Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе җиде кырымтатарны барлыгы 110 елга ирегеннән мәхрүм итте


"Хизб ут-Тәхрир"нең Бакчасарай эше нигезендә гаепләнүчеләр, архив фотосы
"Хизб ут-Тәхрир"нең Бакчасарай эше нигезендә гаепләнүчеләр, архив фотосы

16 сентябрь Русиянең Дондагы Ростовтагы көньяк хәрби мәхкәмәсе Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә икенче Бакчасарай төркемен барлыгы 110 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Бакчасарай төркеме "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

"Кырым теләктәшлеге" бу мәхкәмә утырышыннан туры эфир оештырды.

Мәхкәмә янында 300гә якын кеше тупланган иде. Утырышка гаепләнүчеләрнең 30дан артык якыннары кертелгән.

Хөкем ителүчеләрнең җидесенә кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде. Кайберләренә азат ителгәч тә бер ел ярымга кадәр чикләү чарасы куелды.

Марлен Асановка 19 ел кырыс колония, Мемет Беляловка – 18 ел, Тимур Ибрагимовка – 17 ел, Сейран Салиевка – 16 ел, Сервер Мустафаевка – 14 ел, ​Сервер Зекирьяев һәм Эдем Смаиловка – 13әр ел бирелде. Эрнест Аметов мәхкәмә залында азат ителде.

Элегрәк прокурор Евгений Колпиков 8 кырымтатарны гомумән 147 елга ирекләреннән мәхрүм итүне таләп иткән иде.

Сервер Зекирьяевның 13 кечкенә баласы, Сервер Мустафаев, Тимур Ибрагимов, Сейран Салиевның һәм Марлен Асановның - дүртешәр, Эдем Смаиловның өч баласы бар.

Мәхкәмә алдында Кырымнан килгән 30-35 кырымтатар хөкем ителүчеләрнең фотолары төшерлегән футболкаларда тезелеп тордылар. Аларның кайберләре үз фикерләре белән уртаклышты

"Без Кырымнан Ростовга юл узып безнең абыйларыбызны яклау өчен килдек. Без ышанмыйбыз бу ялган гаепләүләргә һәм беркайчан да ышанмаячакбыз. Хакимиятләр безне халыкка террорчы итеп күрсәтергә маташуына без каршы һәм гаепләнүчеләргә теләктәшлек белдерү өчен килдек монда", диде активистларның бере Рустем Мурасов.

"Монда кырымтатар халкына каршы гаделсезлек кылына. Канунсыз мәхкәмә бара, нигезсез гаепләүләр, бернинди исбатлау юк. Монда тулы абсурд, маразм", диде Якуб Билялов.

Судак шәһәреннән Азиз Эмирусеинов та "террорчы" атамасы аларга нигезсез ябыштырылган ди. "Алар безнең кардәшләребез, абыйларыбыз. Без аларны иң яхшы яктан беләбез. Аларга ябыштырылган террорчы, экстремист билгесенә без каршы. Алар бернинди террорчы тугел. Җинаятьчел төркемнәргә шул кадәр кеше килми" диде.

Гаепләнүчеләрнең туганнары мәхкәмә карарын гаделсез дип саный.

Эдем Исмаловның кайнатасы Шевкет Келямов "объективлык хакында сүз йөртү мөмкин түгел, моның уйдырма икәнен, мәхкәмәне алып баручылар да шул ук бүреләр оясыннан икәнен аңлыйбыз" диде.

16 сентябрь мәхкәмә алдыннан Акмәчет районы Кулчук авылында (Родниковое) гаепләнүче Эдем Смаиловның кайнанасы Мунивер Келямова "Безнең балалар террорчы түгел! Мәчеттә сөйләшү – җинаять түгел!" дигән шигар күтәреп ялгыз пикет үткәрде.

"Мин киявем Эдем Смаилов һәм башка сәяси тоткыннарны гаепләгәннәренә катгый рәвәштә риза булмаганым өчен протест итеп чыктым. Алар бернинди кануннарны бозмадылар, канунга каршы бернәрсә эшләмәдәләр. Аларны бер гаепсез төрмәдә тоталар", диде ул.

Шундый ук пикетка Бакчасарайда Сервер Мустафаевның әнисе Венера Мустафаева да чыккан иде.

Кырымның 40ка якын урынында тоткыннар өчен догалар кылынды, аларга теләктәшлек белдереп аларның туганнары, якыннары Кырымнан Дондагы Ростовга юл тоттылар.

Бу эш нигезендә Марлен Асанов, Сервер Зекирьяев, Эрнес Аметов, Тимур Ибрагимов, Сейран Салиев, Мемет Белялов 2017 елның 11 октябрьдә, Сервер Мустафаев, Эдем Смаилов 2018 елның 21 маенда узган тентүләр вактында тоткарланган иделәр.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Тимур Ибрагимов һәм Мемет Билялов террочылык төркемен оештыручылар.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы гаепләнүчеләрне сәяси тоткын дип таныды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG