Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә кыйнап үтерелгән кырымтатары белән хушлаштылар


Акмәчеттә кыйнап үтерелгән кырымтатары белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:49 0:00

Акмәчеттә кыйнап үтерелгән кырымтатары белән хушлаштылар

18 мартта, Кырымның Русиягә кушылуы имзаланган көндә Акмәчетнең Абдал зиратында 38 яшьлек кырымтатары Решат Аметовны җирләделәр. Аны мәйданда торганда Русия хәрбиләре алып киткән. Решатның кыйнап үтерелгән мәете берничә көннән табыла.

Решат Аметовның мәетен 15 мартта Карасубазар (Белогорски) районы Орталан (Земляничное) авылы янында бу авылда яшәүче Нариман исемле кырымтатары алма бакчасына чыкканда тапкан. Мәет сай күмелгәнен дә сөйләде Карасубазар район мәҗлесенең рәисе Мустафа Асаба.

Решат Аметов 3 мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында торганда аны билгесез өч кеше алып китә. Кайбер мәгълүматларга күрә бу Кырымда соңгы вакытта пәйда булган ике “самообороначы” һәм өченчесе сивил киемдә кеше булган. Җеназада булган Карасубазар район мәҗлесенең рәисе Мустафа Асаба Азатлык радиосына белдергәненә күрә, Решатны мәйданнан алып киткәннәре турында видео АТР кырымтатар телеканалында бар икән. 3 мартта Решат документларын җыеп военкоматка барырга жыенганы мәгълүм. Нәкъ шул көннәрдә Украинада өлешчә мобилизация игълан ителгән иде. Ул шунда ихтыяри булырга киткән икән. Военкоматка барыр алдыннан ул Акмәчетнең үзәк мәйданына барган. Аның кулында бернинди шигар дә булмаганы хәбәр ителә.

Решатның әнисе Рәфика апа
Решатның әнисе Рәфика апа
Решатның әнисе Азатлык радиосына сөйләгәненә күрә, Решат гаделсезлекне яратмаган бер кеше иде, телевизорны карап ул военкоматка китергә булган. Мәйданда ул бер сәгатькә якын торган, аннары аны Русиянең хәрби киемдәге кешеләре алып киткән.

Решатның югалуы турында АТР телеканалында да хәбәр ителгән иде.

"15 мартта Орталан авылы янында өстеннән әзрәк күмелгән, ягъни сай күмелгән мәетне кырымтатары Нариман күреп милициягә хәбәр итә. Милиция килгәч, мәетне Карасубазар хастаханәсенең моргына алып баралар. Без бу мөселман кешесе булганын белеп СБУ, милициядән мәетне күрсәтергә таләп иттек. Аннан соң төне буе моргны сакладык, мәетне алмаштырмасыннар өчен", диде Мустафа Асаба Азатлык радиосына. Шулай итеп, Карасубазарга туганнары килеп, мәетнең Решат Аметов булганын раслыйлар. Аның кыйналып үтерелгәне дә раслана. Мәет табылган урында кул богавы табыла, Решатның башы скотч белән уралган булган. Милиция тикшерү эшен башлый.


Азатлык хәбәрчесе Мәҗлеснең юридик хезмәте җитәкчесе Тейфук Гафаров белән сөйләште.

– Сездә бу җинаять буенча версия бармы?

– Версияне билгеләү – милиция вәкаләтендә. Безгә, Мәҗлескә Карасубазар районында мәет табылганы хакында хәбәр килгәч, бу хәбәр милиция ягыннан сакланмасын дип чаралар күрдек.

– Сездә бу эш буенча беренче ниндидер нәтиҗәләр бармы?

– Аны кыйнап үтергәннәреннән тыш бездә башка мәгълүмат хәзергә юк.

– Кырымда булган соңгы вакыйгалар белән моны бәйләргә мөмкинме, мәсәлән, “самообороначылар” белән?

– Моны хәзергә әйтә алмыйм. Булган видеода Аметов Решатны “самообороначылар” мәйданнан алып чыкканнары күренә, ләкин моны милиция тикшерергә тиеш.

– Сез бу эшне контрольгә аласызмы?

– Әйе.

Решатның 27 яшьлек хатыны Зарина:

Решатның хатыны Зарина Аметова
Решатның хатыны Зарина Аметова
– Иремне бик кыйнаганнар. Мин моны тануга барганда күрдем. Исән урыны калмаган, - диде Азатлык радиосына. Аның янында торган тагын бер хатын (күршесе) - Решатның бер күзе яулык белән ябылган иде, диде.

Решат өч бала әтисе була. Иң кечкенәсенә – 2,5 ай.

Җеназаны Кырым мөфтие Әмирали Аблаев алып барды. Җеназада ике меңгә якын кеше катнашты, Решатның гаиләсенә акча җыелды.

18 мартта Русия президенты Кырымның Русиягә кушылуы турында чыгыш ясаганда Кырымда кан түгелмәде дип белдерде.
XS
SM
MD
LG