Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "НКВД-КГБга да Нюренберг процессы кирәк"


Фәүзия Бәйрәмова Сахалин утравының иң карт кешесе, Оха шәһәрендә яшәүче 102 яшьлек Миңсылу әби Бәдретдинова белән (у). Ул утызынчы еллар башында Сахалинга, Охага Татарстанның Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылыннан гаиләсе белән күчеп килгән булган, могҗиза белән репрессияләрдән исән калган. Сентябрь, 2012
Фәүзия Бәйрәмова Сахалин утравының иң карт кешесе, Оха шәһәрендә яшәүче 102 яшьлек Миңсылу әби Бәдретдинова белән (у). Ул утызынчы еллар башында Сахалинга, Охага Татарстанның Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк авылыннан гаиләсе белән күчеп килгән булган, могҗиза белән репрессияләрдән исән калган. Сентябрь, 2012

Тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова 30 елдан артык сәяси золым корбаннарын барлау буенча эшчәнлек алып бара. Бу юнәлештә күп китаплар да чыгарды. Сахалин якларына булган сәфәре вакытында да золым дәлилләрен һәм шаһитларын күргән.

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Гулаг – яралы язмышлар”, “Кырык сырт”, тарихчы Худяков турындагы китаплары, бик күп мәкаләләре сәяси золым чоры белән бәйле. Узган ел Татарстанның халык театрлары сәхнәгә чыгарган пьесалар арасында аның “Безне онытмагыз” драмасы беренче урынны алды. Мамадыш шәһәре театры сәхнәләштергән бу әсәр дә сәяси золымны ачып бирә. Фәүзия ханым Сахалин якларында булганда да патша Русиясе, советлар империясе тарафыннан татарларга, башка халыкларга карата кылынган җинаятьләрне күреп, белеп кайткан. Шушы сәфәрдән соң Фәүзия Бәйрәмова белән очраштык.

– Фәүзия ханым, Сахалин – сәяси золым белән бәйле төбәкләрнең берсе. Анда булган кешеләр язмышы нинди, ниләр күрдегез?

– Мин сентябрь ае буе Сахалинда булдым. Максатым – татар тарихын өйрәнү иде. Сахалин бит әле сөрген урыны да. Патша заманында бу җир каторга дип игълан ителгән. Беренче чиратта сәяси золым корбаннары хакында мәгълүматлар тупладым.

Сәяси золымга дучар булырлык татарлар бу Сахалин утравына ничек килеп эләккән? Утрау патша заманында каторга була. 1905-1945 елларда аның көньягы японнар кулында була. Төньягы Русия, соңрак Советлар берлеге кулында була. Әмма 1920-1925 елларда японнар әлеге төньяк өлешне дә үзләренә ала, бу чорда бар утрау японнар кулында була. Бу чорда андагы тормыш турында мәгълүмат юк. Әмма Советлар берлеге белән килешү буенча японнар утрауның төньягын калдыралар.

Менә шунда Сахалинга Татарстан, Башкортстаннан булган халыкны бирегә күчереп утырта башлыйлар. Эшләргә кеше кирәк бит. Бик күп татарларны да күчерәләр. Хәтта Оха дигән шәһәрдә, Дамир бистәсендә татар мәктәбе дә була, ул 1934 елга хәтле эшли. Бу инде биредәге татарларның күп булуын күрсәтә. Ләкин үз башларына каршы дип әйтимме, татарларның күбесе японнардан калган ширкәтләргә эшкә урнашкан була. Әле японнарның үзләренә дә бу ширкәтләрне арендага алырга рөхсәт ителгән була. Эш әйбәт кенә бара. Мондагы татарлар нефть чыгара башлый, күмер базларына төшә.

Оха шәһәре капка төбендә
Оха шәһәре капка төбендә

37нче еллар килеп җитә. Менә шунда инде биредәге татарларның күпчелеген япон шпионы дип кулга алып, атып үтергәннәр. Сүз Сахалинның иң төньягында булган Оха шәһәре турында бара. Инде нефтьчеләрне, электр эшен белүчеләрне генә түгел, япон ширкәтләренә каравылчы, йөк ташучы булып эшләгән татарларны да атып үтерәләр. Мин аларның исемлекләрен алдым. Охада атылганнарның нәселләре белән очраштым.

Коточкыч хәлләр булган ул елларда. 1938 елның апрель аенда шәһәр кырына алып чыгып 300гә якын кешене атып үтергәннәр. Алар арасында 70 яшьлек татар әбисе, Таибә Ибәтулла кызы Хәмзина да бар. Имеш, ул контрреволюцион агитация алып барган. Йөк ташучы булып эшләгән ире Габдрахман Хәмзинне дә аталар. Шушы ук чокырда Татарстанның Укус авылыннан чыккан ( бу авылны ачыкларга кирәк) 43 яшьлек Хәлим Шакиров та атыла. 47 яшьлек Шәяхмәтов Әхмәтвәли, 35 яшьлек Буа татары Зыятдин Әбелмәнов, 32 яшьлек Миңнулла Мотыйгуллин да шушында үтерелә. Инде могҗиза белән атылмыйча калган татарларны төрмәләргә ябалар һәм алар шунда үлә. Әйтик, Башкортстанның Дәүләкән районы Исмәгыйль авылыннан 35 яшьлек Мөхәммәт Шәймөхәммәтов, Ульян өлкәсе Аллагөл авылында 1917 елда туган, 1944 елда төрмәдә үлгән Гыйлаҗ Гайнетдинов, Мамадыш районы Ушма авылыннан 70 яшьлек Әхмәт Әүхәдиев, Норлат районы Зур Ачатыр авылында 1905 елда туган, 1945 елда төрмәдә үлгән Хәялетдин Җамалетдиновлар япон шпионнары дип кулга алына һәм төрмәләрдә үләләр. Бу исемлекне бик озак дәвам итәргә була.

Оха шәһәре янында, Охот диңгезе буенда татарлар атып үтерелгән урын
Оха шәһәре янында, Охот диңгезе буенда татарлар атып үтерелгән урын

Мин Хәмзиннәр токымыннан булган Юрий Хәмзин белән очраштым. “Бабайның каберен дә таба алмадык”, ди. Каберләрне табарлык та түгел. Атылган татарны, урысны, японны, кореялыны йә чокырларга тутырганнар, йә диңгезгә атканнар. Охадан тыш, Александр-Сахалин дигән, репрессияләрнең оясы булган шәһәр бар. Биредәге чокырлар да мәетләр белән тула. Алар арасында татарлар да күп һәм сөякләре әлегә кадәр җир өстендә чәчелеп ята. Менә шундый җир ул Сахалин.

– Фәүзия ханым, сез дә бу якларга өйрәнү өчен баргансыз. Шушы сәяси золым корбаннарын өйрәнүчеләр моңарчы да булгандыр бит?

– Аллага шөкер, вакыйгаларны өйрәнүче урыс галимнәре бар. Менә Пашков дигән галим 20-30 ел буена эзләнеп, золым корбаннарының исемлекләрен булдырган. Көньяк Сахалиндагы дәүләт архивында булдым, җитәкчелек белән очраштым. Алар миңа Сахалинга власовчы татарларны китерүләрен дә әйтте. Мин аларны Идел-Урал легионына керүчеләр дип фаразлыйм. Алар 145 кеше. Исемлекләрен булдыру өстендә эшлиләр. Җирле тарихчылар да, зур галимнәр бу юнәлештә тик ятмый. Ләкин алар вазгыятьне татарга, урыска бүлеп түгел, сәяси золым корбаннары буларак өйрәнә.

Оха шәһәрендә татарлар белән очрашу вакытында
Оха шәһәрендә татарлар белән очрашу вакытында

Биредәге аз санлы җирле халыклар да гаҗәеп җәбер күргән. Шушылар буенча биредәге галимнәр миңа ярдәм итәбез диделәр. Шундый сүзләр дә ишеттем, имеш, Башкортстан якларыннан Оха шәһәренә килеп, сәяси золым күргән башкортларны да өйрәнәләр икән, китап та чыгарганнар диделәр. Күпме эзләсәм дә, ул китапны таба алмадым. Минем белүемчә, Сахалинга Башкортстаннан килүчеләрнең зур күпчелеге татарлар. Башкортлар килеп өйрәнгәннәр икән, анысы яхшы хәл. Әгәр үлгән татарны да башкорт дип яза башлыйлар икән, монысы шәригатькә дә, фәнгә дә туры килми.

– Ельцин хакимияте чорында золым корбаннарын барлау, алар истәлегенә чаралар оештырыла башлады. Ләкин хәзер мондый хәл күзәтелми кебек?

– Ельцинны күпме генә сүксәк тә, ул елларда сәяси золым корбаннары темасы күтәрелде, өйрәнелә башлады, хәтта кануннар кабул ителде, мөлкәтләр дә кире кайтарылды, истәлек һәйкәлләре куелды. Әмма аз эшләделәр. НКВДга, аның алмашчысы булган КГБга Нюренберг процессы ясарга кирәк иде. Алар үз бәяләрен, җәзаларын алмадылар. Шуңа алар кабаттан баш күтәрә. Ельцин эшләп бетермәде. Нәтиҗәдә яңадан сәяси золым, репрессия корбаннары барлыкка килә башлады.

Сәяси золым Сталин чоры белән генә башланмады, Сталин чорыннан соң да бетмәде. Элек-электән тел, дин, бәйсезлек өчен көрәшүчеләр асып, яндырып, җәзалап үтерелде. Болар барысы да – сәяси золым корбаннары. Бүген дә мәйданнарга чыккан татарлар сарык урлап яки фатир талап хөкем каршына баскан татарлар түгел. Алар татар теле, ислам дине, Татарстан аерым дәүләт булырга тиеш, бәйсезлек дигән өчен хөкем каршына баскан, төрмәләргә утыртылганнар. Сәяси золым татарга каршы элек тә булган, бүген дә бара. XXI гасырда Русиядә татарга, урыс булмаган халыкларга карата сәяси золым дәвам итә, дөнья моңа шулай бәя бирергә тиеш. Без – татар милләтчеләре, халкы, татар мөселманнары бу мәсьәләне дөнья каршына куярга тиеш. Русия татарларга, мөселманнарга каршы уздырган сәяси золымнары, геноцид өчен җавап бирмәде. Бу ил барысы өчен дә Нюренбергтагы кебек, халыкара трибуналда җавап бирергә тиеш.

Фәүзия Бәйрәмова сәяси золым корбаннары исемлеген барлый
Фәүзия Бәйрәмова сәяси золым корбаннары исемлеген барлый

Фәүзия Бәйрәмова сәяси золым корбаннарын барлау, аларның язмышларын ачыклау буенча эзләнүләрен туктатмыйча, алга таба да эшчәнлеген дәвам итәчәген белдерде.

Шунысын да искәртик, быелның август аенда Казанда матбугат очрашуында катнашкан өчен Фәүзия Бәйрәмовага мәхкәмә 20 мең сум түләтү турында карар чыгарган иде. Ул бу карар белән риза булмыйча, Казанның Вахитов район мәхкәмәсенә каршы шикаять юллаган. Әлеге шикаять 7 ноябрь көнне каралырга тиеш.
Фәүзия Бәйрәмованың сәяси золым корбаннарына багышланган китаплары
Фәүзия Бәйрәмованың сәяси золым корбаннарына багышланган китаплары
XS
SM
MD
LG