Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова кабат Себер якларын өйрәнә


Язучы Фәүзия Бәйрәмова курганнар янында
Язучы Фәүзия Бәйрәмова курганнар янында

Язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова күптән түгел Новосибирски өлкәсендә һәм Алтай краенда булды. Сәфәренең төп максаты – җирле татарлар тарихын өйрәнү һәм танышу иде. Шушы сәфәре турында ул Азатлыкка сөйләде.


– Себер бик зур бит ул. Моңа кадәр мин Омски һәм Төмән өлкәләрен өйрәндем. Инде Новосибирски өлкәсенә һәм Алтай республикасына барып кайтырга ният иттем. Әлһәмделиллаһ, минем бу ниятем тормышка ашты – шушы якларда булып кайттым.

Сәфәремне Новосибирски өлкәсеннән башладым. Биредә 20-дән артык татар авылы бар. Мин әле аларның икесендә генә булдым: Йорт-Оры һәм Йорт-Акбалык дигән борынгы татар авылларында. Шул тирәдә табылган казылма әйберләргә карап, галимнәр бу авыллар VIII гасырда төзелгән дип фикер йөртәләр.

– Йорт-Оры авылында күпме халык яши?

– Халык күп түгел, бер 300 тирәсе булыр. Әмма аларның күбесе кыш көне Новосибирскига китә. Авылга җәй көне генә кайталар.

– Авылда мәктәп, мәчетләр бармы?

– Анда элек башлангыч мәктәп булган, хәзер балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп ябылган. Мәчет тә элек булган, аннары җимерелгән. Хәзер халык яңа мәчет сала башлаган. Инде нигезен күтәргәннәр. Иң мөһиме – шушы эшне алып барырдай кешеләр бар. Татарлар, туган авылларын күтәрергә тырышалар.

– Авылның күзгә ташланып торган проблемнары бармы?

– Авылның иң зур проблемы дип, мин менә нәрсәне әйтер идем: анда башка халыклар күпләп йортлар сатып ала башлаган. Авыл бик матур җирдә урнашкан бит, Обь елгасы буенда, тирә-якта урманлык. Һәм алар меңәр еллык нарат, карагай агачларын кисеп, коттеджлар сала башлаганнар. Дөрес, халык моңа каршы чыккан һәм урман кисүне туктата алган.
Алтай республикасының Онгудай районы, Кайырлык үзәнендәге борынгы каберлек-курганнар


– Андый проблемнар туып торса, авыл таралмасмы? Сез ничек уйлыйсыз, авылны саклап калырдай кешеләр бармы?

– Новосибирскида ул авылдан чыккан бик алдынгы карашлы кешеләр яши. Әйтик, Нәвил әфәнде Шаһәбетдинов. Ул хәзер авылына кайтып, авылын күтәрергә уйлаган. Мәчет салу эшен башлап җибәргән. Аннан тыш, ул музей комплексы эшләү теләге белән дәртләнеп йөри. Бирегә галимнәрне чакырып, проектлар булдырып, “Татар авылы музее” ачарга уйлый.

– Фәүзия ханым, Сез Йорт-Акбалык авылында да булдым дидегез. Бу авылда тормышлар ничек, мәктәп хәлләре?

– Ул авылның хәле авыррак дип аңладым мин. Беренчедән, ул урман эчендә, юллары начар. Әмма анда күңелгә ятышлы бернәрсә бар, анда мәктәп эшләп тора. Дөрес, балалар саны 30-лап кына, шулай да мәктәп бар. Татар теле укытылган еллар булган, укытылмаган еллар да булган. Хәзер татар теле укытылмый. Мин әйттем: “Аллаһ сезнең мәктәпне саклап калган икән, сез татар телен кертергә тиешсез”, дидем. Мәктәп җитәкчелеге ничек тә булса, туган тел дәресләрен булдырырга вәгъдә бирде.

– Йорт-Акбалыкта халык ничек яши?

– Авылда эш юк. Халык урманда чикләвек җыеп, мал асрап, аларны сатып, көн күрергә тырыша.

– Моңарчы бу авылларның тарихын өйрәнүчеләр булганмы?

– Бик борынгы авыл бу. Авыл тирәсендә 56 курган бар. Рус галимнәре килеп, аны өйрәнгән. Әмма, татар галимнәре булмагач, мондагы тарихны татар белән бәйләмиләр. Мин бирегә татар галимнәренең килүләрен теләр идем. Рус галимнәре бер авылда чаннар, икенчесендә барабалар яши дип исбатлаганнар. Алар татар сүзен төшереп калдырганнар. Яңа милләтләр килеп чыга бит, “чан”, “бараба” дигән. Андый милләтләр юк бит. “Чан татарлары”, “бараба татарлары” дияргә кирәк.
Алтайда тыюлык


– Новосибирски өлкәсенең тагын кайсы авылларында булырга уйлыйсыз?

– Тагын Куйбышев районына барырга исәплим, Чан районы авылларында буласым килә. Гомумән, чан татарлары турында күбрәк беләсем килә, чөнки чан татарлары турында бездә мәгълүмат бик аз.

– Чан татарлары турында китап язарга уйламыйсызмы?

– Миңа бик күп материаллар бирделәр, төрле документларның копияләрен ясатып алдым. Минем бу яктагы татарларны дөньяга чыгарасым килә. Башта мәкалә язармын инде, аннары китап та булыр, иншаллаһ.

– Чан татарлары турында нинди дә булса риваятьләр, хикәяләр ишетергә туры килмәдеме?

– Сөйлиләр, Күчем ханнан калган китаплар булган дип. Ул 6-7 данә генә булган, гарәп алфавиты белән, кулдан язылган булган. Менә шул китапларны халык, дин китаплары кебек күтәреп йөргән, Коръән ашларында укый торган булганнар. Анда Күчем ханның тарихы язылган булырга тиеш диләр. Ул китапларның кайдалыгын хәзер беркем дә белми, бәлки, белсә дә әйтмиләрдер. Чөнки Совет хакимлеге чорларында андый китаплар өчен гомерләрен югалтучылар да булды бит.

Аннан соң, шул курганнардан чыккан алып кешеләр турында сөйләделәр. Биредә бик озын буйлы кешеләр яшәгән диделәр. Аннары тагын бернәрсәгә игътибар иттем, биредә агачтан каек ясый белүчеләр бар. Индеецларның көймәләре кебек, агачтан уеп эшләнгән. Менә биредә дә шундый көймә ясаучы осталар бар. Аларның эшләре Новосибирски музеенда да, Америка музеенда да саклана икән.
Каек ясау остасы



– Фәүзия ханым, Сез әле Алтай республикасында да булып кайткансыз. Анда нәрсә эзләдегез?

– Безнең татар тарихы Алтай тауларыннан, Бараба далаларыннан башланган бит. Без бит заманында бер халык булганбыз дип сөйлибез. Алтайлылар, шорлар, теленгитлар, тубалылар һәм башкалар. Минем барып, үз күзләрем белән күрәсем килде. Икенчедән, андагы татарларны күрәсем килде. Чөнки Алтай республикасында татар оешмасы юк. Миңа әйтәләр, анда татарлар юк дип. Шуларны тикшереп кайтыйм дип чыгып киттем.

Максатыма өлешчә ирештем. Алтай белән таныштым. Бик борынгы урыннарында булдым. Халкы турында бик күп мәгълүмат алдым. Җиде мең еллык арий курганнарын күрдем, өч мең еллык скиф, гунн курганнарын күрдем, бөтенесен өйрәнеп йөрдем.

– Алтай халкы белән таныша алдыгызмы, алар ничек яши?

– Мин Таулы Алтай республикасында булдым. Халык анда күп түгел, 70 мең алтайлы яши. Алар да, ниндидер ташламалар алу, аз санлы халык булып күренү өчен, 70 төргә бүленгәннәр. Кемдер үзен “тубалы” дип, кемдер “теленгит” дип яздырган. Дин буенча да әллә ничә төргә бүленгәннәре бар, мәҗүсиләр, христиан динендәгеләр бар. Язучылар, композиторлар, гомумән, зыялылар – будда динендә. Мин: “Алтайлылар арасында ислам динен кабул иткәннәр бармы?” дип сорадым. “Юк”, диделәр. Дөрес, анда мөселманнарны очратырга була, республикада хәтта ике мәчет тә бар. Таулы Алтай шәһәрендә һәм Кошагач дигән район үзәгендә. Әмма мәчетләрдә татарлар юк, асылда казакъ халкы гына.
Алтайлылар учак янында


– Бер генә булса да татар кешесен таптыгызмы соң?

– Юк, бер генә татар кешесен дә тапмадым. Алтайда татар оешмасы бар диләр, ә Таулы Алтайда татар оешмасы юк, һәм мин анда бер генә татар кешесен дә очратмадым.

– Алтай халкының тормыш-яшәеш шартлары нинди, проблемнары бармы?

– Алтай краенда искиткеч матур табигать бит анда. Менә шул матур җирләрне, елга буйларын Катун елгасы буйлап 200 чакрымга сузылган җирлекләрне Русиянең төрле шәһәреннән бай кешеләр сатып алган. Анда турбазалар, ял йортлары салып бетергәннәр. Алтай халкы хәзер елга буена да төшә алмый, балык та тота алмый. Алар хәзер тау арасында көтүче булып йөриләр. Мал үстереп, аны сатып, шул акчага яшиләр. Бернинди алга китеш юк.

– Мәктәпләр бармы, анда нинди телдә укыталар?

– Бер авылда булдым. Мәктәпләр турында да сораштым. Нинди телдә укытулары белән кызыксындым. Тау башындагы алтай авылында урысча укытып яталар. Алтай теле фән буларак кына керә. Балалары гел урысча гына сөйләшә. Саф алтай авылларына рус теле кергән. Алар аның белән көрәшеп тә тормыйлар. Бар шундый лидерлар, төрки каганатны тергезәбез, дип йөриләр. Мин аңлаттым, дөресен әйткәндә, төрки каганатны татарлар төзегән, дидем.

Алтайдагы тау елгасы


– Таулы Алтай белән Татарстан арасында бәйләнешләр урнашканмы?

– Татарлар тырышып караганнар. Татарстан республикасы Алтайга кергән җирдә ташбилге куйган, “Ана ватаныбыз” дип. Һәм шуның белән беткән. Хәзер бернинди эш бармый.

– Димәк, Сез Таулы Алтайда татарларны таба алмадыгыз? Аннан нинди хисләр белән кайттыгыз?

– Бәлки татарлар анда да бардыр. Әмма алар үзләрен белдермиләр, тавышлары чыкмый икән, бу юк дигән сүз. Анда ислам да юк, анда татар да юк. Әмма башка җирдә татарлар бар. Менә Новосибирскида себер татар яшьләре җыелган. Аларга карап, йөрәк куана. Киләчәгебез бар дигән сүз бит. Мин уйлыйм, әле безнең милләт ниндидер бер яңа сулыш алып, тагын да күтәрелеп китәр, дип. Татарымнан аермасын, милләтемнән аермасын. Алтайга бару миңа бик зур сабак булды.
Алтайга кергән җирдә Татарстан куйган ташбилге
XS
SM
MD
LG