Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 13:59

Өч ел узса да, тикшерүчеләр Кырымда Русия аннексиясенә каршы чыккан Решат Аметовны кем үтергәнне ачыкламаган. Тикшерү дәвам итә. Аметовның өч кечкенә баласы әниләреннән әтиләре турында гел сорап тора.

Сигез яшьлек Али, биш яшьлек Хатидже һәм өч яшьлек Усние әниләреннән әледән-әле әтиләре турында сорап тора. Алар әтиләрен нык юксына. Өч ел узса да, Кырымда Решат Аметовны кем үтергәне әле ачыкланмаган.

"Ирем үтерелгәнгә өч ел узды, җинать эшен тикшерү дәвам итә, ул ябылмады, гәеплеләр әле дә табылмады. Аны ни өчен үтергәннәрен мин аңламыйм. Ул Акмәчеттәге Ленин мәйданына ялгызы гына протест пикетына чыккан иде. Ул берүзе, тыныч кына тора иде. Өч кечкенә балабыз ятим калды. Алга таба ничек яшәрбез, мин белмим. Ансыз бик авыр, бик авыр... Балалар аны бик сагыналар, даими аны сорыйлар.

Милләтәшләребез безне онытмыйлар, рухи яктан да, матди яктан да ярдәм итеп торалар. Аларга зур рәхмәт, алар булмаса, безгә тагын да авыррак булыр иде", диде Азатлыкка Аметовның җәмәгате Зарина ханым.

Моннан өч ел элек, Русия Кырымны яулап ала башлагач, 3 мартта Акмәчет үзәгендәге мәйданда ялгыз гына протест белдереп торган Решат Аметовны "самообороначылар" машинага утыртып алып китәләр. 16 март Акмәчет-Кефе юлы янында вәхшиләрчә кыйнап үтерелгән Аметовның мәете табыла.

Кайбер хәбәрләргә күрә, Аметовны ике "самообороначы" һәм сивил киемдәге тагын бер кеше алып киткән. Моны тасвирлаган видео да бар. Решат әфәндене Кырымны Русиягә кушу референдумы алдыннан, 16 мартта үтергәннәре мәгълүм. Халык арасында таралган, бу хәлне референдум алдыннан махсус кырымтатарларны куркыту өчен эшләделәр, дигән фикер бүген дә үзгәрмәгән.

Мәйданнан Аметовны алып киткән "самообороначалар"ның сорау алганда без аны машинага утыртып алып китеп, юлда төшереп калдырдык дигәннәре генә мәгълүм.

Кайбер рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, ул көннәрдә каршылык белдергән кешеләрне Акмәчет военкоматының идән астында тотканнар. Анда утырып чыккан, исән калган, хәзер Киевта яшәүче бер украин журналисты әйтүенчә, аларны бер унлап кешене чишендереп, вәхшиләрчә кыйнап тотканнар. Решатның абыйсы Рефат аны эзләп әлеге военкоматка барган, ләкин аның сәфәре уңай нәтиҗә бирмәгән.

Усние (с), Али һәм Хатидже
Усние (с), Али һәм Хатидже

"Решат шундый идән астында тотылган булганмы, әллә юкмы, бу хакта военкоматка барган Рефатка сөйләмәгәннәр. Решатның үлеменнән соң тикшерүчеләр аның өске киемнәренең яндырылганнан калган кисәкләрен күрсәттеләр. Бу аның янгыннан калган кием-салымнары иде, бәлки, аны чыннан да чишендереп кыйнаганнардыр. Аны үтергәннән соң Акмәчет-Кефе юлы янындагы авыл янына күмәргә китергәннәр, ләкин ул озын буйлы булганга, казылган кечкенә чокырга сыймаган. Чокырны зурайта башлаган чакта аларны кемдәр өркеткән һәм алар тиз генә мәетең өстенә ябып качканнар. Басуга чыккан бер кырымтатары мәетне күреп полициягә хәбәр иткән", дип сөйли Зарина ханым.

Аның сүзләренчә, җеназадан соң да билгесез кешеләр аны гел күзәтеп торган. Әлеге вакыйгадан соң Аметовларның өйләренә күпләгән журналистлар килә. Аларның йортын урамннан битлекле ике кеше күзәтеп торган.

"Сезгә ни кирәк, нәрсәгә монда торасыз дигәнемә, без сезне саклыйбыз дип китми тордылар. Китегез моннан дисәм дә, алар китмәделәр, безгә шундый боерык бирелде дип тордылар. Мин өйдән чыгып каядыр барганда артымнан, номерлары булмаган, бер кара машина күзәтеп бара иде", ди Зарина ханым.

38 яшьлек Решат Аметовны 2014 елның 18 мартында, Кырымның Русиягә кушылуы имзаланган көндә, Акмәчетнең Абдал зиратында җирлиләр. Президент Петр Порошенкога Аметовка Украина каһраманы исеме бирегез дигән тәкъдимнәр соңгы вакытта ешрак ишетелә башлады. Аның кабере өстендә кырымтатар милли байрагы сурәтләнгән.

Решат Аметовның кабере өстендәге таш
Решат Аметовның кабере өстендәге таш

Бу дөньядан фаҗигале, вакытсыз киттең
Җандан газиз эуләтләрең (балаларың) ятим калды.
Ватан өчен, халкың өчен корбан булдың,
Яшь җаныңны аямадың, фида иттең
, дигән сүзләр ташка уеп язылган.

* * *

Кырым 2014 елда Русия тарафыннан аннексияләнгәч, аннан китәргә җыенмаган кырымтатарларның хәле начарланды. Хакимият бу халыкны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышуын дәвам итә. Моның бер чагылышы – кырымтатарларны кулга алулар, аларны урлаулар, үтерүләр әледән-әле булып тора.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG