Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән ике кырымтатар сак астына алынды


Сервер Мустафаев

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелеп дүшәмбе тоткарланган Сервер Мустафаев һәм Эдем Смаиловны сак астына алды.

Мустафаев һәм Смаилов 20 тәүлеккә - 9 июньгә кадәр сак астында булачак, дип яза Крым.Реалии. Аларның эшләрен Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән алты кырымтатар эше белән берләштергәннәр. Адвоктлар Мустафаев һәм Смаиловка йорт сагы сораган, ләкин әлеге мөрәҗәгать кире кагылган.

Тикшерү мәгълүматына караганда, Мустафаев "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының 2016 елда Бакчасарай мәчетендә узган ябык очрашуда катнашкан. Бу хакта адвокат Сергей Легостов "Медиазонага" сөйләгән.

Серевер Мустафаев - "Крымская солидарность" иҗтимагый хәрәкәте координаторларының берсе. Әлеге хәрәкәт Кырымда сәяси тоткыннарның адвокатларын, туганнарын берләштерә.

Эдем Смаилов 15 ел дәвамында Бакчасарайда мөселман йолалары башкара.

Русия аннексиясеннән соң Кырымда бәйсез журналистларның, кырымтатар хәрәкәте активистларының, Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзаларының, шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән кешеләрнең йортларында даими тентүләр узып тора.

XS
SM
MD
LG