Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинага тапшырган тоткыннар арасында кырымтатар активисты Эдем Бекиров та бар


Эдем Бекиров
Эдем Бекиров

7 сентябрь Русия һәм Украина хакимиятләре тоткыннар белән алмашты. Азат ителгәннәр арасында кырымтатар активисты Эдем Бекиров та бар.

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, аягы ампутацияләнгән, култык таяклары белән йөрүче, йөрәгенә операция ясалган, шикәр чире белән авыру, беренче группа инвалид Эдем Бекиров узган елның 12 декабрендә Кырымга барганда Чонгар чик капкасында ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып Акмәчеткә китерелде һәм сак астына алынды.

Активист канунсыз корал саклау һәм тапшыруда шикләнелде. Гаепләү бер яшерен шаһит күрсәтмәләренә генә нигезләнде. Эдем Бекиров бу гаепләүне кире какты.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Эдем Бекиров​ һәм тагын бер Кырым активисты Владимира Балухны иреккә чыгулары белән котлады һәм алар белән очрашуны көтүен белдерде.

XS
SM
MD
LG