Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 00:37

Быел Биләр музей-тыюлыгы оешканга 25 ел тула, мәрхүм галим-археолог Альфред Халиковның Биләрдә казу эшләре башлавына инде 50 ел булган икән. Галим Фаяз Хуҗин белдерүенчә, бүген Татарстан җитәкчелеге Болгар һәм Зөя белән күбрәк мавыкканга күрә, Биләр игътибар читендә кала.

Азатлык галим Фаяз Хуҗин белән Биләр тарихы, биредә казу эшләре ни өчен туктап калганы, халык Изге чишмәгә күпләп килгәндә ни өчен музейны, Биләр шәһәрчеген урап узганы, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев галимнең мөрәҗәгатенә ни дип җавап бирүе турында сөйләште.

– Фаяз әфәнде, Биләрнең татар шәһәре, Болгар дәүләтенең башкаласы, вакытында аның Париждан да зуррак булганын, биредә төрле һөнәрчеләр бистәләре гөрләп торганын беләбез. Бер яктан, шактый билгеле кебек, икенче яктан, өйрәнелмәгәне дә җитәрлектер. Биләр тарихында ачылмаган серләр бармы?

– Биләр турында географик, тарихи киңлектә сүз алып барырга кирәктер. Биләр шәһәрчеге генә түгел, аның янында урнашкан археологик истәлекләр 15-20 чакрым радиуста урнашкан. Аларның саны 350гә җитә. Аның тарихы Безнең эрага кадәр Бронза, Тимер чорына ук барып тоташа.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

Биләр X гасырда барлыкка килә, әмма төгәл датасы юк, ул әллә беренче яртысында, әллә икенче яртысында булганмы – төгәллек юк, галимнәр бәхәсләшә. Шулай ук аның Болгар дәүләтенең башкаласына кайчан әверелүе тирәсендә дә уртак фикергә киленмәде, әмма XII гасырдан башлап бу – сәяси-адмнистратив, мәдәни үзәк, биредә ханнар утыра. Башка дәүләтләр белән сәяси багланышлар инде XI гасырда ук урнаштырылган. Мәсәлән, тарихта Биләрдән Иранга мәчетләр төзү өчен акча җибәрүләре билгеле. 1183 елда Всеволод Зур Оя Биләргә яу чаба, берләшетерегән гаскәр белән Биләргә һөҗүм итә. Әмма Биләр ныгытылган була, ахырда солых килешүе имзалана. Биләр 1236 елда монголлар тарфыннан гына җимерелә.

– Монгол явына каршы тора алмауның сәбәбе нинди? Биләр көчсезләнгән шәһәр буламы?

– Юк, алай түгел. 1219-20 елларда ук Биләргә якын тирәләрдә сугышлар булган, Биләр шымчылары аларның көчәя баруын белгән. Әзерләнгән, шәһәрне саклау өчен көч куйган. Тышкы шәһәр өч кат, эчке өлеше ике кат булган. Гомуми ныгытмаларның озынлыгы 40 чакрымга җиткән. Әмма
Болгар гаскәрләренең сугыш тактикасы саклануга корылган. Монголлар сан белән алдыра. Сугыш кораллары ягыннан да куәтлерәк булганнар. 1223 елда Биләр монголлар явына бирешми. 1229 елда тагын бер бәрелеш була. 1232 елда монгол гаскәрләре Биләргә килеп җитәр алдыннан куркып кире борыла. Ә инде 1236 елда алар корылтай җыеп, ныклап әзерләнеп, Биләрне җимерә, яндыра. Аннары Биләрдән ерак булмаган җирләрдә болгарлар янә бистәләр оештырып карый, ныгытмалар төзелешен башлый. Әмма зур шәһәр булып үсеш алмый алар.

Биләр шәһәре рәсеме
Биләр шәһәре рәсеме

– Борынгы Болгар дәүләте калаларының кайсысын алма, Биләрме ул, Болгармы, башка шәһәрме – бүгенге көндә кыйшайган, чиркәүле урыс авыллары. Моңсу күрнеш. Сәбәбе нидә?

– Әйе, дөрес күзәтү. Болгарда күпләп урыслар яши, анда Кузнечиха авылы да бар. Җүкәтау янында – Чистай. Алабуга да урыс шәһәре булып санала иде, меңъеллык уздырып кына аның тарихи татар шәһәре булуы искә төшерелде. Биләр янында да урыс кешеләре күп, татар авыллары ерак. Бу сорауга җавап гади. Казан яулана, ә аның тирәсендә җирләр уңдырышлы түгел. Чулман аръягындагы Сувар, Биләр, Болгар, Җүкәтауда кара туфраклы җирләр. Урыслар моны яхшы аңлаган, алпавытлар җирләрне шуннан алырга тырышкан.

– Фаяз әфәнде, Биләрдә казу эшләре алып бара башлауга быел 50 ел тулган икән. Аны мәрхүм Альфред Халиков башлады. Бүген бу эш туктап калды. Сәбәбе нидә: финанслар җитмешмиме, әллә белгечләр кытлыгымы?

Биләр – "кара" археологлар өчен хәзинә

– Биләр – зур территорияле шәһәр, чынында аның бик аз өлеше генә казылган. 50 ел вакыт узды, эскпедицияләр 1980нче елларда актив барды, аннан соң арлы-бирле генә дәвам итте. Яңа заман килде, үзгәртеп кору елларында өмет зурдан иде, әмма Биләрдә казу эшләрен алып барыр өчен бюджеттан махсус акча бүлеп бирү тукталды. Акчаны кем таба – ул эшли. Без менә Биләргә таба алмыйбыз. Археология фәне зур чыгымнар таләп итә. Эшче кешеләр кирәк. 1970нче елларда һәр сезонда 100әр кеше эшли идек, казу эшләре 4-5 ай дәвам итте. Хәзер казу эшләре иң күбе 2 атна бара, анда да студентлар гына катнаша. Иң күбе – 15 кеше. Бу – күз буяу гына. 2015 елда 300 дүрткел метрда казу эшләре барды, ә башка елларда 1500 дүрткел метр казыла иде. Күңелләр сыкрый торган күренеш. Борчылам, чөнки "кара" археологлар да күп, алар өчен анда хәзинә, махсус җиһазлар белән эш итеп казыйлар, әмма алар туфракның культура катламын боза. Территория зур,якынча 800 һектар, аларны күзәтеп бетереп тә булмый, мылтык белән тулы бер бүлек кирәк булып чыга.

– Биләрнең читтә ятим калуы Болгар белән Зөяне төзекләндерү белән бәйлеме? Аларны да тәртипкә китерер өчен күп акча кирәк, финанс җитешмидер, бәлки?

"Яңарыш" фондына берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, җавап юк

– Акча юк дигәнгә ышанмыйм. Болгарны казыдык, тәртипкә китердек. Бик хуш, бик рәхмәт. Әмма аны тынычылыкта калдырырга кирәк. Күп казылды, Болгар яхшы өйрәнелде. Зөя каласын казыйлар. Әйе, моны хуплыйм. Әмма инде булган материалларны файдаланырга кирәк. Туристларга күрсәтерлек экспонатлар күп. Табылдыклар аунап ята, аларны өйрәнмиләр, әлегә шулар тикшерелсен. Бөтен җирне казып бетерәсе димәгән, киләчәккә дә калсын!

"Яңарыш" фондына берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карадым. Андагы миллионнарның бер өлеше Биләр өчен бирелсә, файдага булыр иде. Әмма җавап булмады.

– Биләрдә борынгы мәчет нигезе бар. Аңлатма такталары юклыгын, ниндирәк мәчет булганын күрсәткән рәсемнәр юклыгын әйтеп тә тормыйм. Әмма мәчет нигезендәге ташлар җимерәлә. Теләгән кеше килә, аның өстеннән йөри. Бу проблемны ничек хәл итеп була?

– Менә бу – авырткан, йөрәгемне сызлаткан проблемнарның берсе. "Яңарыш" фондыннан акчаны казу өчен дә түгел, ә шушы мәчет урынын тәртипкә китерер өчен булса да сорадым. Киләчәк буын алдында оятка калмасак иде, шушы бер мәчет нигезен дә саклап кала алмаганнар дип гаепләячәкләр.

Мәчет нигезен күтәреп куйдык, тик ул җимерелә

Биләрдә музей-тыюлык оештыру максаты – казу эшләре алып бару гына түгел, ә саклау да. 1970нче елларда беренче мәчет урыны табылды, бу – монголларга кадәр чордагы гыйбадәтханә, аның нигезен күтәреп куйдык, тик ул җимерелеп бара. Кайчак кунаклар килә, Биләрдә экскурсия уздырырга үтенәләр. Алып барам, әмма миңа оят. Бу проблемны Татарстан Фәннәр академиясендә дә беләләр, җитәкчеләр дә хәбәрдар. Бу тирәне тәртипкә китерер өчен 500 мең сум яки 1 млн сум таба алмадылар. Башка бай кешеләрдән калган таш йортлар да бар, алар да җимерелә. Ярар, аңа акча юк, ди, әмма мәчет бит – йөзебез!

Биләрдәге бер йорт нигезе
Биләрдәге бер йорт нигезе

– Биләрдә нинди ачышлар ясалырга мөмкин, Фаяз әфәнде?

– Биләрне тулысынча казыр өчен 10 мең ел кирәк, мондый адымнар белән барсак 50 мең елга да сузылачак. Кызык объектлар бар. Мәсәлән, һөнәрчелер бистәләре өйрәнерлмәгән, чүлмәкчеләр бистәсендә зур-зур цехлар, җитештерү корылмалары булган. Тимерчеләр бистәсе дә үз вакытын көтә. Аның кайдалыгын беләбез. Зәркәнчеләр бистәсе казылмаган. Биләрнең архитектурасы нинди булган, күз алдына китерер өчен таш биналарны табарга кирәк, алар 30-40 чамасы. Ханнар зираты бар, ул бер зур некрополь. Ханнарның антропология ягыннан өйрәнелүе кирәк. Ханнар бит безнеке, дәүләтчелек билгесе. Болар барысы да туристлар өчен кызык бит. Биләр туристик объектка әверелсен өчен бүгеннән үк әзерләнергә кирәк.

– Биләргә кеше аз килми, әмма үзем берничә тапкыр барганда музейда йозак булуына туры килдем.Туристларны һаман да каршы ала белмибез бугай.

Изге чишмә мәҗүсилек оясына әверелде

– Дөрес, кеше килми тормый, әмма алар Изге чишмәгә килә. Музей хезмәткәрләренә автобус гел әзер булырга тиеш дип гел әйтеп торам. Изге чишмәдән ерак түгел бит музей, чакырырга, кызыктырырга кирәк. Изге чишмә археогик истәлек түгел, ул ниндидер мәҗүсилек оясына әверелде. Тарих онытыла. Музей-тыюлыкта хезмәткәрләр мәсьәләсе дә бар. Экскурсияләрнең нинди дәрәҗәдә узуын да беләм. Йөрәктә булмагач, үгетләп кенә эшләтеп булмый.

* * *

Биләр – Идел Болгарының урта гасырдагы (X-XIII) борынгы шәһәре. Мәйданы 1 306 000 м² булган. Тарихи язма чыганакларда беренче тапкыр 1116 елда Лаврентий елъязмасында бөек шәһәр буларак телгә алына. Бу төрле кул осталары, һөнәрчеләр шәһәре була. XII гасырда бу Болгар дәүләтенең башкаласы була. 1236 елда монгол гаскәрләре тарафыннан җимерелә. Бүгенге көндә Биләр музей-тыюлыгы эшли, аның биләмәләренә Биләр шәһәрчеге, музей, Изге чишмә һәм башка тарихи объектлар керә. Биләр шәһәрчеге тирәсендә борынгы мәчет, бай йорты, Кәрван-сарай нигезләре бар.

Фаяз Хуҗин – тарих фәннәре докторы, профессор. Фәнни эшчәнчелегенең нигезе – Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорының археологиясе. Озак еллар дәвамында Болгар, Биләр, Сувар, Җүкәтау, Чаллы, Алабуга, Кирмән шәһәрчекләре, Казан Кирмәнендә казу эшләре алып барды. 450 фәнни, фәнни-популяр хезмәтләр, 15 китап авторы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG