Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевтагы мәхкәмә журналист Кирилл Вышинскийны сак астыннан чыгарды


Кирилл Вышинский
Кирилл Вышинский

Украинада дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән журналист Кирилл Вышинскийны хөкемдар иреккә җибәрде. Ул мәхкәмә утырышларына килергә, яшәү һәм эш урыннарын алыштыру турында хәбәр итеп торырга тиеш.

Киевның апелляция мәхкәмәсе чәршәмбе көнне "РИА Новости-Украина" агентлыгының элекке җитәкчесе Кирилл Вышинскийны беренче чакыруда ук мәхкәмәгә яки тикшерүчегә килү шарты белән сак астыннан җибәрде. Бу хакта Русия мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

"РИА Новости" язуынча, Вышинский сак астында 400 көннән артык тотылган. Украин хакимиятләре аны дәүләткә хыянәт итүдә гаепли. Журналист гаепләүләрне кире кага. Июльдә аны сак астында тоту озайтылган иде.

Мәскәүдә Вышинский журналистик эшчәнлеге өчен тоткарланды дип саныйлар, Европадагы иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы, "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы да аңа карата җинаять эше ачылуга борчылу белдерде.

Кирилл Вышинский исеме Русия һәм Украина арасында тоткыннарны алышу белән бәйле хәбәрләрдә дә күренде. Кремльдә журналистны азат итү Мәскәү белән Киев арасында мөнәсәбәтләрне яхшыртуда беренче адым булыр иде белдерделәр. Украина президенты вәкилләре Вышинскийны Русиядә хөкем ителгән украин режиссеры Олег Сенцовка алыштырырга тәкъдим итте.

Әмма медиа мәгълүматынча, Вышинский август аенда алыштырылырга мөмкин булган 33 русияле һәм 33 украин кергән исемлектә юк.

XS
SM
MD
LG