарлар, калганнары башка милләт вәкилләре. Корбаннарның 70 проценты крестьяннар була. Әлеге зиратта милләтенә, диненә карамый меңәр кеше җирләнгән берничә тугандашлар каберләре дә бар”, диде Эдуард Поляков.

Марина Сердюк
Марина Сердюк

Марина Сердюк Александр Солженицынның “Алдашмый яшәү” исемле публицистик эссесын телгә алды. “Солженицынның эссесында алдашуда катнашмаска кирәклеге турында киңәшләр бирелгән. Без бүген шул ялган гаепләү корбаннарын искә алабыз, изге гамәлләр кылабыз. Бу чарабыз гаепсезләрнең исемнәрен искә алу һәм аларның рухларына изге дога булып яңгырасын”, диде ул.

Алевтина Попова
Алевтина Попова

Алевтина Попова корбаннарны җәзалау турында ишеткәннәрен сөйләде. “Монда элек Уфаның чите булган. Бу урыннарда йортлар булмаган. Зират казучының улы Сергей Фролов сәяси золым корбаннарын күмү турында истәлекләр белән бүлешкән иде. “Төннәрен килеп әтине алып китә иделәр. Бер тапкыр артыннан чыгып күзәтеп бардым, шуннан соң әти ярдәмләшергә ияртеп йөри башлады, – дип сөйләгәне хәтердә. – Кулларын чәнечкеле тимерчыбыклар белән бәйләгән сәләмә киемле кешеләрне алып килеп атып үтерәләр иде. Күбесенең баш киемнәре дә юк иде. Хәрбиләр аларны атып үтергәннән соң берничә көрәк балчык сибеп, китеп баралар иде. Аларны әти күмә иде. Кайберләре йөзтүбән килеш тә җирләнә иде. Каберне калку итеп калдырмый, тигез итә иде. Чөнки моны халык белмәсен өчен качып эшләделәр. Әти һәм минем шулай йөрүем турында ул вакытта әнигә дә, апаларыма да сөйләмәдек”, дигән иде шул елларның шаһиты. Ул канлы елларда минем 20 якташымны алып китеп, шуларның тик икесе генә исән кайткан. Без золым бүген кабатланмасын өчен узганнарны онытмаска тиеш”, диде ул.

Мәрхүмнәргә чәчәкләр
Мәрхүмнәргә чәчәкләр

Чара ахырында урыс православ дине әһелләре сәяси золым корбаннары рухына дога кылды. Башка елларда чарада мөселман руханилары да катнаша иде. Тугандашлар каберләрендә яткан мөселманнар рухына дога кылучы булмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG