Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов комитет исеменнән "сөрген" сүзен алу турында фәрман чыгарды


Сергей Аксенов

15 октябрь аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре дәүләт комитетының исемен үзгәртү турында фәрман чыгарды. Комитет исеменнән "сөргенгә дучар ителгәннәр" сүзләре алынган.

Мондый тәкъдим белән бер ел элек Кырымның иҗтимагый пулаты рәисе Григорий Иоффе чыккан иде. "Сөргенгә дучар булганнар инде күптән урнашты, алар башка кырымнар белән бертигез хокукларга ия", дигән иде ул.

Моңа кырымтатарлар үзләренең ризасызлыгын белдерде. Шуннан соң бу мәсьәлә күтәрелмәде, ләкин Кырым хакимияте бу тәкъдимне онытмаган булып чыкты.

2019 елның җирле сайлауларыннан соң Кырым Дәүләт шурасының милләтара һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре комиссиясе исеме "милләтара һәм халык дипломатиясе" комиссиясе итеп үзгәртелде.

Аксеновның соңгы фәрманы бу мәсьәләгә нокта куйды дияргә була. Бу үзгәрешләр артык тавышланмыйча эшләнде.

Кырымтатар корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев фикеренчә, Кырым хакимияте Кырымда сөргәнгә дучар булганнарны, аерым алганда кырымтатар халкын алга таба искә алмыйча, алар юк дигән мәгънә чыгармакчы була.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

"Алар кырымтатарларның сөрген ителгәне хакында сүз дә булмасын дип моны эшлиләр. Чөнки сөргенлек кырымтатар халкына карата ясалган җинаять. Сөргенгә дучар ителгәннәр бар икән, бу җинаятьне кем эшләде дигән сорау туа. Кырымнан бер халык – кырымтатарлар сөрген ителде. Сөрген ителгән әрмәннәр, алманнар, греклар, болгарларның үз илләре бар, аларны үз илләреннән беркем сөрген итмәде, Кырымда алар бу халыкларның аз санлы вәкилләре генә. Аларның халык буларак хокуклары үз илләрендә саклана. Шуңа күрә комитетның исемен үзгәртү беренче чиратта кырымтатар халкына каршы эшләнгән гамәл, ягъни бу кырымтатарлар сөргенен искә алмау өчен эшләнгән эш. Безне нинди ил сөрген итте, бүген Кырымда шул ил идәрә итә. Сораулар тумасын, җаваплылыктан китү өчен моны эшләгәннәрдер" диде Смедляев Азатлыкка.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнаштырылган урыннарда ачлыктан, авырулардан һәлак булган. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр булган.

XS
SM
MD
LG