Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарларны эзәрлекләүләр, үтерүләр туктамый


27 майда кырымтатарлар Акмәчеттә Русия эчке эшләр министрлыгының Кырымда булдырылган бүлеге каршында кырымтатарларны эзәрлекләүләргә протест белдерде
27 майда кырымтатарлар Акмәчеттә Русия эчке эшләр министрлыгының Кырымда булдырылган бүлеге каршында кырымтатарларны эзәрлекләүләргә протест белдерде

Кырым 2014 елда Русия тарафыннан аннексияләнгән, аннан китәргә җыенмаган кырымтатарларларның хәле кисәк начарлашты. Хакимият бу халыкны төрле ысуллар белән буйсындырырга тырышуын дәвам итә. Моның бер чагылышы – кырымтатарларны кулга алулар, аларны урлаулар, үтерүләр.

Ачыктан-ачык каршылык белдермәгән кырымтатар халкы бу басымнарга түзәргә мәҗбүр булса да, Кырымдагы яңа шартларга һаман ияләнә алмый. Кырымтатарларны тоткарлаулар, кулга алулар, тоткарлаулар, үтерүләр, мәхкәмәләр, тентүләр туктамый.

14 кырымтатар – сәяси тоткын

2015 елда "26 февраль" эше буенча, ягъни, 2014 елда Кырымның Русиягә кушуын таләп иткән "Русское единство" оешмасының митингына каршы урам җыенында катнашкан кырымтатар активистлары – Мәҗлес рәисенең урынбасары Әхтәм Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегирменджи ATR кырымтатар телевидениесенең операторы Эскендер Небиев кулга алынды. Эскендер Небиев ноябрь аенда 2,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителде.

"3 май" эше буенча, ягъни Мостафа Җәмилевне 2014 елда Кырым-Херсон чигенә чыгып каршылаган Эдем Османовны, Таир Смедляевны чик бозүда гаепләп шартлы рәвәштә бер һәм ике елга хөкем иттеләр. Дистәләрчә кырымтатарга зур штрафлар салынды.

Дини яктан эзәрлекләүләргә килгәндә, уйлап чыгарылган сылтаулар белән "Хизб ут-Тәхрир "эше" нигезендә Рустем Ваитов, Руслан Зейтуллаев, Нури Примов, Феррат Сайфуллаевны хөкем итү эше, бер елдан артык сак астында тотылганнан соң, Дондагы Ростов шәһәрендә 2016 елның июнь аенда башланды.

Дондагы Ростовта "Хизб-ут-Таһрир эше" нигезендә узучы мәхкәмә эше
Дондагы Ростовта "Хизб-ут-Таһрир эше" нигезендә узучы мәхкәмә эше

2016 елның 18 апрелендә Ялта янындагы Кызылташ (Краснокаменка) авылыннан Рефат Алимов, Арсен Джеппаров, Ялтадан Эмир-Усеин Куку, Муслим Алиев, мөселманлык кабул иткән Вадим Сирук, 12 майда Бакчасарайда Зеври Абсеитов, Рустем Абильтаров, Энвер Мамутов тоткарландылар.

Мәскәү куйган Кырым прокуроры Наталья Поклонская Фейсбукта террор оешмасында, терроризм оештыруда гаепләп аларга 10, 20 ел һәм гомерлек төрмә яный дип язды. Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров бүгенге көндә 14 кырымтатар сәяси тоткыны сак астында төрмәдә ди.

Югалган кырымтатарлар

2014 елда Карасубазарда хәрби киемдәге кешеләр тарафыннан 27 сентябрьдә көндез юлда икесе бергә урланган Ислям Джеппаров (19 яшь) белән Джевдет Ислямов (23 яшь), 26 майда урланган Тимур Шаймарданов (34 яшь), 30 майда урланган Сейран Зинединов (34 яшь), 3 октябрьдә урланган Эскендер Апселямов (23 яшь) 2016 елда да табылмады.

2015 елда да кырымтатарларның югалуы дәвам итте. 27 августта Акмәчеттә Мөхтар Арысланов (45 яшь), 15 декабрьдә Керичтә Руслан Ганиев (42 яшь), аның дусты Арлен Терехов (39 яшь), югалдылар.

2016 елның 11 апрелендә Сакта Алиев Арсен (55), 25 майда Бакчасарайда Бөтендөнья кырымтатар Конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Эрвин Ибрагимов (30 яшь) югалды.

Кырымның тикшерү комитеты биш җинаять эше ачса да, бу кешеләрнең язмышы билгесез булып кала.

Үтерелгән кырымтатарлар

2014 елда март аенда өч бала атасы, Акмәчетнең үзәк мәйданыннан самообороначылар алып киткән Решат Аметовны вәхшиләрчә азаплап үтерүчеләр әле дә табылмады, табылачагы да шикле. Имеш алар Донецкига качканнар. Югалганнарның берсе генә исән килеш табылса иде, нәрсә булганын, бу югалулар артында кемнәр торганын бәлки ул сөйли алыр иде. Бу җинаятьләрнең Кырым Русия кулына күчкәч булганы да сораулар тудыра, чөнки югалганнарның күбесе бу күчүгә карата үзләренең каршы, Украина яклы булганнарын белдерүчеләр.

Узган атнада гына тагын бер кырымтатар үле килеш табылды. Акмәчеттәге Кырым университетында укучы Джохар Мелясанов 4 июньдә тулай торактан чыгып китә һәм 9 июньдә бер кыя янында аның мәетенә юлыгалар.

XS
SM
MD
LG