Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкының сөргенен оныттырмакчылармы?


Кырымтатар депортациясен искә алу. Акмәчет, 2004 ел

Кырымтатар "Намус" оешмасы Кырымдагы халыкларның "сөргенгә дучар булган" статусын бетерү тәкъдименә кискен тәнкыйть белдереп Кырым җитәкчелегенә хат юллады.

Русиядә узган президент сайлауның Кырымдагы нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе Кырымда "сөргенгә дучар булган халык" статусын бетерү тәкъдимен күтәреп чыкты. Ул моны Кырымдагы халыклар арасында "гаделлек һәм тигезлек булдыру" нияте белән аңлатты. Янәсе, кайбер халыклар, әйтик кырымтатарлар, бу статус белән файдаланып ташламалар, өстенлекләр таләп итә ала икән.

Кырымтатарларның "Намус" җәмәгать оешмасы Иоффеның бу тәкъдименә кискен тәнкыйть белдереп Кырым җитәкчелегенә хат юллады. "Җәмәгать пулаты рәисе тәкъдиме артында ни ята?" дип исемләнгән хатны имзалаган "Намус" оешмасы җитәкчесе Дильшад Ильясов Азатлыкка әйтүенчә, Иоффеның тәкъдиме – беренче чиратта бу кырымтатарга каршы ясалган адым булып тора.

Дильшад Ильясов: "Бу кырымтатарга каршы адым"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Алайса һолокост сүзеннән дә ваз кичәргә кирәк

"Иоффе "сөрген ителгәннәр" сүзәннән ваз кичәргә чакыра, сөргенгә дучар ителгән һәм дучар ителмәгәннәр юк, ди ул. Сөргенгә дучар ителгәннәр һәм милләтара мөнәсәбәтләр эшләре комитеты исеменнән дә бу сүзне алып ташларга чакыра. Имеш бу сүз дәүләтнең халык алдында ниндидер йөкләмәләре бар дип аңлауга китерә, кырымтатар халкына ниндидер өстенлекләр, квоталар тәләп итергә мөмкинлек тудыра, милләтләр арасында тигезлекне боза. Алай булса, ни өчен бүген дә һолокост турында сөйлиләр, бүген һолокост юк бит, яһүдләрне үтермиләр, алайса һолокост сүзеннән дә ваз кичәргә кирәк", диде Азатлыкка Дильшад әфәнде.

БУ ТЕМАГА: Танылган һәм танылмаган геноцидлар: кырымтатарлар

"Украина чорында Кырым хакимиятендә утырганда (Кырым Югары Радасы рәисе урынбасары булып – ред.) Иоффе ватаннарына кайткан кырымтатарларның хокуклары торгызылуга да каршы булды. Моны аның түгәрәк өстәлдә әйткән сүзләреннән дә аңлап була. Чыгыш ясаучыларның күбесе кырымтатарларның сайлауда ни дәрәҗәдә катнашуы хакында сөйләсә, Иоффе, күпләп сөрген ителгән кырымтатар балалары, хатыннар, картлар артында хәрби җинаять кылганнар качып җәзадан котылып калды, дип белдерде. Ни өчендер ул власовчылар, бандеровчыларны искә алганда аларның кайсы халык вәкилләре икәнен телгә алмый. Бөтен бер халыкны сөргенгә җибәрү Нюрнберг мәхкәмәсе тарафыннан хөкем ителергә тиешле геноцид гамәле иде, ләкин бу эшләнмәде.

Бөтен бер халыкны сөргенгә җибәрү –геноцид гамәле иде

Халкыбызны талап, йортларыны, җирләрене, мәктәпләрне, мал-мөлкәтне, дәүләтне, барлык хокукларны юкка чыгарып сөрген иттеләр. Халкыбыз бер ярдәмсез, каршылыкларга карамастан үз җиренә үз көче белән кайтты. Сез, Иоффе әфәнде, кырымтатарларны хакимияттәге вазифаларга кертмисез, хәтта сез җитәкләгән Җәмәгать пулатына бер кырымтатар вәкилен дә тәкъдим итмисез. (Җәмәгать пулатында хакимият белән эш итүче мөфтиятнең бер вәкиле бар – ред.) Үзегез халыклар арасында тигезлеккә каршы торучы, кырымтатарларны гаепләп милләтара мөнәсәбәтләрне кузгатасыз, сезне җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк", диелә Кырым җитәкчелегенә юлланган хатта.

Григорий Иоффе
Григорий Иоффе

Шуны да әйтергә кирәк, 2017 елда үзган бер түгәрәк өстәлдә мәктәпләрдә кырымтатар телен дәүләт теле буларак барлык укучылар өйрәнәргә тиеш кирәк дигән табигый таләпне Кырым җәмәгәть пулаты рәисе Григорий Иоффе "вульгарное понимание", бозыклык дип атаган иде. "Кырымда өч дәүләт теле – рус, украин һәм кырымтатар теле – бу дөрес, ләкин һәр дәүләт телен мәҗбүри укыту – дөрес түгел, бу – бозыклык, мәсьәләне "вульгарно" аңлау. Дәүләт телләрен 1нче сыйныфтан укыту һич тә зарур түгел", диде ул.

Дәүләт телен мәҗбүри укыту – бозыклык

Кырымтатар телен Кырымда дәүләт теле буларак гамәлгә кертү турында канун өлгесе 2017 елда Кырым Дәүләт шурасында беренче укылышта узганнан соң, Иоффе җитәкләгән җәмәгать пулаты бу канун өлгесенә дә үзенең тискәре карашын белдергән иде. Моннан соң кырымтатар галимнәре кабат җыелып, канун өлгесенә үзләренең тәкъдимнәрен тәкъдим иттеләр. Бер ел узды, канун әле дә кабул ителмичә ята.

Бу юлы Иоффеның "сөргенгә дучар булган халык" статусын бетерү тәкъдимен кайбер активистлар кырымтатарларның президент сайлауда актив булмауларына карата реакция дип саныйлар. Иоффе Мәскәүдән искән җилләрне сизеп, Кырым хакимиятләренең дә теләкләрен яңгырата ди алар.

Кырымтатарлар һәм сайлаулар

Кырым җәмәгать пулаты әгъзасы, Кырымның беренче кешеләре белән тыгыз элемтәдә торган Александр Форманчук, Кырымда президент сайлауга чыкканнарның саны 71 процент булса, кырымтатарларның ​да нәкъ 71 проценты сайлауга чыкмады, диде.

Кырымда президент сайлау
Кырымда президент сайлау

Җәмәгать пулатының тагын бер әгъзасы Вадим Петров та президент сайлауда кырымтатарлар 30 проценттан да азрак катнашты дип саный.

"Безнең мәгълүматларга күрә, Кырымдагы 1 млн 508 мең сайлаучының 192,6 меңе (12,7%) кырымтатарлар. Шулардан сайлауда 56,4 меңе (29,2%) катнашты. 2016 елда Русия думасын сайлауда кырымтатарларының 20% катнашты. Сайлауда иң аз катнашкан урыннар – бу кырымтатарлар укмашып яшәгән бистәләр. Монда аларның 3-7% гына катнашты. Кырымтатарларның зур өлеше Мәҗлес пропагандасы тәэсиренә дучар, Кырым Украинага кайтачак, Кырымда милли-территориаль кырымтатар автономиясе торгызылачак дигән өметләр белән яшиләр", ди Вадим Петров.

Кырым җәмәгәть пулаты рәисе Григорий Иоффе соңгы сайлау нәтиҗәләреннән чыгып җитди үзгәрешләр башкарырга кирәк дип саный.

Сергей Аксенов һәм Григорий Иоффе (у)
Сергей Аксенов һәм Григорий Иоффе (у)

Кырымдагы милли сәясәтне яңадан карап чыгарга кирәк

"Аерым социаль, милли төркемнәрнең сайлауда катнашу-катнашмаулары, бу төркемнәрнең үзбилгеләнү чарасы, чынбарлыкка, хакимияткә мөнәсәбәтнең күрсәткече булды. Күпмилләтле Кырымда һәр милләтнең сайлауда катнашу дәрәҗәсен өйрәнергә була, ләкин кырымтатар хәрәкәтләре аеруча игътибарга лаек. Кырымтатарлар яшәгән бистәләрдә сайлау урыннарына халык килмәде. Минемчә, бу Кырымдагы милли сәясәтнең зур бер өлешен яңадан карап чыгуны тәләп итә", диде Григорий Иоффе.

Иоффеның нинди үзгәрешләрне күздә тотканын фараз гына итеп була. Ә менә "Намус" кырымтатар җәмәгать оешмасының аксакаллар шурасы аның карашларын күпмедер дәрәҗәдә инде күрсәтте кебек һәм бу хакта хатны Мәскәүдән куелган Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм Кырым Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константиновка юллаган. Тик Иоффе үзе дә шул хакимияттәгеләрнең карашын яңгыратучы булып тора дигән шик бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG