Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров тоткыннарны кырымтатарларсыз гына алышуны агрессор Русияне хуплау дип атады


Рефат Чубаров

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинаның Русия белән тоткыннарны алышуда кырымтатар тоткыннарны исәпкә алмауның нәтиҗәләре начар булачак дип кисәтте. 

Рефат Чубаров фикеренчә, бу очракта Украина хакимияте агрессор илнең вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда ныгып калуын хуплый. Чубаров сүзләрен Украина матбугат чаралары китерә.

"Украин тоткыннарын азат итү өчен агрессорга күпме үзләренең үк террорчыларын тапшырырга кирәк? Украин хокук яклаучылары мәгълүматына караганда, бүгенге көндә Русиядә һәм оккупацияләнгән Кырымдагы төрмәләрдә 130 Украина ватандашы утыра, аларның күпчелеге кырымтатарлар", ди Чубаров.

Ләкин аларны алышып булмый, чөнки "Русия оккупантлары Кырымны басып алганнан соң, аның бөтен кешесен үз ватандашы дип игълан итте".

"Украина хакимияте, Руcиядә булган тоткыннарны алышуны кырымтатарларсыз гына оештыруга ризалашып, чынлыкта агрессор илнең оккупацияләнгән Кырымда ныгып калуын хуплый гына. Кырымда яшәгән Украина ватандашларының рухи кичерешләре турында сөйләп тә тормыйм", ди Мәҗлес рәисе.

30 августта Украина белән Русия арасында тоткыннар алыша башлау турында каршылыклы мәгълүматлар килә башлады. Алышу башланган дигән хәбәрләр соңрак кире кагылды.

Украина Иминлек шурасы сүзчесе Елена Гитлянская 30 августта "тоткыннар алышу турында авыр сөйләшүләр дәвам итә" дип язды һәм "тикшерелмәгән мәгълүмат таратмаска" чакырды, документлар әзер булгач, бу хакта рәсми каналлар аша хәбәр ителәчәк дип тә белдерелде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG