Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина арасында тоткыннар алышу кичектерелә


Режиссер Олег Сенцов та тоткыннарны алышу исемлегендә булырга мөмкин
Режиссер Олег Сенцов та тоткыннарны алышу исемлегендә булырга мөмкин

Җомга иртәсеннән бирле Украина белән Русия арасында тоткыннар алыша башлау турында каршылыклы мәгълүматлар килә. Соңгы хәбәрләргә караганда, алышу киләсе атнага, 3 сентябрьгә күчерелә ала. 

Украина Иминлек шурасы сүзчесе Елена Гитлянская 30 августта тоткыннарны алышу булмаячак, аның көне әлегә билгеле түгел дип белдерде. Моңа кадәр Гитлянская Facbook-та "тоткыннар алышу турында авыр сөйләшүләр дәвам итә" дип язды һәм "тикшереләмгән мәгълүмат таратмаска" чакырды.

Бу хакта Украина президенты офисы да белдерде. Аның хәбәрендә тоткыннарны алышу тәмамлануы турында мәгълүмат дөреслеккә туры килми диелә. "Ялган мәгълүмат таратуның нинди нәтиҗәләргә китергәнен аңларга чакырабыз: бу җәмгыятьнең хисләрендә уйнау. Тоткарланган затларны ике яктан да азат итү тәмамлангач, бу хакта рәсми каналлар аша хәбәр ителәчәк", диләр Владимир Зеленский офисында.

Иртәнге якта Украинаның яңа прокуроры Руслан Рябошапка Югары Рада хезмткәре Анна Исламованың Facebook-та чыккан постын күчереп бастырды. Анда берничә украин диңгезчесе өйләренә оча диелгән иде.

  • Элегрәк хәбәр ителүенчә, Русия һәм Украина 33 русиялене 33 украин ватандашына алышырга килешкәннәр. Кайбер мәгълүматларга караганда, алар арасында Керич бугазында тоткарланган украин диңгезчеләре дә бар диелде.
  • Чәршәмбе Киевтагы мәхкәмә "РИА Новости-Украина" агентлыгының элекке җитәкчесе Кирилл Вышинскийны беренче чакыруда ук мәхкәмәгә яки тикшерүчегә килү шарты белән сак астыннан җибәрде. Украин хакимиятләре аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепли.
  • Кирилл Вышинский исеме Русия һәм Украина арасында тоткыннарны алмашу белән бәйле хәбәрләрдә дә күренде. Кремльдә журналистны азат итү Мәскәү белән Киев арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртуда беренче адым булыр иде дип белдерделәр. Украина президенты вәкилләре Вышинскийны Русиядә хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцовка алыштырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG