Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия Кырымда халыкны алмаштырып демографияне үзгәртә"


Архив фотосы
Архив фотосы

Соңгы биш елда Кырымда Русиядән килүчеләр хисабына халык саны арткан. Кырым аннексиясеннән соң андагы халыкны алмаштыру тырышлыгы күзәтелә ди белгечләр.

БМОның генераль сәркатибе Антониу Гуттериш, Русиянең Женева конвенциясен бозып, Кырымга махсус рәвештә кешеләр күчереп, ярымутраудагы демографияне үзгәртә, дип белдерде. Бу турыда ул 14 октябрь аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары торышы турында чыгышында әйтте. (Сүз 1949 елның 12 августында кабул ителгән сугыш вакытында гади халыкны яклау турында Женева конвенциясе турында бара – ред.)

Украинаның БМОдагы вәкиле Владимир Ельченко Русиянең Женева конвенциясен бозып, Кырымга кешеләрне махсус күчереп, ярымутрауда демографияне үзгәртү гамәлләрен фаш иткән өчен БМОның генераль сәркатибе Антониу Гуттеришка рәхмәтен белдерде.

Владимир Ельченко
Владимир Ельченко

"БМО генераль сәркатибе хисабына караганда, Русия үз халкының ярымутрауга күченүен хуплый, бу Женева конвенцияләрен турыдан-туры бозу һәм Кырымның демографик структурасын үзгәртү омтылышы билгесе булып тора", диде Украинаның БМОдагы вәкиле. Ельченко сүзләренчә, Украина БМОны Русиянең бу канунсыз гамәлләрен туктату һәм киләчәктә булдырмау өчен чаралар күрергә чакыра.

2014 елда булган аннексиядән башлап Кырымнан халыкның даими китүе күзәтелде. Моның төп сәбәпләре итеп канунсыз тоткарлаулар, төрмәгә утыртулар, үтерүләр, хәбәрсез югалулар, дини (Хизб ут-Тәхрир, Йеһова шаһитларын тыю), сәяси (Кырымтатар мәҗлесен тыю) эзерләкләүләр, киң җәелгән тентүләр һәм башка сәбәпләр китерелә. Кырымнан китәргә мәҗбүр ителгеннәрнең күпчелеге кырымтатарлар.

Кырымда 2014 елда узган, дөнья танымаган референдумнан соң кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев Кырымнан 10 мең кырымтатар китәргә мәҗбүр булды дигән иде. Бу гайре рәсми саннар хакында БМО югары комиссарының качаклар эшләре вәкиле дә сөйләгән иде. Крым-SOS оешмасы 2015 елда китүчеләр барлыгы 35 мең кеше, аларның яртысы кырымтатарлар дип хәбәр итте.

Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Мостафа Җәмилев Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнар урынына Русия төбәкләреннән кешеләрне китертү оештырылганын белдерде. Аның мәгълүматына күрә, 2014-2016 елларда Кырымга 300 мең русияле һәм Донбасстан 250 мең кеше китерелгән, 50 мең кырымтатар һәм башка халыклар вәкилләре Кырымнан чыгып киткән. Русия Кырымда Женева конвенциясен бозып демографияне үзгәртә диде Җәмилев үз чыганакларына таянып.

Украинаның гәдәттән тыш хәлләр хезмәте Кырымда уздырылган реферндумннан соң ярымутраудан 22 823 кеше Украинага күченеп килгән, 2016 елның башында Кырымда 2 323 369 кеше яши иде дигән саннар китерә.

Русия матбугаты исә федераль статистика хезмәтенә таянып, 2017 елга хәтле Кырымга 149 мең кеше күченде, Кырымнан 66 мең чыгып китте дигән саннар китерә. Димәк мигрантлар саны 83 меңне тәшкил иткән. Ләкин бу саннар Донбасстан килүчеләрне исәпкә алмый, чөнки алар Кырымда төркелмичә яши. Аларның саны 100-200 меңгә кадәр дип исәпләнә.

Кырым харитасы
Кырым харитасы

Русиядән килүчеләр арасында Кырымга махсус җибәрелгән ФСБ, куәт хезмәтләре, чик сакчылары, хәрбиләр, мәхкәмә хезмәткәрләренә дәүләт йортлар сала, кредитлар бирә, эш урыннары тәкъдим итә. Русиядән килүче гади кешеләрнең агымы да туктамый. Аларны курорт сезоны булмаган чакта йөргән машиналарыннан, Русия номерларыннан да танып була.

2018 елда Украинаның социаль сәясәт министрлыгы Украинага аннексияләнгән Кырымнан 33,5 мең кеше күченеп рәсми төркелде дип хәбәр итте.

Эскендер Бариев
Эскендер Бариев

Күченеп тә рәсми төркәлмәгәннәр саны билгеле түгел. Кырымнан мәҗбүри китүчеләр Украинага гына түгел, башка илләргә дә китә, мәсәлән Төркиягә (якынча 3 мең), Европа илләренә (3 мең чамасы) киткәннәр дә бар. Боларның барысын да исәпкә алсак, 50-60 мең кеше хакында әйтеп була ди Киевтагы "Кырымтатар ресурс үзәге" рәисе Эскендер Бариев.

2001 елда Кырымда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәсенә күрә анда 245 мең (13%) кырымтатар яшәгән. 2014 елда Русия үткәргән җанисәп нәтиҗәсенә күрә кырымтатарлар 232 меңгә (10,71%) калган. 2001-2013 елларда кырымтатарлар саны үсмәгәне бик шикле бер нәтиҗә. 2014 елдан башлап Акъярда мигрантлар саны 2019 елга һәтле 60,9 меңны, Кырымда 56,8 меңны тәшкил иткән.

Украиннарның саны исә 24,12 проценттан 15,08 процентка төшкән. Рәсми саннарга күрә, Кырымда яшәүче 2 323 369 кешенең бары тик 56,3 проценты (1 247 200) Кырымда туган кешеләр.

Украина заманында Киев кырымтатарларны кайтару програмында Кырымда 330 мең кырымтатарыны урнаштыру планын күздә тота иде. Кырымтатарлар үзләре төрле рәсми булмаган исәпләргә таянып кырымтатарлар саны бүген дә 300 меңннән артык дип исәпли.

Кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch халыкара оешмасы белдерүенчә, Русия хакимияте аннексияләнгән Кырымда оккупацияне кабул итмәгән кырымтатарларны "экстремистлар", "террорчылар" дип күрсәтергә тырыша. Аларның күбесе качарга мәҗбүр булды, калганнары да үзләрен имин хис итми дип белдерә оешма.

Гаяна Юксель
Гаяна Юксель

Кырымнан Киевка китергә мәҗбүр булган "Кырым хәбәрләр агентлыгы" җитәкчесе Гаяна Юксель сүзләренчә: "Кырымда аннексия вакытында беренче көннәрдә 11 кеше үтерелгән, 15 кеше хәбәрсез югалган (алар хакында берни билгеле түгел), 40 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. Болар әлбәттә билгеле булган фактлар, ләкин күпме билгеле булмаган фактлар бу исәпкә керми кала, аның өчен бу саннар үзгәреп тора."

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң күпме кеше китәргә мәҗбүр булганы хакында төгәл мәгълүмат юк, әмма тенденция күренә: Кырымда яшәүчеләр Кырымнан китәргә мәҗбүр ителә, алар урынына Русия төбәкләреннән кешеләр китертелә, ләкин бу хакта рәсми саннар яшерелә. Русиянең Женева конвенциясен бозып Кырымда халыкны алмаштыру гамәлләрен тормышка ашыруын БМО җитәкчесе дә раслады.

XS
SM
MD
LG