Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор сигез кырымтатарга 15тән алып 21 елга кадәр төрмә җәзасы сораган


Гаепләнүчеләр мәхкәмә утырышында
Гаепләнүчеләр мәхкәмә утырышында

Кырымтатарлар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсендә мәхкәмә утырышында прокурор "Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларына 15 елдан алып 21 елга кадәр кырыс тәртипле колония җәзасы бирүне сорады дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы.

Тимур Ибрагимов, Марлен Асанов, Мемет Белялов, Сейран Салиев, Сервер Зекирьяев, Эрнес Аметов, Сервер Мустафаев һәм Эдем Смаилов Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә. Асанов, Белялов, Ибрагимовны әлеге оешманың бүлеген оештыруда гаеплиләр, прокурор Асановка 20 ел колония һәм 1 ел 9 ай иреген чикләү, 800 мең сум штраф җәзасы сораган. Белялов һәм Ибрагимовка 21 һәм 20 ел колония һәм шулай ук иреген чикләү җәзасы бирергә тәкъдим иткән. Калган фигурантларга 19, 17, 15 ел колония һәм төрле күләмдә ирекләрен чикләү җәзасы соралган.

Прокурор гаепләнүчеләр турында алар таныш булган кешеләрнең барысыннан да күпсанлы яхшы сыйфатламалар килгәнен, һәм аларның күп балалы аталар булуын әйткән һәм җәза боларны исәпкә алып чыгарылды дигән.

"Бакчасарайда икенче Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантлары 2017 елның октябрендә тоткарланган иде. 2018 елда шушы ук эшкә "Кырым теләктәшлеге" координаторы Сервер Мустафаев һәм Бакчасарай районы Долинное авылы кешесе Эдем Смаилов эшләре дә кушылды.

"Бакчасарайда Хизб ут-Тәхрир эше" Дондагы Ростов шәһәрендәге Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе тарафынннан 2019 елның 15 ноябрендә карала башлады.

31 августта Кырымда тентүләрдән соң "Кырым теләктәшлеге" һәм "Грани.ру" басмасы хәбәрчесе Айдер Кадыров, активист һәм мөәзин Ридван Умеров, активистлар Айдер Аблякимов һәм Энвер Топчи тоткарланды. Аларның кайсы маддә нигезендә тоткарлануы әлегә рәсми әйтелми.

XS
SM
MD
LG