Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөядәге Татар бистәсе музее: "урыслардан басым булды"


Зөядәге "Татар бистәсе" музее
Зөядәге "Татар бистәсе" музее

Зөя утравында ачылган археологик агач музеена "Татар бистәсе" исемен бирү зур көрәш аша ирешелгән. Татарстандагы урыс милләтчеләре җитәкчесе Михаил Щеглов хәрәкәтендәге активистлар моңа каршы төште ди Рафаил Хәкимов. Азатлык хәбәрчесе музейны карап кайтты һәм тарихчылар фикерен белеште.

Зөя утрау шәһәрчегендә "Татар бистәсе" археологик агач музее бу елның 5 сентябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев катнашында ачылган иде. Хәзер музей ишекләре туристлар өчен көн дә ачык.

Тышкы яктан бина җир астына төшеп киткән рәвештә ясалган. Музейда тәрәзәләр юк. Чөнки көн яктылыгында тарихи агач табылдыкларына юкка чыгу куркынычы яный.

XVI-XVIII гасырларда Зөя утравында татарлар яшәгән бистә булган. Йортларның нигезе сакланып калуын уникаль хәл дип атыйлар. Яр буенда сулы туфрак астында "дымлы" мәдәни катлам формалашкан. Гадәти шартларда тиз череп таркала торган агач, тире, йон һәм башка органик әйберләр сакланып калган. "Дымлы" катламны 1978 елда археологлар Леонид Беляев һәм Лев Шавохин тикшеренүләре нәтиҗәсендә табалар.

Археологик агач музее – Русиядә бердәнбер шундый уникаль урын, мондый төрдәге музейлар дөньяда өчәү генә, Швеция башкаласы Стокһольм шәһәрендәге "Васса" һәм Беларусның Брест шәһәрендәге "Берестье" музее диләр "Татар бистәсе" музеенда.

Татар йортлары, хаталы элмәтакталар, Явыз Иван акчасы һәм ярымайлы хачлар

Музейга керү бәясе – 250 сум. Бар да заманча. Музейның төп залына керүгә 21 метрлы анимацияле панно каршы ала. Экранда Зөядә XVII гасырда барган тормышны күрсәтәләр. Бала-чаганың йөгереп йөрүеннән алып, балыкчы, балта осталарының эшләүләренә кадәр күреп була. Барлыгы 450 персонаж катнаша дип сөйләде музей хезмәткәре. Дөрес, әлеге паннода татар бистәсе аерым күрсәтелмәгән. Татарлар тормышына да урын бирмәгәннәр.

Музей белән татарча таныштыручылар да юк. Монда Зөя утравында яшәүчеләр эшли. Шулай да, утрау урысныкы гына ише сүзләр алардан ишетелмәде.

"Электән монда татарлар яшәгән. Йортлар, абзарлар булган. Музей нәкъ шушы татар урамы булган урында ясалды", диде музей хезмәткәре.
Музейның төп өлешендә татар йортларының сакланып калган нигезләре күрсәтелгән. Барлыгы 40 йорт. Аларның күбесе бер зурлыкта. Дүрткә дүрт метрлы буралы йортлар булган. Аларны пыялалы юл аша читтән карап кына була. Янында йөрү мөмкин түгел.

Музейда мәгълүмат элмәтакталары күп. Барысы да өч телдә язылган. Татарчасы шактый күп хаталар белән эшләнгән. Аеруча җөмлә төзелешендә, шулай ук хәреф, тыныш билгеләрендә дә хаталар аз түгел.

Музей мәгълүмат күрсәткечләренә бай. "Хәзерге музей урынында элек Татарская һәм Воскресенская урамнары, Татар утары һәм "Зур рәт"нең соңгы сату урыннары булган" диелә. Икенче урында "урам озынлыгы 49 метр, киңлеге 8 метр тәшкил итүен" укырга була.

Татар бистәсе булса да, биредә православ диненә зур урын бирелгән. Бер почмак хач, тәреләр, урыс милли киемнәре белән тулган. Ә Татар бистәсе халкының көнкүреше мондый рәвештә бөтенләй күрсәтелми. Музей эчендә Троица чиркәве макеты да ясалган. Өстендә ярымайлы тәре. Шулай ук Василий III, Явыз Иванның көмеш тәңкәләре бар. Ахырдан XIV гасырда Алтын Урдада сугылган бер көмеш дирһәм дә бар.

"Казу эшләре вакытында 140 мең артефакт табыла. Музейда шуларның бары мең ярымы гына урын алды", ди музей хезмәткәре.

"Зөядә татарлар урысларга тикле яшәгән"

Тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин Зөя утравында татарлар урысларга тикле яшәгән ди.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

"XIII гасыр ахыры - XIV гасыр башыннан Зөя утравында татарлар яшәгән. Алтын Урда чорына караган материаллар очрады. Анда кызыл балчыктан ясалган чүлмәкләр табылды. Алтын Урдага чит илләрдә килгән пыяладан йөгертелгән әйберләр дә бар. Татар бистәсе XVI-XVIII гасыр язмаларында "Татарский двор", "Татарская слобода" дип телгә алына. Бүрәнәләрдән түшәлгән урамнар булган. Агач эшкәртү кораллары сакланган. Кызыклы табылдыклар. Татарларның яшәеше монда авыл тормышыннан бераз аерылган. Чүлмәк ясау, күн эшкәртү белән шөгыльләнгән булулары бар. Урысларны да шуңа өйрәткәннәр. Татар милли аяк киемнәренә хас булган үзенчәлекләр урысларда да очрый. Балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Татарлар күп яшәмәгән. Мәҗбүр булганнардыр яшәргә", ди Фаяз Хуҗин.

Зөягә татарлар Явыз Иван белән килгән?

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Зөягә татарларның Явыз Иван, Шаһ Гали белән бергә килүләре ихтимал ди.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов

"Монда иң элек марилар яшәгән. Алтын Урда вакытында татарлар көн күрә. Ә Зөя утравындагы Татар бистәсенә килгәндә, алар Явыз Иван белән бергә килгән татарлар булуы бар. Гаскәрендә бит татарлар да булган. Ул вакытта татарга, урыска бүлү булмаган", ди Рафаил Хәкимов.

"Музейның татар исеменә урыслар каршы төште"

Археологик агач музее нәкъ Татар бистәсе урнашкан урында салынды дип рәсми рәвештә әйтелсә дә, Рафаил Хәкимов аның урыны үзгәртелүе хакында сөйләде.

Причалны өстәрәк ясарга киңәш иткән идем. Шәймиевкә әйттем, тыңламады

"Табылган 40лап татар йорты нигезен бетереп, причал ясадылар. Татар бистәсе музей урынында булмаган. Причалны өстәрәк ясарга киңәш иткән идем. Шәймиевкә әйттем, тыңламады", ди Хәкимов.

Тарих институты мөдире музейның исеме мәсьәләсендә көрәш барганын да сөйләде. Урыс хәрәкәте активистларыннан басым булган. "Музейда татар исемен булдырмас өчен урыслар күтәрелгән иде. Бу утрау урысныкы гына дияргә тырыштылар. Щегловлар чыккан иде. Шәймиев музейга татар исемен бирдерде. Беренчедән, Зөя утравында татарлар булган. Икенчедән, тарихны бозмаска кирәк. Урыслар бик көчле басым ясады", дип сөйләде Рафаил Хәкимов Азатлык хәбәрчесенә.

"Татар яшәгән урында мәчет булырга тиеш инде"

Урыс активистларының Зөя утравы тирәсендә баш күтәрүе беренче мәртәбә генә түгел. 2010 елда алар утрауда мәчет салыначак дигән имеш-мимешләр таратты. Активистларны Миңтимер Шәймиев кабул итәргә мәҗбүр булды. Ул вакытта дәүләт киңәшчесе Зөядә бернинди дә мәчет булмаячак диде. 2016 елда бу мәсьәләгә кабат кайттылар. Урыс милләтчеләре Зөя утравында мәчет салына дип аңа каршы петиция оештырды. Ахыр чиктә бу ялган хәбәр булып чыкты.

Бүген Зөя чиркәүләр белән уратып алынган. Бу уңайдан тарихчы Рафаил Хәкимов утрауда заманында мәчет булган дип исәпли. "Чыганакларда бу хакта әйтелми. Ләкин татар яшәгән урында мәчет булырга тиеш инде", ди Хәкимов.

Зөядә татар язучылары исеме мәңгеләштерелгәнме?

XX гасырда Зөя утравы татар әдипләре язмышы белән дә бәйле. Хәсән Туфан монда 10 ел тоткында була. Каюм Насыйри шушы җирлектә туган. Аларның исеме ничек мәңгеләштерелә дигән сорауны без Зөя музей-тыюлыгы мөдире Артем Силкинга бирдек.

"Зөя тарихы музеенда татар язучылары исеме мәңгеләштерелгән. Хәсән Туфан, Каюм Насыйри, Борхан Шаһидигә урын бар. Алга таба башка планнар кору юк. Чөнки ЮНЕСКО безгә яңа музейлар ачарга рөхсәт бирми", диде Артем Силкин.

XS
SM
MD
LG