Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сайлауларга бәйсез намзәтләрне теркәү таләбе белән ялгыз пикетлар узды.


27 июньдә Казан үзәгендә Татарстан Дәүләт шурасына һәм Мәскәү Шәһәр думасына бәйсез намзәтләрне теркәү таләбе белән ялгыз пикетлар узды.

Чарада Татарстан Дәүләт шурасына намзәтләр, активистлар Гөлназ Равилова, Ринат Сәлимов, Вера Керпель, Елена Изотова, Ирина Никифорова катнашты. Алар “Цик, не надо так!” һәм “Я имею право на выбор” дигән плакатлар күтәреп торды.

Керпель “Idel.Реалии"га “Татарстан үзәк сайлау комиссиясен гадел сайлау уздырырга һәм бәйсез намзәтләрне теркәргә өндәү” өчен чыкканлыгын белдерде.

“Мәскәүдә башбаштаклык хөкем сөрә, бүген кешеләр урамга чыгачак — без аларга теләктәшлек белдерәбез. Без сайлауларның гадел узуын, хакимиятнең бездә дә шундый башбаштаклык башлануына игътибар итүен телибез. Рәфгать Алтынбаевны намзәт буларак теркәмәүләре турында хәбәр чыкты. Мине һәм Тимур Дмитриевны (чуп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучы - ред.) теркәү-теркәмәүләре әлегә билгесез. Хәзергә тикшерү бара, әмма без анда ниләр булуын аңламыйбыз — мине имзалар исемлеген тикшерүдә катнаштырмыйлар. Сишәмбегә кадәр вакытлары бар әле, әмма әлегә берни әйтмиләр”, ди Керпель

Елена Изотова бәйсез намзәтләр Вера Керпельне һәм Тимур Дмитриевны яклап чыгуын әйтә.

“Мәскәүдәге хәлләр бездә дә кабатлана башлый, моңа юл куярга ярамый”, ди ул.

Ирина Никифорова “үз намзәтен сайлау хокукын” яклап чыкканлыгын белдерә.

“Ә территориаль сайлау комиссиясе безнең намзәт өчен җыелган имзаларны кире кага. Мин Мәскәүдәге һәм Татарстандагы депутатлыкка намзәтләрне яклап чыктым. Мин гадел сайлауларны, халык депутатларын, Вера Керпельны яклыйм”, ди Никифорова.

Бүген Мәскәү үзәгендә Мәскәү Шәһәр думасына бәйсез намзәтләрне теркәүне таләп итү җыены уза. Анда сайлау комиссияләре барлык диярлек оппозицион намзәтләрне теркәүдән баш тартты. Намзәт буларак теркәлергә теләүчеләр мондый карар белән килешми һәм сайлауда катнашу хокукы өчен урамнарда көрәшергә җыена. Соңгы көннәрдә берничә намзәтне тентү узды, кайберләре тоткарланды.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG