Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшьләрнең сәяси золым корбаннарын искә алырга килмәве борчый"


Казандагы чарада катнашучылар
Казандагы чарада катнашучылар

30 октябрь Казан һәм Уфада сәяси золым корбаннарын искә алу чаралары узды. Корбаннарның туганнарын чарада яшьләрнең күренмәве борчый. Яшь буын бу мәсьәләдә теләктәшлек белдереп катнашмаса, бу коточкыч вакыйганы онытырга мөмкиннәр дип борчыла алар.

Чара Казанның Архангел зиратында башланып китте. Бирегә репрессия корбаннарының туганнары җыелып, мөселман һәм православ руханилары катнашында һәлак булганнар рухына дога кылынды. Чараның дәвамы Ленин бакчасында урнашкан сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янында үтте. Җыелучылар саны 80гә якын иде. "Сәяси золым корбаннары" җәмгыяте вәкилләре елга бер җыелу белән чикләнмәскә, бу вакыйганы һәрдаим истә тотып, архивларда булган мәгълүматларны эзләргә чакырды һәм әлеге чарада яшьләрнең катнашмавына борчылу белдерде.

Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел

"Балачагым шушы Черек күл мәйданчыгында үтте. Вакыт узгач бу мәйданчыкны кайгы-сагыш урыны булыр дип һич уйламаган идем. "Не ворошите старые могилы, они чреваты новою бедой" дигән шигырь юллары бар, ләкин без барыбер каберлекләрне эзләүдән, тикшеренүләрдән баш тартмаячакбыз, эзләячәкбез һәм искә алып торачакбыз, чөнки татарда "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" дигән сүзләр бар. Бу мәсьәлә бик авыр һәм аяныч, ләкин ул барлык халыкларга да кагыла, бу - безнең тарих. Бездән соң да тарих югалмасын өчен сәяси репрессияләр материалларын өйрәнеп, ул мәгълүматны яшь буынга җиткереп аңлату кирәк. Алар да үз тарихын белеп үссеннәр, киләчәктә мондый котычкыч гамәлләр кабатлармасын”, дип чыгыш ясады Сәяси золым корбаннары җәмгыятенең Яңа Савин районы бүлекчәсе вәкиле Гүзәлия Әхмәтова.

"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Сәяси золым корбаннары җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Кулеева үз чыгышында сәяси корбаннарның нинди җәзаларга дучар булганына кагылып китте. "Җәзаларның берсе - корбанны эчендә күсе булган чиләккә утыртып чиләкне кайнарлату. Күсе кайнарлыкка түзә алмый корбанны кимереп эчке әгъзалары аша чыгу юлын эзләгән. Менә шушындый котычкыч нәрсәләр аша үткәннәр безнең туганнарыбыз", дип сөйләде ул.

Кулеева Азатлыкка сөйләгәнчә, әлеге чарада чыгыш ясар алдыннан оештыручылар аңа сәяси репрессиягә кагылмаган темаларны күтәрмәскә кушкан. Андый темаларга тел мәсьәләсе дә кергән: "Ничек инде тел мәсьәләсе әлеге темага кагылмасын ди? Явыз Иван безне яулап алды, бу репрессиядә никадәр ватандашларыбызны югалттык, хәзер исә без тарихтагы тагын бер иң зур югалту алдында торабыз - ул да булса туган телебезне югалту".

Архангел зиратындагы мемориал комплекстагы таш
Архангел зиратындагы мемориал комплекстагы таш

Әлеге вакыйгага багышланган чараларның тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәве турында да әйтте Кулеева. "28 октябрь көнне безне Зөягә алып бардылар, анда концлагерьлар булган. Ашаттылар-эчерттеләр, конференция оештырдылар, музейда экскурсия үткәрделәр. Ул музейда мин пыяла артына куелган, казып чыгарылган агачлар гына күрдем. Миңа нәрсәгә ул агачлар! Миңа Хәсән Туфаннар, Фәтхи Бурнашлар газап кичкән камераларны күрү кирәк иде", диде ул.

Безнең җәмгыяттә җыр-бию, концерт-тамаша өстенлек итә

Чарада катнашкан сәнгать белгече Розалина Шәһиева әлеге чараларны дәүләт җитәкчелеге үз карамагына алырга тиеш дип белдерде:

"Бүгенге чара бик тә кирәкле әйбер, аның әһәмиятен яшьләргә җиткерү бик мөһим, ә безнең җәмгыяттә җыр-бию, концерт-тамаша оештыру тенденциясе өстенлек итә. Йошкар-Оладагы репрессиягә очраган кешеләрнең музеен бетерү яхшы гамәл түгел. Ул гомумән дәүләт карамагында булырга тиеш. Бу бит киләчәк буынга гыйбрәт өчен кирәк".

Әлфия Хәмитова
Әлфия Хәмитова

Әтнә районында туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда гомер итүче Әлфия Хәмитова 1937 елда кулга алынган бабасы Сибгат Хәмитовны искә алырга килгәнен әйтте. Аны гыйнвар аенда Казаннан алып китәләр, шуннан соң эзе югала. Бүгенге көнгә кадәр туганнарында аның турында мәгълүматны юк. "Бабайның язмышы белән кызыксынып бөтен оешмаларга яздык, ләкин алар безгә бернинди мәгълүмат таба алмадык дип җавап кайтарды. Әбигә ФСбдан җавап килде, бабайның Ухта шәһәре лагерында булганы мәгълүм, ләкин башка мәгълүмат табылмады", диде ул.

Уфадагы чарада катнашучылар
Уфадагы чарада катнашучылар

​Сәяси золым корбаннарын Уфада да искә алдылар. Уфа үзәгендәге Октябрьнең 50 еллыгы паркында узган сәяси золым чарада нибары утыздан артык кеше катнашты.

Хакимият сәяси золым корбаннарын искә алу чарасын елдан-ел сүлпән билгели. Элегрәк бу чараларда йөзләрчә кеше катнаша иде. Хәтер чарасын Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов ачты.

Рөстәм Газизов
Рөстәм Газизов

"Ил күләмендәге ул зур фаҗигаләр халыкның хәтереннән беркайчан да чыкмаячак. Ул җиңү кебек үк хәтердә калачак. Халыкка карата андый гаделсезлекләр булмасын өчен без киләчәк буынга ул фаҗигаләр турында җиткерергә тиеш.Тарихны искә алу авыр. Без башка мондый фаҗигаләр булуына юл куймаска тиеш", диде Рөстәм Газизов.

Аннан соң чарада мөселман һәм православ диннәре әһелләре чыгыш ясады. Уфаның "Ләлә-Тюлпан" мәчете имам-хатыйбы Равил Мәмлиев Коръәннән сүрәләр укыды. Уфа епархиясеннән килгән Дионисий Ефимов чыгышында Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын телгә алып, мондый әсәрләрнең ул чактагы хакыйкатьне дөрес күзалларга булышлык итүен әйтте.

Уфадагы чарада катнашучылар
Уфадагы чарада катнашучылар

Хәтер чарасы сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Соңрак шушы ук һәйкәл янында бертөркем җәмәгатьчелек "Исемнәрнең кайтуы" дигән чара уздырды. Анда корбаннарның исемнәрен яңгыраттылар, корбаннар рухына дога укыдылар.

Чараларда бүгенге көндәге сәяси эзәрлекләнүләр телгә алынмады.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, "Мемориал" хокук яклау үзәге тарафыннан сәясәт корбаннары дип танылган Айрат Дилмөхәммәтов һәм Роберт Заһреевлар берничә ел төрмәдә утырып чыккан иделәр. Шушы ук хокук яклау үзәгенең дини нигездә эзәрлекләнүчеләр исемлегендә Башкортстаннан ике дистәдән артык кеше кергән. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегенә катнашуда гаепләнеп хөкем ителде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 50 меңнән артык кешесе репрессияләргә дучар булган. Аларның исеме биш томнан торган "Хәтер китабы”на кертелгән.

XS
SM
MD
LG