Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:19

23 сентябрь Зөя утрау шәһәрчегендә "1551. Русия дәүләтенең оешуы" фестивале үтте. Оештыручылар бу чараны халыкка тарихны күрсәтү максатыннан уздыруларын әйтте. Тарихчы Рәшит Галләм мондый чараны Казанны яулап алуга 465 ел тулган көннәрдә уздыруны провокациягә тиң дип бәяләде.

Татарстанның Зөя утрау шәһәрчегенә Русиянең төрле шәһәрләреннән җыелган уннан артык такым туристларга иң элек урыс хәрбиләренең 1551 елда кигән киемнәрен һәм кулланган сугыш коралларын күрсәтте.

Аннан утлы кораллардан ату ярышлары тәкъдим ителде. Ахырдан такымнарга бүленеп ясалма ныгытмага һөҗүм һәм дошманнан саклану мизгелләре күрсәтелде.

Зөя утрау шәһәрчегенә күтәрелү баскычына исә, "1551. Русия дәүләтенең оешуы", "Монда Мәскәү патшалыгы Русия дәүләтенә әйләнә" дигән банерлар элеп куелды.

Фестивальне оештыручыларның берсе Алексей Кокорин Азатлыкка әйтүенчә, республикада беренче тапкыр оештырылучы бу фестиваль Русиянең яшьләр эшләре федераль агентлыгы ярдәме белән уздырыла.

Оештыручылар арасында шулай ук Татарстанның туризм комитеты һәм "Сулица" исемле тарихи хәрби уеннар клубы да бар.

Фестивальне оештыручыларның берсе Алексей Кокорин
Фестивальне оештыручыларның берсе Алексей Кокорин

Ни өчен нәкъ менә шушы чорны сайлап алдыгыз дигән сорауга Кокорин, Татарстанда бу периодка кагылышлы беркемнең дә бернәрсә дә күрмәвен, шуңа күрә бу чорны сайлап алуларын әйтте.

Төп максатларының кешеләргә тарихны күрсәтү икәнен әйткән Кокорин бу чараның Русиядә утлы коралдан атучы хәрби көчләр корылуга да багышлануын җиткерде. Чарада кулланылган коралларның дары белән атуын, әмма чынлыкта ясалма кораллар икәнен дә искәртте.

Фестивальне карарга килүчеләр күбесенчә урыс туристлары булды. Сирәк булса да татарлар да очрады. Исемен әйтергә теләмәгән бер татар гаиләсе әлеге чараны "Иван Васильевич меняет профессию" фильмындагы Казанны алу эпизодларын хәтерләтүен әйтеп үтте.

Фестивальдә катнашкан 1551 елгы "хәрбиләр"
Фестивальдә катнашкан 1551 елгы "хәрбиләр"

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) Зөя утравында "1551 ел. Русия дәүләтенең оешуы" дип аталган фестиваль үткәрүчеләр татар халкының милли хисләрен хөрмәт итәргә тиеш дигә белдерү ясаган иде.

Тарихчы галим Рәшит Галләм Зөя җирләренең татар тарихы ягыннан әһәмиятен аңлатып, шушы урында узган "1551. Русия дәүләтенең оешуы" фестиваленең провокатив характерда булуын һәм аның махсус Казан ханлыгы алынуга 465 ел тулуга багышлап уздырылуын җиткерде.

– ​Рәшит әфәнде, Зөя җирләре татар ягыннан чыгып караганда нинди урынны биләп тора?

– Зөя җирләренең татар халкы өчен әһәмияте зур дип әйтергә була. Чөнки бу җирләр Тау ягы җирләре, элекке Болгар дәүләтенә кергән җирләр. Ягъни бу җирләр татар халкының дәүләтчелеге белән турыдан бәйләнгән җирләр була. Нәкъ менә шушы җирләрдә 1551 елның 24 маенда Казан ханлыгын басып алу максаты белән Зөя хәрби ныгытмасы корыла.

– ​Патша Явыз Иван боерыгы белән корыламы әлеге ныгытма?

– Әйе, турыдан аның боерыгы белән. Чөнки бу вакытта инде урыс дәүләте Казан ханлыгын басып алырга кирәк дигән ныклы карарга килеп, шул юнәлештә максатчан эш йөртә. Шушы ныгытманың төзелүе бер караганда Казан каласын җимерүдә бик әһәмиятле роль уйный. Чөнки ул форпост ролен башкара. Урыс гаскәре шушында җыелып Казан ханлыгына каршы сугышка әзерләнә, хәрби күнегүләр алып бара.

– ​Күпләр Зөя ныгытмасы төзелмәгән булса Казан ханлыгының язмышы ничек булыр иде икән дип кызыксына.

– Ул вакытта Казан ханлыгы шактый көчсезләнгән була. Беренчедән, урыс дәүләте алып барган дипломатик уеннар нәтиҗәсендә дошманнар чолганышында кала дип әйтергә була. Чөнки Кырым ханлыгы белән эш йөртү авырлаша. Урыс дәүләте Казан ханлыгы егылганчы ук 1551 елда Тау ягын үзенә кушып куйган була. Ногай морзаларының бер өлеше Казан яклы булса, бер өлеше Мәскәү белән эш йөртә. Төньякта, ягъни хәзерге Киров өлкәсе, Нократ җирләре 1487-1489 елларда ук урыс дәүләтенә кушылган була. Ә Себер ханлыгы һәм башка татар ханлыклары инде ул кадәр Казан ханлыгына зур ярдәм күрсәтә алмыйлар.

Бу чорда Казан ханлыгын берникадәр чолганышта, дипломатик изоляциядә калган дип әйтсәк тә була. Җитмәсә әле, Казан ханлыгында барган эчке сәяси каршылыклар да тышкы куркыныч алдында берләшергә шактый зур комачаулык итә.

– ​ Рәшит әфәнде, бүген Зөядә узган һәм 1551 елга ишарә ясалган хәрби-тарихи фестивальнең сугыш реконструкциясен күрсәтү сезнеңчә нәрсәне аңлата?

– Мин бу фестивальне берникадәр провокатив характерда дип әйтер идем. Чөнки искә төшерәбез икән, 1552 елның октябрь урталарында Казан басып алына. Шушы вакыйгага 2017 елда 465 ел тула. Ягъни быел бу вакыйганың түгәрәк датасы. Шушы фестивальнең нәкъ менә әлеге түгәрәк датага аталып, шуңа багышлап оештырылганын күрми мөмкин түгел. Бу аспекттан караганда аның провокатив характерда булуын әйтер идем.

Икенче яктан, урыс дәүләтенең оешу күзлегеннән караганда, баштарак урыс дәүләте Алтын Урда чорында бер кечкенә генә кнәзлек булса, 1547 елдан Мәскәү патшалыгы дип атала башлый. Чөнки 1547 елда яшь Явыз Иван патша титулын алгач дәүләт Мәскәү патшалыгы дип атала башлый.

Зөя ныгытмасы исә 1551 елда корыла. Мәскәү кнәзлеге шушы Казан ханлыгы алыну белән патшалыкка әйләнә дигән сүз үзе үк дөреслеккә туры килми.

– ​Сезнеңчә бу фестиваль нәрсәне күрсәтә?

– Моны оештыручылар үзләре үк урыс дәүләтенең шушы басып алу юлы белән үсүен, барлыкка килүен таныйлар булып чыга инде. Димәк урыс дәүләте басып алулар юлы белән барлыкка килгән дигән фикер уята.

Бу үзе үк берникадәр сәерсенү тудыра. Җитмәсә Казан ханлыгын алганда ике яктан да бик күп кан коела. Һәлак булучыларның ике яктан кушып исәпләгәндә 30 меңгә кадәр җиткән булуы турында хәбәрләр бар.

Елъязмаларда мәетләрне берсе өстенә берсе салынган килеш дивар биеклегенә җиткән иде дип белдерелә. Мәетләрне җирләп бетерә алмагач бүрәнәләргә бәйләп, кадаклап Идел буйлап агызып җибәрәләр. Бу бүрәнәләр Хаҗи Тарханга кадәр йөзеп төшә һәм анда җирле халыкны шактый куркыта.

Кыскасы, кан коюда ике яктан да бик күп кеше үлә, әмма шушы датаны ниндидер зур тантана, бәйрәм итеп оештыру – әһлаксызлык булып тора. Моны берничек тә аңлап булмый. Русия бит ул күп милләтле дәүләт. Русия федерациясендә милләтара мөнәсәбәтләр белән болай шаярырга ярамый дигән фикердә мин.

– ​Фестивальне оештыручылар "Безнең максатыбыз – ​кешеләргә тарихны күрсәтү", дип әйтәләр. Сезнеңчә, шушындый фестивальләр белән кешеләргә тарихны күрсәтеп буламы?

– Оештыручылар бу фестиваль белән кешеләрне тарих белән таныштырасылары килә икән, нишләп бу фестивальне Зөя ныгытмасы корылган көн булган 24 майда уздырмыйлар соң? Яисә матур җәй айларында уздырмыйлар?

Фестивальне нәкъ менә шушы вакытларда уздырудан чыгып, бу фестивальне Казан ханлыгын яулап алуның 465 еллыгына атап уздырылган тантаналы бәйрәм дип әйтәсе килә.

– ​Оештыручылар 1551 елда урыс дәүләтенең төп дошманы булып Казан ханлыгы түгел, ә Кырым ханлыгы тора дип белдерде. Моны ничек аңларга?

– Бу сүзләрдә берникадәр дөреслек бар. Чөнки ул елларда Кырым ханлыгы Казан ханлыгыннан көчлерәк була. Аның артында Госманлы дәүләте дә тора. Көчәеп кенә килгән урыс патшалыгы әлбәттә өрки. Әмма Госманлының да Кырым ханлыгының да чынлыкта Мәскәүне басып алу максатлары булмый.

Ә Казан ханлыгы XVI гасырның 40-50нче елларында шактый көчсезләнгән дәүләт булуына карамастан, Мәскәүнең аңа яу белән килүе, бу яуның чын мәгънәсендә яулап алу, басып алу сугышы булуын күрсәтә. Әмма 1917 ел инкыйлабына кадәр рәсми урыс тарихчылары Казан ханлыгын яулап алуны имеш Казан ханлыгының Мәскәүгә бик күп яулар оештыруы сәбәпле бер саклану сугышы буларак тасвирлый иде.

Шуны да әйтергә кирәк, әгәр дә Кырым ханлыгы белән Госманлы ул чорда кыюрак эш итсә, урыс патшалыгы ике-өч тапкыр уйлар иде Казан ханлыгына һөҗүм иткәнче.

– ​Оештыручылар бу фестивальне киләсе елда республиканың бер районында IX-XI гасырларда бу төбәктә Идел буе Болгар дәүләте корылуга багышлап оештырырга җыенулары турында әйттеләр. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?

– Фестивалләрне оештыруга беркем дә каршы түгел анысы. Әмма бүгенге фестивальгә провокатив төс бирелү гаҗәпсенү уята миндә. Бу кемгә кирәк, нәрсәгә кирәк дигән сораулар барлыкка китерә. Моны оештыручылардан федераль агентлык кадәр федераль агентлык бераз уйлап эш итергә тиештер бит инде.

Икенче яктан мондый фестивальләрне Татарстан мәдәният министрлыгы да күзәтергә тиеш. Бу чара аның ризалыгыннан башка гына узмагандыр дип уйлыйм.

Без нәрсә, хәзер Казан ханлыгының басып алыну көнен, үзебезнең дәүләтчелек беткән көнне Казанда шәһәр көне шикелле бәйрәм итикме инде?

Әһлаксызлык элементлары булган бәйрәмнәр күңелдә җылы хисләр уята дип әйтеп булмый. Киресенчә, Казанны яклап шәһит киткәннәрнең оныкларында болар гаҗәпсенү катыш ризасызлык тудыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG