Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 23:54

Певат Зети: "Кырымга 37нче еллар килде"


Кырымда "Кырым язы"ның өч еллыгы бәйрәм ителгән бу көннәрдә кырымтатарлар үзләренә булган мөнәсәбәт, тентүләр, тоткарлаулар, хаксызлыклар хакында сөйли. Язучы һәм журналист, милли хәрәкәт ветераны Певат Зети үз фикерләрен белдереп, "Кырымга 37нче еллар чоры килде" ди.

"Соңгы өч елда халкыбызда тынычлык юк дисәк тә була. Әле бер җирдә бер фаҗига, әле кемдер урлана, бертуктаусыз мәхкәмәләр кешеләрне ардырды инде. Халкыбызның хәле шул дәрәҗәгә җитте ки, бу хакта сүз чыкканда картларыбыз калтырый башлый. Алар кемнеңдер баласы ябылса, үзенең баласы ябылган кебек тоя. Кырымга 37нче еллар заманнары килде.

Берәү килеп, басып, изеп, берсен урласа, үтерсә, утыртса – моннан соң үзенә нинди хөрмәт көтәргә аңа?

1936-1938 елларда да вазгыять шулай булган. Бер җиргә өч-дүрт кеше тупланып, күршесе белән сөйләшергә курка башлаганнар ул вакытта. Халык дошманы ярлыгы белән төрмәдә утырып чыккан мондый берничә кеше белән минем сөйләшкәнем бар. Гаепсездән гаепле дә китте ул заманда. Бер гаепле булса, аңа өстәп бер районнан 30-40 гаепсез дә киткән.

Әлбәттә, соңгы өч елда кырымтатар бистәләрендә булган тентүләр, төрмәләргә утыртулар, ике өч ел барган тикшерүләр, сораулар алулар, том-том тупланган мәгълүматлар, вәсикалар (документлар). Бу ниндидер яхшылыкмы? Берәү килеп, басып, изеп, берсен урласа, үтерсә, утыртса – моннан соң үзенә нинди хөрмәт көтәргә аңа? Аны кем кунак итәчәк, хуш килдегез диячәкләрме аңа? Безнең шагыйребез Амди Герайбайның 20нче елларда:

Хуш килдегез, кызыллар, Кырымга,
Безләрне дә үзегездәй күрсәгез,
Икмәкне дә бердәй телсәгез,
Хуш килдегез, кызыллар, Кырымга,

– дигән юллар язган иде, ләкин алай булмады ул вакытта.

Хәзер дә безгә икмәкне бердәй телмиләр, телебезне дә чаптылар, мәктәпләрәбез, газетларыбызның да хәле авыр. Соңгы өч елда бөтен җирдән безнең белгечләрне эштән чыгардылар, алар урынына үзләренекен алдылар. Шәһәр шурасында, хакимияттә безнең халыктан беркем дә юк. Тик бер комитетта бер хатын утыра, башка кеше юк, калганы бөтенесе – килмешәкләр.

Кырымтатар халкы бер шатлык, куаныч күрмәде. Бәхетсезлек, вәхшилек, золым һаман дәвам итә

Безне инде ике гасыр дәвамында изеп, буып, соңында совет хакимияте тар-мар итеп Уралга, Үзбәкстанга сөрген итте. Анда никадәр кешебез фаҗигале вафат булды, никадәр кешебезне төрмәгә ташладылар. Бер авылдан икенче авылга барган өчен дә 20-25 елга утыртканнар. Өч абый-энене шул сәбәптән 50 елга утыртканнарын да беләм. Аларның берсе сугыштан кайтып килгән иде.

Хәзер инде яңа килгән хакимият өч еллыгын бәйрәм итә. Башланган вакытында да бәйрәм иттеләр. Шагыйрь Бекир Чобан-заденың: "Бер өйдә туй, бәйрәм, бер өйдә – күз яше", дигән юллары бар. Димәк, кемгәдер бүген туй, кемгәдер күз яше. Безнең кырымтатар халкы бер шатлык, куаныч күрмәде. Бәхетсезлек, вәхшилек, золым һаман дәвам итә", дип сөйләде "Кырым язы" бәйрәме турында язучы, кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Певат Зети.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG