Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮНЕСКО исемлегеннән гаҗәеп матур биш табигать тыюлыгы


Зөя утравы
Зөя утравы

Берничә көн элек ЮНЕСКО үзенең Халыкара мирас исемлегенә яңа объектларны кертте. Яңа исемлеккә Татарстандагы Зөя утравы да теркәлде. Азатлык ЮНЕСКО исемлегеннән игътибарга лаеклы 5 табигый объектка күзәтү тәкъдим итә.

1977 елдан башлап, ел саен ЮНЕСКОның Халыкара мирас комитеты җыелып, табигать яки кеше тудырган, мәдәни, тарихи һәм экологик яктан әһәмиятле урыннарны һәм объектларны барлый, аларны Халыкара мирас исемлегенә кертә. Алар ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан саклана.

Бүгенге көндә исемлектә меңнән артык урын теркәлгән, аларның 800дән артыгы мәдәни объектлар булса, 200ләп урын табигый әһәмияткә ия. Бу объектлар барлыгы 165 илдә урнашкан.

Татарстанда ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы 3 урын бар. Казан кирмәне исемлеккә 2000 елда кертелде. 2014 елда исемлеккә Болгар да өстәлә. Шул вакытларда Зөя утравы исемлеккә керми кала, ул Халыкара мирас исемлегенә узган атнада өстәлде.

Халыкара мирас исемлегендә тагын нинди кызыклы урыннар бар? Азатлык биш урынны сайлап алып, укучыларга тәкъдим итә. Бу исемлеккә без табигать тудырган искитмәле могҗиза урыннарын тупладык.

1. Маҗарстан һәм Словакиядәге карст мәгарәләре

Чып-чын җир асты сарае. Маҗарстан һәм Словакия чикләре буйлап барган бу табигать могҗизасы Үзәк Европада иң зур мәгарәләр системын тәшкил итә. Бу гаҗәеп табигый феноменны берничә дистә миллион ел барган төрле геологик процесслар булдырган.

Маҗарстан карст мәгарәсе
Маҗарстан карст мәгарәсе

Иң әһәмиятле мәгарә комплексларының берсе Барадла-Домица дип атала, ул ике ил территориясендә 25 чакрым киңлектә урнаша. Күпсанлы табигый могҗизалар арасында биредә кабатланмас акустикага ия зур "заллар" бар. Еш кына биредә классик музыка концертлары да оештырыла, бу – Маҗарстанда туристларның иң яраткан урыннарның берсе.

Тагын шундый кызыклы урын буларак Добшин боз мәгарәсен дә атап була. Ул табигый рәвештә барлыкка килгән матур боз сыннары белән тулган: боз шарлавыгы, сталагмитлар, глетчерлар.

2. Этна янартавы

ЮНЕСКО исемлегендә иң күп объектлары булган ил – Италия. Шуңа бәйле аның турында әйтмичә булдыра алмыйбыз. Этна – Европада иң зур актив янартау. Сицилия утравының көнчыгыш ярында урнашкан.

2013 елда Этна янартавының атылып чыгуы
2013 елда Этна янартавының атылып чыгуы

1500 елдан башлап безнең көннәргә кадәр янартау 200ләп тапкыр атылып чыккан. Янартау итәгеннән бераз йөреп алсак, хәвефле эзләрне күреп була: бу йөзләрчә ел дәвамында лава агымы калдырган җәрәхәтләр. Хәтерлисездер, соңгы елларда да янартау берничә тапкыр үзен исебезгә төшерде.

Этна тавын карарга иң шәп вакыт – нәкъ аның лава ату вакыты диләр. Туристлар өчен кратердан шактый ерак, имин урыннан карау мөмкинлеген булдырганнар. Бу күренешне күргәннәр аны һич онытмый дип сөйлиләр. Лава ату еш булып тора, ләкин аны алдан белеп алып булмый. Шуңа, бу күренешкә мөкиббән кайбер кешеләр Италиягә очарга һәрвакыт әзер.

3. Йосемит милли паркы

Ике мең ел үскән секвойя агачын кочакларга теләсәгез, Хаф-Доум гранит тавын яулыйсы килсә яки һушны алырдай манзарага карап Эль-Капитан аланында пикник ясау теләге булса, сезгә Җир шарының иң матур булган паркларның берсе, АКШтагы Йосемитка барырга кирәк. Аның кайсы урынын гына сайлама – бөтен җирдә хозурланудан тын кысыла.

Йосемит дәүләт паркы
Йосемит дәүләт паркы

Уйлап кына карагыз: парк 3081 км² җир били һәм аның 89 проценты кыргый табигать! Гранит кыялар, шарлавыклар, чиста сулы елгалар, әрәмәлекләр... Кеше кулы тимәгән табигатьне карау өчен бирегә туристлар бар дөньядан җыела. ЮНЕСКО паркны үз исемлегенә юкка гына кертмәгән – биредә күпсанлы биологик төрләргә юкка чыгу куркынычы яный.

Кыргый табигатьтән тыш биредә борынгы кабиләләрнең тормыш эзләрен дә күреп була. Ахвахничи дип аталган кабиләнең торгызылган авылы да бар. Кабилә үзе инде тарихта гына калган.

4. Улинъюань таулары

"Аватар" фильмын хәтерлисезме? Анда һавада эленеп торган кыялар бар иде. Фильм авторлары бернинда яңалык та уйлап тапмаган дияргә мөмкин – бу идеяне алар Кытайдагы Улинъюань тауларыннан "урлаган". Дөрестән дә, бу кыялар һавада эленеп торган кебек тоела. Фильмнан соң бу кыяларга игътибар нык арткан, туристлар күпләп килә башлаган.​

Улинъюань таулар системында 3 меңләп кыя бар, алар барысы да озынча, "оча торган" баганаларны хәтерләтә. Һәрберсенең биеклеге 200 метрдан арта. Алар арасында исә күпсанлы тарлавыклар, гөрләвекләр, шарлавыклар, сулыклар һәм мәгарәләр урнаша. Игътибар үзәгендә – дүрт катлы Хуанлун мәгарәсе, анда 10 меңгә кадәр кеше сыя ала.

Туристлар өчен биш маршрут каралган, канатлы юллар маршрутын да сайлап була. Пейзажлардан тыш биредә башка кызыклы нәрсә юк, ләкин гаҗәеп матур пейзаж өчен генә дә килеп була дип сөйлиләр биредә булганнар.

5. Зур киртә рифы

Табигать гүзәллекләре җир өстендә генә түгел, су астында да җитәрлек. 1981 елда ЮНЕСКО Халыкара мирас исемлегенә дөньяда иң зур мәрҗәннәр рифын – Зур киртә рифын кертте. Ул Австралия янында урнашкан һәм 2500 чакрымга сузыла.

Бу экосистемга дөньяда иң зур мәрҗән рифлары тупланмасы керә. Биредә барлыгы 400ләп төр мәрҗән һәм 1500ләп балык төре яши. Рифны хәтта галәмнән дә күреп була.

Зур киртә рифы бу төбәктә туризм үзәге булып тора. Ел саен ул 3 млрд доллар китерә. Суда күпсанлы көймәләр йөри, аерым утрауларда дайвинглар оештырыла, мәрҗәннәр һәдия итеп сатыла.

Мөгаен, һәр матур урында булган кебек үк, бу табигый могҗизага да юкка чыгу яныйдыр. Галимнәр әйтүенчә, 1985 елдан башлап биредә мәрҗәннәрнең яртысыннан артыгы юкка чыккан. Биредә тау эшләре, нефть һәм газ чыгару катгый тыелган. Килгән кунакларга бары тик билгеләнгән урыннарда гына яшәү һәм йөрү рөхсәт ителә, су асты авы да бары тик берничә урында гына мөмкин.

XS
SM
MD
LG