Accessibility links

Мединский: "Безгә төрек яры кирәкми, бездә Зөя утравы бар"


Владимир Мединский
Владимир Мединский

ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова Русия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән бергә Зөя утравына килде.

Дүшәмбе ЮНЕСКО башлыгы Ирина Бокова Татарстанның Зөя утрау-шәһәрчегенә сәфәргә килде. Аның белән бу сәфәрдә Русия мәдәният министры Владимир Мединский һәм Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә булды. Алар Ватандашлар сугышы музеен, КФУ мәгълүмат-белем бирү үзәген, Николь һәм Успение чиркәүләрен карап чыкты.

"Мин монда икенче тапкыр. Болгар тарихи-археологик комплексын (ЮНЕСКО исемлегенә - ред.) керткәндә, мин бик дулкынланган идем. Килеп чыккач исә, без Миңтимер Шәймиев һәм президент Миңнеханов белән Татарстан тарихының күптөрлелеген Зөя утравын исемлеккә кертмичә күз алдына китерү мөмкин булмас дип сөйләшкән идек", диде Бокова.

Русия мәдәният министры Владимир Мединский әйтүенчә, Зөягә килүче туристлар саны ун ел эчендә 100 тапкыр диярлек арткан. Интерфакс белдерүенчә, Мединский шулай ук "Зөя – Русия буйлап сәяхәт итү өчен тагын бер яхшы сәбәп. Безгә төрек яры кирәкми, бездә Зөя утрау-шәһәрчеге, Буян утравы бар, монда килегез", дип әйткән.

Июль аенда ЮНЕСКО үзенең Халыкара мирас исемлегенә Татарстандагы Зөя утравын керткән иде. Исемлектә шулай ук Казан Кирмәне һәм Болгар шәһәре дә бар.

XS
SM
MD
LG