Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Мостафа Җәмилевнең туган көне уңаеннан чаралар үтте


Истанбулда Мостафа Җәмилевнең туган көне уңаеннан кичә
Истанбулда Мостафа Җәмилевнең туган көне уңаеннан кичә

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевкә 76 яшь тулу уңаеннан Истанбулда тантаналы чаралар үтте.

25 ноябрь Истанбулда Мостафа Җәмилевкә багышланган фотокүргәзмә ачылды, "Кырым улы. Бер халыкның көрәше" китабы һәм Төркия-Украина-Романиядә яшәүче кырымтатар эшмәкәрләренең "Тюрксид" исемле бәйсез эшмәкәрләр берләшмәсе тәкъдим ителде.

"Тюрксид" берләшмәсен тәкъдим тиү вактында Кырымны аннексиядән коткару мәсьәләсендә фикер алышу да узды.

"Акча булмаса, көч булмый, икътисад ни кадәр көчле булса, ул көрәшнең көчен үстерә. Халкыбыз көрәшенә ярдәм итү өчен без көчле булырга тиеш. Без ни кадәр көчле булсак, Мәҗлесебез дә, халкыбыз да көчле булачак. Безнең уебызда тик бер фикер — Кырым өчен без нәрсә эшли алабыз? Кырымга яңадан кайтканнан соң Кырымда эш итәчәкбез", диде "Тюрксид" берләшмәсе рәисе Эртан Баштуган.

"Тюрксид" берләшмәсе оешуын Украинаның Төркиядәге илчесе Андрей Сибига да хуплады.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

"Күп илләргә сибелеп яшәгән кырымтатарларның "Тюрксид" кебек берләшмәсе барлыкка килүе мине шатландырды. Бу дөрес дөрес юлда иң дөрес адым, сезне котлыйм", диде тәкъдим чарасында катнашкан Мостафа Җәмилев. Киләчәктә "Тюрксид"ның бүлекләрен Литва, Латвия, Польшада ачу күздә тотыла.

Мостафа Җәмилевнең туган көненә багышланган фотокүргәзмә
Мостафа Җәмилевнең туган көненә багышланган фотокүргәзмә

Истанбулда Мостафа Җәмилевнең туган көненә багышланган фотокүргәзмә дә оештырганнар. "Кырым улы. Бер халыкның көрәше" исемле китап та чыгарганнар. Китапның авторы — Мәҗлеснең Төркиядәге даими вәкиле Зафәр Каратай. "Мин китапта Мостафа Җәмилевнең һәм халкыбызның сөргендәге көрәшен бергә күрсәттем. Мостафа аганың көрәше — халкыбызның көрәше", диде ул.

"Кырым улы. Бер халыкның көрәше" исемле китап
"Кырым улы. Бер халыкның көрәше" исемле китап

Бу чараларда Киевтан килгән Мостафа Җәмилев, Русиядә тыелган Кырымтатр мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары Ленур Ислямов, төрле шәһәрләрдән җыелган Төркиядәге кырымтатар үзәкләре, сәяси фиркәләре вәкилләре, Истанбулның Ускюдар бистәсе башлыгы Ильми Туркмен, Украинаның Төркиядәге илчесе Андрей Сибига катнаштылар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG