Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел нәтиҗәләре: кырымтатар дөньясы


Сөрген көне, 18 май 2019, Киев

Азатлык 2019 елга нәтиҗә ясый. Узган ел кырымтатарлар тормышында нинди вакыйгалар белән билгеләнде. Шуларның иң мөһимнәрен барладык.

Кырымтатар автономиясе сүздә генә кала

2019 елда Русиядә тыелган кырымтатар мәҗлесенең Киевтагы вәкилләре Кырымда кырымтатар автономиясен торгызу өчен Украина Конституциясенә үзгәртүләр кертү эше алып барса да, бу мәсьәлә урыныннан кузгалмады. Мәҗлеснең кырымтатар автономиясен үзенә стратегик вазифа итеп билгеләп, элекке президент Петр Порошенко белән бәйләгән өметләре акланмады.

Украина Югары Радасына тарихта беренче тапкыр өч кырымтатар вәкиле депутат итеп сайланды: Порошенконың "Европа бердәмлеге" исемлегеннән Мостафа Җәмилев һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Ахтем Чийгоз, Вакарчукның "Голос" (Тавыш) фиркәсеннән Рустем Умеров. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров "Көч һәм намус" фиркасе исемлегендә өченче урында иде, ләкин бу фирка тиешле киртәне уза алмады.

Украина президенты итеп Владимир Зеленский сайланганнан соң, Мостафа Җәмилев ​президентның кырымтатар мәсәләләрендә вәкиле вазифасыннан үз ихтыяры белән киткән иде. Зеленский бу вазифаны кабат булдырмады.

2019 елда Мәҗлеснең кырымтатар мәсьәләсендә тышкы дөньяда эшчәнлеген уңышлы дип бәяләргә мөмкин, ләкин аннексияләнгән Кырым мәсьәләсен дөньяның көн тәртибе үзәгендә даими тоту өчен бары тик Мәҗлес эшчәнлеге генә җитәрлек түгеллеге дә аңлашылды.

Кырымтатар диаспорасы белән эшләү

Халыкара оешмаларда кырымтатарлар һәм Кырым мәсәләсен яктырту, чит илләрдә моның белән бәйле төрле акцияләр үткәрү эшенә Төркия, Романия, Польша, Литва, Канада, АКШта хәрәкәт иткән кырымтатар диаспоралары җәлеп ителде. Бу эшне Бөтендөнья кырымтатар конгрессы координацияләп килә. 2019 елда Киевта Конгресс башкарма комитетының берничә күчмә утырышы узды. Көн тәртибендә Кырым аннексиясе, кырымтатарларның Кырымда хәлләре торды. Диаспора вәкилләре 2019 ел ахырында Төркия-Романия-Украинада эшләүче кырымтатар эшмәкәрләренең "Тюрксид" оешмасын барлыкка китерде. Икътисад мәсьәләләреннән тыш бу оешма Кырым аннексиясен бетерү эшенә дә ярдәм итәргә җыена.

Кырымтатарлар өстеннән мәхкәмәләр дәвам итте

2014 елдан киң җәелеп киткән кырымтатарларны хөкем итү, утырту, террорчылыкта, экстремизмда гаепләүләр 2019 елда да дәвам итте. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге исемлегендә 41 кырымтатар күрсәтелгән, ләкин "Мемориал" бу исемлеккә кермәгәннәр дә күп дип яза.

Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашу, Кырым аннексиясен танымау һәм башка сылтаулар белән гаепләнеп 115 кеше хөкем ителгән, шуларның 80е - кырымтатарлар. "40 кырымтатар төрмәдә, 32се вакытлы изоляторда, тагын 15 кырымтатар шартлы рәвәштә иреккә чыгарылган, ләкин алар Кырымнан бер якка да китә алмый", диде Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисова. Утыртылганнарның күбесе рәсми карашларга туры килмәгән фикердә торучылар.

Кырымда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләп, зур мөддәтләргә утыртулар гадәткә әйләнде. 2019 ел ахырында "Хизб ут-Тәхрир"дә катнашуда гаепләнгән алты кырымтатарны Дондагы Ростов мәхкәмәсе 7 елдан 19 елга кадәр, Акмәчет төркеменә кергән биш кырымтатарны Русиянең Югары мәхкәмәсе 11дән алып 16 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте.

2019 елда Украина белән Русия арасында ике тапкыр тоткыннар белән алмашу булды, анда ни бары бер кырымтатар активисты - Эдем Бекировны алмаштырдылар һәм ул иреккә чыкты. Барлыгы 111 украин тоткыны алмаштырылды, алар Украинага кайтты.

Алмаштырылганнар арасында Кырымда хөкем ителгәннәрнең булмавын Мәҗлес рәисе тәнкыйтьләп чыкты. "Президент офисы бу мәсьәләдә ни Мәҗлес, ни тоткыннарның туганнары белән фикерләшмәде", диде ул.

Кырымтатар мәдәнияте, матбугат чаралары

Украина заманында эшләп килгән кырымтатар дәүләт мәдәни учаклары үз эшләрен 2019 елда да дәвам итте, ләкин, мәсьәлән, кырымтатар сәнгать-тарихи музееның иске яраксыз бинасы урынына вәгъдә ителгән яңа бина төзелмәде. Гаспринский исемендәге кырымтатар китапхәнәсе Украина заманында төзекләндерелгән иде, ләкин аны киңәйтү, яңа бина төзергә кирәклеге белдерелсе дә, бу мәсьәлә урыныннан кузгалмады. Кырымтатар язучыларының да үз урыны юк, дәүләт хисабына чыккан кырымтатар китапларының тиражлары 300-500 данәдән артмый.

Кырымтатар театрында 2018 елда башланган инкыйраз, җитәкчеләренең алмашуы 2019 елда да дәвам итте. Театрның Кырымда эшли башлавына 2019 елда 30 ел тулу уңаеннан берничә актерга Кырымның атказанган артисты исеме бирелде.

Кырым ханлыгының икенче кешесе саналган Калга солтан сарае урынын галимнәр кырымтатарның тарихи истәлекле урыны дип расласа да, бу урында шәхси йорт төзелә башлады. Бакчасарайдагы Ханнар сараенда 2018 елда башланган реставрация дә тәнкыйтьләнде. Кырымтатар активисты, милләтләр эшләре дәүләт комитетының элекке рәисе Эдем Дудаков реставрация сылтавы белән Ханнар сарае юк ителә, аның асылы бозыла дип ел дәвамында хәбәр итеп торды. Бу реставрация 2019 елда да дәвам итте.

Киевтагы бәйсез АТР кырымтатар телеканалы Кырымда кырымтатарларның тоткарлануын, эзәрлекләнүен, Кырымда табигатькә каршы һөҗүм баруы турында хәбәрләр бирсә, дәүләт карамагындагы "Милләт" телеканалы, киресенчә, мондый хәбәрләрне бирмичә, күбрәк Кырымда барган төзелешләр, кырымтатарларның матур тормышы турында, күңел ачу програмнарын әзерли.

Шулай итеп, Кырымдагы кырымтатар матбугаты да икегә - дәүләт һәм бәйсез матбугатка бүленеп эш итә башлады.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG