Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә гадел сайлау таләп итүче 800-ләп кеше тоткарланды


Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп итү җыены. 27 июль 2019
Мәскәүдә гадел сайлаулар таләп итү җыены. 27 июль 2019

Мәскәү мериясе янында Шәһәр думасына сайлауның гадел узуын, оппозиция намзәтләренең дә сайлауда катнаштырылуын таләп итү җыенында 779-ләп кеше тоткарланган.

Шәһәр үзәгенә күпсанлы иминлек көчләре китерелде. Чарада катнашучыларның кайберләре полициягә үз карашларын аңлатырга тырыша.

Әмма полиция гадел сайлау таләп итүчеләрне һәм хәтта очраклы кешеләрне дә тоткарлап, машиналарга төяп алып китә. Өлкән яшьтәгеләрне дә көч кулланып алып китәләр.

Мәскәү мериясе янындагы урамнарга бик күп кеше җыелды.

Полиция хәтта якындагы "Пушкинская" метро тукталышыннан кешеләрне чыгармаска маташа.

Мериа янында кесә телефоннары һәм интернет элемтәсе начар эшләве турында белдерелә.

Шәһәр үзәгендәге Тверская урамын килү белән полиция оппозиция намзәте Любовь Собольне тоткарлады.

Сайлау комиссияләре бәйсез намзәтләрне Мәскәү Шәһәр думасына сайлауда намзәт итеп теркәүдән баш тарткач оппозиция 27 июльдә шәһәр мэриясе янында зур урам җыены уздырачагын белдерде.

Бүген казан үзәгендә дә Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәскәү Шәһәр думасына бәйсез намзәтләрне теркәү таләбе белән ялгыз пикетлар узды. Чарада Татарстан Дәүләт шурасына намзәтләр, активистлар Гөлназ Равилова, Ринат Сәлимов, Вера Керпель, Елена Изотова, Ирина Никифорова катнашты. Алар “Цик, не надо так!” һәм “Я имею право на выбор” дигән плакатлар күтәреп торды.

XS
SM
MD
LG