Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше: "Ярлыкауга өмет итәбез, ул сәяси тоткын бит"


Илнар Җәлилов

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшендә катнашуда гаепләнеп 22 ел төрмәгә ябылган Илнар Җәлиловның хатыны иренең беренче тапкыр мөселманнарга каршы мәгълүмат бирергә теләмәве өчен утыртылуын әйтә. Иреккә чыгуга ук инде куәт оешмалары аны тагын утыртачаклары турында кисәтеп куйган булган.

6 февраль көнне Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-тәхрир" эше нигезендә тоткарланган 10 татарстанлыга хөкем карары чыгарды. Алар арасында иң кырыс җәза Казаннан Илнар Җәлиловка бирелде. Ул 22 елга махсус, ягъни иң кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде. Азатлык аның хатыны Гөлназ Гатина белән ялгызы гына балалар үстерү, тирә-яктагыларның мөнәсәбәте, Илнарның ни сәбәпле шундый озакка утыртылуы турында сөйләште.

Гөлназ, Илнарны кайчан тоткарладылар, әлеге хәлдән соң тормышыгыз ничек үзгәрде?

— Илнарны өч ел элек, ягъни 2017 елның 14 мартында тоткарладылар. Миңа хәзер 32 яшь. Илнарга 19 яшьтә кияүгә чыктым. 20 яшьтә беренче кызыбызны алып кайттык. Беренче тапкыр иремне кызыбызга ике ай булганда алып киттеләр, 2007 ел иде бу. Куәт оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә, башкаларга яла ягарга тәкъдим иттеләр. Ул моның белән килешмәгәч, аңа каршы җинаять эше ачтылар. Ул вакытта аны 278нче (хакимиятне көч белән кулга төшерү омтылышы) һәм 282нче (экстремизм) маддәләре белән аны биш елга утырттылар.

Бу кайчан һәм кайда булды?

Мин эшсез, кулымда ике айлык кеченә бала белән калдым.

— 2007 елда Казанда алып киттеләр һәм 2012 елда чыкты. Красноярски колониясендә утырды. Мин эшсез, кулымда ике айлык кечкенә бала белән калдым.

Ул чакта да аны, хәзерге кебек, "Хизб ут-Тәхрир" эшенә бәйләп хөкем иттеләр. Ул вакытта аны экстремизмда һәм хакимиятне көч белән кулга төшерү омтылышында гаепләсәләр, хәзер террорчы оешманың башында торган кеше итеп чыгардылар. Өйдән футболка һәм шорт белән ничек алып чыгып киткән булсалар, шулай СИЗОда калды. Аңа кайбер мөселманнарга каршы сөйләргә куштылар, ул, әйткәнемчә, моннан баш тартты.

Кемнәргә каршы сөйләргә куштылар икән?

— Татарстанда 2006 елның көзендә бер төркем мөселманнарны утырттылар. Илнарны шуларга каршы сөйләргә үгетләгәннәр. Аларга каршы шаһит булырга кушканнар. Ул ризалашмаган.

Димәк, Илнарга каршы да кемдер сөйләгән булып чыгамы?

— Шулайдыр. Беренче тапкыр утыртканда да аңа каршы шаһитлар бар иде.

Сез ул шаһитларны белә идегезме?

— Мин менә мәхкәмәләрне искә төшерәм, ул вакытта шаһитларга шинель кидереп алып керәләр иде. Бер шаһит: "Гафу ит, Илнар, мин сиңа яла яктым диде. Мин үз сүзләремнән баш тартам, мине кыйнадылар, миңа басым ясадылар", диде. Әмма бу хөкем карарына тәэсир итмәде. Аңа ул вакытта биш ел бирделәр.

Ягъни ул сез белгән кешеме?

— Белмим. Исламда бит хатын-кыз башка ир кешене бик белми. Миңа ул вакытта 20 яшь иде. Хәзер инде еллар узгач, нидер аңлый башладым. Ә ул вакытта мин бик яшь идем. Әле кулымда кечкенә бала иде. Красноярскида ул кырыс шартлы колониядә утырды.

2012 елда чыкты...

Поезддан төшкәндә мин аны хәтта танымадым да

— Әйе, чыкты. Шуннан аны тикшерү комитетына чакыртыллар. Бик көлгәннәр үзеннән, чөнки ул төрмәдән бик ябыгып чыкты. Поезддан төшкәндә мин аны хәтта танымадым да.

Биш ел дәвамында күрешкәнегез булдымы?

— Әйе, безнең очрашулар булды. Шуннан соң шул куәт оешмасында эшләүче кеше: "Илнар, син бигрәк ябыккансың" дип, кул биреп исәнләште" диде. "Син дә кул бирдеңме?", дип сорадым. "Әйе, исәнләштем" диде. "Мин бит шифаханәдә утырып чыкмадым, Красноярскидан әле генә кайттым" дигән. Шул вакытта ул аңа: "Син монда озакка түгел, моны инде үзең дә аңлыйсың" дигән. Ягъни 2012 елның маенда минем ирем чыкты, шул көннән алып һәр көнне дирлек ишеккә шакыячаклар дип көтеп яшәдем. "Менә килеп алып китәрләр, килеп алып китәрләр" дип уйладым. Чөнки минем инде ышанычым калмаган иде.

Шуннан төрмәдән чыккач эшкә урнашты, рәсми эшкә алмасалар да, тегендә-монда шабашкада эшләргә тырышты. 2017 елда, ягъни кулга алуга кадәр баш фасадчы булып эшләде. Бөек биналарда фасадлар ясады. Хәтта җитәкчесе: "Мин исән булганда бу кешегә эш булачак, мин аны хөрмәт итәм" диде. Мәхкәмә утырышына да киләм дигән иде, мин, зыян килер дип куркып, моңа каршы килдем. Ләкин аның уңай характеристикасы Илнарның җинаять эшенә беркетелгән.

Шуннан соң 2014 елда мин малай алып кайттым. Ике ел бала алып кайтырга курыктым, чөнки беренче баланы ялгызым гына үстерү авырлыклары күңелгә бик сеңеп калган. Шуннан Илнар: "Минем үз баламны үзем үстерәсем килә, бала сөясем килә" дигәч, инде икенчегә малаебыз туды.

Икенче тапкыр Илнарны кайчан, ничек алып киттеләр?

Чыгып карасам, Илнарны идәнгә яткырып кулын богаулаганнар.

— 2017 елның 14 мартында. Иртәнге сәгать алты иде. Илнарны эшкә җыеп йөрим. Аш җылыттым аңа, тутырып куйдым. Кашык куйдым, ипиләр куйдым. Син, мәйтәм, ашый тор, мин намаз укыйм. Мин тәһарәт алып йөргәндә ирем шакый, ишеккә шалтыраталар, ди. Бар, ач, дим. Кем булыр икән бу сәгатьтә, дим. Илнар чыгып китте дә, керми. Чыгып карасам, Илнарны идәнгә яткырып кулын богаулаганнар. Безнең коридор белән кухня уртак. Малосемейка. Күршеләрнең ишегенә шалтыратып караганнар, күршеләр, күрәсең, ачмаганнар инде.

Сезне "җинаять эшендә гаеплиләр" дип шунда ук кәгазь күрсәтте, тентү башладылар. Тентү вакытында берни тапмадылар. Алган әйберләрне дә кире бирделәр. Коръән китапларын, минем блокнотны алдылар, ләкин барысын да аннары миңа кире кайтардылар. Компьютерларыбыз юк иде безнең, без урта хәлле кешеләр. Илнарны 205.5нче маддәнең 1нче бүлеге дип шундук алып киттеләр. "Оештыручы" дип. Башта очрашырга рөхсәт бирмәделәр.

Казанда тоттылармы аны?

Иремнең әти-әнисенең өеннән ерак тормаган бер мөселман кардәшебез Илнарга каршы сөйләгән, яла яккан

— Әйе, Казанда. Очраштырмыйча интектерделәр. Тоткарлау вакытын озайтырга дип мәхкәмәгә алып килгәндә башын кул белән идереп, нәкъ чып-чын террорист шикелле алып килделәр аны. Бик авыр иде аны күзәтергә. Шуннан соң шаһитләр булганын аңладык. Иремә кемнәр зыян салганын беләм, фамилияләрен әйтмим. Шуны гына әйтәсем килә, иремнең әти-әнисенең өеннән ерак тормаган бер мөселман кардәшебез Илнарга каршы сөйләгән, яла яккан.

Илнарга каршы сөйләгән кеше дисез, аның белән аралашасызмы?

— Мин беркем белән дә аралашмыйм. Илнарны алып киткәннән бирле бигрәк тә. Минем бер дус кызым гына бар, мин аңа гына ышанам. Минем өчен тетрәндергеч хәл булды бу. Мин бөтен тормышыма яңача карый башладым. Илнар беренче тапкыр утырып чыкканда мин яшьрәк булганмын. Хәзер инде яшем дә бар, кешеләрне аңлый башладым. Чөнки мөселманнарның да төрлесе була.

Ике баланы ялгыз тәрбияләү җиңел түгелдер.

Иртән сәгать биштә чыгып китәм һәм кичке сәгать унда гына кайтам

— Мин ике эштә эшлим. Кызыма 12, малаема 5 яшь. Кызым мәктәптә укый, бик тырыш. Улымны әти-әнием карый, чөнки иртән сәгать биштә чыгып китәм һәм кичке сәгать унда гына кайтам. Иртән идән юам, икенче эштә документлар белән эшлим.

Илнар эшләгән ширкәттән ярдәм юкмы

— Юк алай. Илнарны алып киткәч, мин "Илнар эшкә чыга алмас" инде дип елап шалтыраткач хуҗасы: "И, кулсыз, аяксыз калдым" диде. Шуннан: “Мөмкин булса, эшләгән кадәр хезмәт хакын бирсәгез иде”, дип сорагач, Илнарның акчасын китереп бирделәр. Шул бер айлык итеп тутырып бирделәр. Ярдәм шул булды. Чөнки мин ул вакытта балалар бакчасында эшли идем. Ягъни декрет ялыннан соң үземнең төп эшемә кире кайткан идем.

Балалар бакчасында мине аңлыйлар иде. Ирем тоткарлангач мин барысын да ачыктан-ачык бакча мөдиребезгә сөйләдем. "Әгәр зыян сала алам икән, эштән җибәрегез, мин сезне аңлаячакмын" дидем. "Ул бернинди проблем юк, син әйбәт хезмәткәр" дип мине калдырды һәм мин әле анда 2018 елның августына кадәр эшләдем. Аннары андагы акчага яши алмавымны, бурычтан-бурычка яшәү мөмкин түгеллекне аңлап башка эш эзли башладым. Башта документлар эшенә урнаштым. Аннары бакчада эшләгәндә "чиста җыештырасың" дип тагын бер эш тәкъдим иттеләр. Анда җыештыру өчен һәр көнне иртәнге биштә чыгып китәм һәм ике-өч сәгать җыештырып, икенче эшкә китәм. Шимбә-якшәмбе дә җыештырам. Ул көнне инде документлар белән эшләмим.

Кызыгыз зур бит инде. Әтисе белән булган хәл турында аның белән ничек сөйләшәсез?

— Башта аңа бик авыр булды. Аны әтисе мәктәпкә илтә һәм ала иде. Ничек кенә куркыныч итеп күрсәтмәсеннәр, Илнар бик йомшак, яхшы кеше.

Әтисен алып киткәч кызыма бик авыр булды. Ашамады, эчмәде, елады да елады.

Әтисен алып киткәч кызыма бик авыр булды. Ашамады, эчмәде, елады да елады. Әмма вакыт төзәтә. Без әтисе белән очрашуга бергә бара башладык, айга бер, ике айга бер балалар белән бардык. Әтисенә хатлар язды. Хөкем карарын белгәч башта борчылган иде, аннары ул мине тынычландырды. Мөслимә, мәдрәсәдә укый. Барысын да аңлый, "минем әти ислам өчен утыра", ди. Без әтиебезнең кем икәнен беләбез бит. Әгәр начар кеше булса, бәлки без дә аннан ваз кичкән булыр идек.

"Хизб ут-Тәхрир" сүзеннән куркалар бит. Нәрсәдән куркалар? Күршеләр, аралашкан кешеләр дә сөйләшми башлагандыр сезнең белән?

— Утырталар, чөнки. Без яшәгән малосемейкада каршы фатирдагы күршеләр татарлар, яндагы күрше урыс. Урыс күршем бүген генә сорап торды Илнарның хәлен. Аларда бернинди курку, читкә этәрү юк. Хәтерлим, автоматлар белән ОМОН басып тора, күршем аларга, "нәрсә эшлисез сез, алып китмәгез аны, яхшы кеше бит ул", дип торды яннарында елый-елый. Аны алып чыгып киткәндә, Илнар саубуллашканда, күзләреннән яшьләр акты. Каршыдагы күрше ул вакытта өйдә юк иде. Барлык күршеләр Илнар турында әйбәт характеристка яздылар, алар җинаять эшендә беркетелгән. Беркем читкә этәрмәде.

Безгә булышырга куркалар

Ә мөселманнар аралашмый, чөнки утыртудан куркалар. Алар булышырлар иде дә, булышырга да куркалар. Чөнки безгә булышсаң, безнең эшкә катнашасың шикелле. Шундый дәүләттә яшибез без. Шуңа Татарстан мөселманнары диния идарәсе дә булышмый бит.

Хакимиятләр нәрсәдән курка? Нигә сездән куркалар?

— 2003 елда аларны тыярга дигән карар чыкканга. Илнар ачыктан-ачык әйтте үзенең шул оешмада булуын. "Ләкин мин террорчы түгел. Анда (җинаять эшендә - ред.) язганнарның берсен дә эшләмәдем, бер тамчы да кан коймадым" диде.

Ул оешмага ничек керәләр? Кайдадыр язылырга, кем беләндер очрашырга кирәкме?

— Мин белмим. Мин ул оешмада түгел, берни дә әйтә алмыйм.

Илнар беренче тапкыр утырып чыккач чит илгә китү турында уйламадыгызмы?

— Мин әйтеп карадым. Ләкин ул теләмәде. "Минем бит монда нигезем, минем монда әти-әнием. Әти-әни олыгая, бакчада булышырбыз, өй төзик", диде. Гел әти-әни янына барып йөрдек инде без. Аның әти-әниләре Казанда тора. Мин аны болай гына калдырмаячакларын аңлый идем, шундый тойгы беркайчан да китмәде. "Мин бернинди дә хакимиятне бәреп төшерергә теләмим. Мин бары тик гадел дәүләттә яшисем килә", дип әйтә иде Илнар. Аларны хәлифәт төзергә теләгән дип гаеплиләр. Русиядә түгел бит. Русиядә кем генә яшәми, монда мөмкин түгел бит ул.

Мөселман иленә китү турында сөйләшмәдегезме?

Бу минем беренче интервью. Минем боларны башка беркемгә дә сөйләгәнем булмады

— Булыр иде, ләкин аңа акча кирәк бит. Без бик гади гаиләдән. Яшәргә үз фатирыбыз юк. Хезмәт хакыннан хезмәт хакынача яшибез. Баргач та сине беркем көтеп тормый, анда документлар ясатырга кирәк, яшәргә акча кирәк. Хатын-кыз барыбер барысын да саклап калырга тырыша. Андый уй миндә булгандыр. Ләкин Илнар теләмәде.

Илнар белән бер вакытта хөкем ителгән калган егетләрнең хатыннары, туганнары белән аралашасызмы?

— Өч ел буена бер мәхкәмәгә йөрдек бит инде. Аралашабыз инде ничектер. Ирләребез белән очрашуларга бер җиргә йөрибез.

Элек таныш идегезме алар белән?

— Таныш түгел идем. Мин ябык кеше. Минем иң якын кешем Илнар иде. Миңа башка аралашырга беркем дә кирәкми иде. Бу минем беренче интервью. Минем боларны башка беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Дөресен генә әйткәндә, мин беркемгә дә ышанмыйм.

Менә бу интервьюны укыгач сезгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, кемнән кабул итәр идегез?

— Кешедән мин ярдәм көтмим. Без мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән генә ярдәм сорыйбыз, аннан гына көтәбез. Ярдәм тәкъдим итүче булса, алыр идем, чөнки балаларны үземә генә үстерү кыенрак. Минем бүгенге көндә барысы да бар, мин алга таба атлыйм. Ярдәм булса да алыр идем.

Илнарны 22 елга утырту минем эчке дөньямны чәлпәрәмә китерде.

Илнарны 22 елга утырту минем эчке дөньямны чәлпәрәмә китерде. Хөкемне укыганда минем күз алдымда безнең никах, беренче балабызның тууы, авырлыкларны үтү, икенче балабызның тууы күз алдымнан үтте.

Кеше үтергәннәргә дә 22 ел бирмиләр. Нинди колонияләргә алып китәчәкләр дип кайгырам. Исән-сау, иманлы булып калсын иде. Бик авыр. 22 елга аны иремне генә утыртмадылар, аның белән бергә безне дә утырттылар. Иң авыры шушы төрмә инде безнең өчен. Ул гомердә дә мине рәнҗетмәде, гел булышты. Хәзерге көндә дә ул минем иң якын дустым. Фамилиясен күрүгә, 22 ел дип ишетүгә әллә нәрсәләр булды. Бик авыр.

Ни өчен аңа иң кырыс җәза бирделәр?

— Чөнки ул икенче тапкыр утыра. Аны "оештыручы" диделәр.

Ул чыннан да оештыра идеме кешеләрне? Аларны чәй эчкәндә, футбол уйнаганда күзәткәннәр диләр.

Бер шаһит инде ул. Шуның сүзләре белән генә аны "оештыручы" дип гаепләделәр

— Чәй эчәләр, футбол уйныйлар иде. Әмма бернәрсә дә оештырмады. Аңа каршы шулай дип сөйләгәннәр, бөтен эш шул сүзләргә нигезләнгән. Бер шаһит инде ул. Шуның сүзләре белән генә аны "оештыручы" дип гаепләделәр. Илнар иртәдән кичкә кадәр эштә иде. Ял көннәре менә футбол уйнарга бара иде, чәй эчәләр иде. Аңа тагылган гаепнең берсе дә дөрес түгел.

19 елга хөкем ителгән Руслан Габидуллинның әнисе аның өендә тыңлау җиһазы куелган булган дип сөйләде. Сездә андый әйбер юк идеме?

— Дөресен генә әйткәндә, белмим. Шушы өйдә яшим, безгә килгән-киткән кеше булмады. Кунак җыймадык. Өйгә беркемне дә якын китермим. Кунакка йөрергә дә, чакырырга да яратмыйм

Адвокат яллыйсыгыз килмәдеме?

— Ирем адвокат кирәкми диде, ләкин, барыбер, куйдылар. Илнар үз-үзен якларга тырышты, бик күп язды.

Илнарның әти-әниләре нәрсә диде? Аларга ничә яшь?

— Икесе дә 60тан узган. Әти Чернобыль һәлакәтеннән соң анда эшләгән кеше. Йөрәге авырта. Аларга да бик авыр, ләкин күрсәтмәскә, ярдәм итәргә тырышалар. "Ул чыкканда без исән булырбызмы?" диләр. Ике пенсиядән аңа ярдәм итәргә тырышалар, әйберләр җибәрәләр. Минем Илнарга әйбер, күчтәнәч алып барырга акчам җитми.

Илнар нәрсәләр сорый?

— Әллә ни сорамый ул. "Балаларга алыгыз, мин түзәм", ди.

Инде өч ел утырды. Илнарда анда яшәрлек көч җитәрлекме?

— Башта бик төшенкелеккә бирелде. "Балалар минсез үсеп бетәчәк", диде. Аннан соң инде "язган язмыш, сынауны үтәргә кирәк" диде. Мин аңа гел әйтеп торам, "Илнар, без бар, балалар бар. Исән кеше бер кайта ул. Без сине көтәбез, без сине яратабыз, бер кайтырсың", дим. Бәлки ярлыкау карары булыр дип өмет итәбез, ул сәяси тоткын бит. Шулар көч бирә, ди. Илнарны белгән беркем дә аның турында начар сөйләми.

Иреккә чыккан сәяси тоткыннар һәм журналистлар язмаса, безнең турыда гел искә төшереп тормасалар бик авыр булыр иде. "Безнең турыда онытмаганны белеп тору яшәү көче бирә" дип әйтә.

Мин өч ел дәшмәдем. Могҗиза көттем. Аның кадәр хөкем карары була алмый дип ышанып яшәдем. Безнең турыда мөмкин кадәр күбрәк кеше белсә, нәрсәдер үзгәрер дип өмет итәм.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG