Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина хакимиятләре тоткыннар белән алмашты


Азат ителгәннәр арасында Украига режиссеры Олег Сенцов та бар
Азат ителгәннәр арасында Украига режиссеры Олег Сенцов та бар

Алмашу "35кә 35"схемасы нигезендә башкарылган дип хәбәр ителә.

7 сентябрь Русиянең махсус ТУ-204 очкычы Борисполь һава аланына төшеп утырды. Бу очкычта Украина азат иткән Русия тоткыннары Мәскәүгә кайтты.

Русия азат иткән Украина тоткыннары исә Мәскәүнең Внуково һава аланына китерелде. Алар Киевка Украинаның махсус очкычы белән кайтарылды. Адвокатлар төркеме җитәкчесе Николай Полозов Крым.Реалиига раславынча, алар арасында кулга алынган Украина диңгезчеләре дә бар.

Алмашу "35кә 35"схемасы нигезендә башкарылган дип хәбәр ителә.

Русия Кырымда террор гамәлләре әзерләүдә гаепләнеп, 20 елга колониягә хөкем ителгән режиссер Олег Сенцовны азат итте.

Азат ителгәннәр арасында Кырымтатар активисты Эдем Бекиров та бар.

Киев исә Мәскәүгә РИА "Новости" агентлыгы Украина бүлегенең баш мөхәррире Кирилл Вышинскийны тапшырды.

Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков сүзләренчә, төгәл исемлек соңрак игълан ителәчәк.

  • Украина белән Русия арасында тоткыннар белән алмаша башлау турында хәбәрләр 30 август иртәсендә килә башлады. Атнакич Украина Президенты Владимир Зеленский Русиянең 12 ватандашын ярлыкау турындагы карарга кул куйды. 5 сентябрь Русия президенты Владимир Путин тоткыннар белән ​алмашу ахырына якынлаша дип белдерде. ​
  • Җомга көнне Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинаның Русия белән тоткыннарны алмашуда кырымтатар тоткыннарын исәпкә алмауның нәтиҗәләре начар булачак дип кисәтте. Чубаров фикеренчә, бу очракта Украина хакимияте агрессор илнең вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда ныгып калуын хуплый.
XS
SM
MD
LG