Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тентүләрдән соң дүрт кырымтатар тоткарланды


Тоткарланган активистлар канунның кайсы маддәсен бозуда гаепләнгәне әлегә билгесез, тентүләр вакытында алар янына адвокатларны кертмәгәннәр.

Русия аннексияләгән Кырымда хокук саклау органнары вәкилләре бүген өйләрендә тентү үткән дүрт кырымтатарны тоткарлады. Бу турыда үзенең Facebook-тагы битендә “Кырым теләктәшлеге” иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.
“Кырым теләктәшлеге” һәм “Грани.ру” басмасы хәбәрчесе Айдер Кадыров, активист һәм мөәзин Ридван Умеров, активистлар Айдер Аблякимов һәм Энвер Топчи тоткарланган.

Аларның кайсы маддә нигезендә гаепләнүе әлегә билгеле түгел, чөнки тентүләр вакытында адвокатларны кертмәделәр дип сөйләгән Интерфакска адвокат Эмиль Курбединов.

Айдер Кадыровның хатыны сүзләренчә, тентү вакытында хокук саклау органнары хезмәткәрләре террорчылык оешмасы эшчәнлеге оешыру турындагы маддәне искә алган.

Кырымтатарлар өйләрендә тентүләр һәм тоткарлаулар хакында Русия аннексияләгән Кырымның хокук саклау органнары тарафыннан аңлатма булмады.
Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде. Мәскәү моны “тарихи гаделлекне торгызу” дип атый. Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүне канунсыз дип таныды. Көнбатыш илләре Русиягә каршы чикләүләр кертте. Аннексиягә каршы чыккан Кырым татарлары Русия полициясе һәм ФСБ тарафыннан эзәрлекләүләр турында даими хәбәр итеп тора.

“Кырым теләктәшлеге” иҗтимагый оешмасы юристларны, ватандаш журналистларны һәм активистларны берләштерә. Оешма 2016 елда кырымтатарларны сәяси маддәләр нигезендә кулга алуларга җавап буларак барлыкка килде. Гаепләнүчеләр үзләре бу җинаять эшләре сәяси сәбәпләр аркасында ачылган дип саный.

XS
SM
MD
LG