Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch: Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләү дәвам итә


Русия көчләре Кырымда кырымтатарлар йортларында тентүләр үткәрә, 27 март 2019

Human rights Watch оешмасы 2019 елда дөньяда кеше хокуклары торышын бәяләгән еллык хисабын чыгарды. Анда кырымтатарларның да эзәрлекләнүе турында әйтелә.

2019 елда Русиядә репрессив тенденцияләр үсә барган. Илдәге халыкның ватандашлык һәм сәяси активлыгы артуына хакимият тыюлар, кануннарны кырыслату һәм сәяси нигездә җинаять эшеләре белән җавап бирде диелә Human rights Watch оешмасының 2019 елгы хисабында.

Хисапта шулай ук 2019 елда дистәләрчә кырымтатарның уйдырма гаепләүләр нигезендә ирегеннән мәхрүм ителүе хәбәр ителә. Кырым турында хисапта аерым бүлектә әйтелә.

"2019 ел буе Русия хакимиятләре аннексияләнгән Кырымда кырымтатарларны эзәрләкләүне дәвам итте, дистәләрчә кеше уйлап чыгарылган террочылык гамәлләрендә гаепләнеп җинаять җаваплылыгына тартылды" диелә хисапта.

Сәяси нигездә тоткарланганнарга, аларның гаиләләренә хокук, социаль яктан ярдәм күрсәткән "Кырым теләктәшлеге" оешмасының 24 активисты март аенда кулга алынган, алар (Русиядә тыелган, Украинада тыелмаган) "Хизб ут-Тәхрир" "террорчы оешмасында" катнашуда гәпләнгән, аларныэ кемгәдер көч кулланганнары хакында бернинди гаепләүләр булмаганын искәртә Нuman Rights Watch.

Хисапта кимендә дүрт кешегә каршы куәт төркемнәре көч кулланган, алар кыйналган, июнь аенда шундый ук гаепләүләр белән тагын сигез кеше кулга алынган, кырымтатар активисты Эдем Бекировны кеше хокулары Европа мәхкәмәсе карарына карамыйча, дәваламаганнар, бары тик август аенда әсирләрне алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыгарганнар, адвокат Эмиль Курбединовны 2013 елда язган посты өчен экстремизмда гаепләп биш тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр дигән мисаллар китерелә.

Документта шулай ук Русия режимының дәүләти булмаган оешмаларны каралту белән шөгыльләнгәне, аларның эшчәнлегенә комачау тудыруы, зур штрафлар белән буып, юк итәргә тырышуы да әйтелә. Беренче чиратта "Ачык Русия" сәүдәгә корылмаган оешмасы һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды активистлары эзәрлекләнүе искәртелә. Юстиция министрлыгы ике хокук яклау оешмасын юк иткән, шуларның берсе төп халыклар хокуклары белән шөгыльләнгән була.

"Соңгы җиде елда Русиядә кеше хокуклары торышының тискәре динамикасы күзәтелә. 2019 елда Кремль бөтен ил буйлап хакимиятне тәнкыйтләүчеләргә һәм бәйсез активистларга каршы репрессияләрне көчәйтте" ди Human rights Watch оешмасының Европа һәм Үзәк Азия мөдире Хью Уильямсон.

Human rights Watch хисабында шулай ук Мәскәүдә оппозиция вәкилләрен сайлауларга кертмәү нәтиҗәсендә моңарчы күрелмәгәнчә күпсанлы протест чаралары булуы, хакимиятнең аларны көч куллланып бастыруы, тоткарлаулар һәм җинаять эшләре булуы да әйтелә. Хакимият гаепсезләргә каршы ялган җинаять эшләре булдырды, шулар нигезендә штрафлар һәм төрмәгә җибәрү турында хөкем карарлары чыгарылды диелә.

Хакимиятне тәнкыйтләүче блогерлар, бәйсез журналистларны кысрыклау өчен физик затларны да “ят агент” дип танырга мөмкинлек бирә торган канун кабул ителде. Хакимиятнең террорга каршы чараларын тәнкыйтьләп язган ике журналистка карата “террорчылыкны аклау” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

Төньяк Кавказда танылган журналистка наркотиклар ташлау, Ингушетия белән Чечня арасындагы чикнең дөрес булмавына каршы протестларда катнашучыларны тоткарлау һәм җинаять эше ачу, Чечняда гомосексуальлектә шикләнелгән ирләрне тоткарлау, җәберләү булды дип язылган хисапта.

Төрмәләрдә азаплаулар, өйдә көч куллану дәвам итте, диелгән документта. Милли азчылыкларның телләре һәм мәдәни мирасын юкка чыгаруга протест белдереп, үз-үзен яндырган удмурт галиме Альберт Разин очрагы да телгә алынган.

Дини азчылык вәкилләрен эзәрлекләү баруы әйтелә, “Иегова шаһитлары” оешмасының тыныч җыеннары өчен аларны экстемистлыкта гаепләп мәхкәмәләр узуы искә алына. Мәскәү Украина көнчыгышында хөкүмәткә каршы чыгучы кораллы төркемнәрнең хокук бозуларын күрмәмешкә салышуын дәвам итте, Сүриядә Русия көчләре илнең хөкүмәт гаскәрләре белән берлектә оппозициягә каршы сугышып, гади халыкка, мәктәпләр, хастаханәләргә зыян китерде, диелгән докладта.

Human Rights Watch – дөньяда кеше хокукларын күзәтүче, баш фатиры Нью-Йоркта урнашкан хөкүмәттән бәйсез халыкара оешма. 652 биттән торган соңгы хисабында (30нчы басма) Human Rights Watch дөньяның 100гә якын илендә кеше хокуклары белән бәйле вазгыятькә күзәтү ясый.

XS
SM
MD
LG