Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар телен дә ихтыяри итү хәстәре күрелә


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Акмәчеттә "Кырымтатар язуы һәм мәдәният көннәре" ачылды. Анда катнашучылар соңгы вакытта кырымтатар теленә басым артуы турында сөйләде. Кырымда да, Татарстанда да бер үк процесслар бара.

8 ноябрь Акмәчетнең Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһүрият китапханәсендә "Кырымтатар язуы һәм мәдәният көннәре" ачылды. Чарада кырымтатар язучылары, “Мәгариф” кырымтатар укытучылары берләшмәсе, галимнәр, журналистлар, рәссамнар, мәдәният вәкилләре катнашты. Шулай ук анда Эльмира Черкезова чыгарган “Кырымтатар рәссамнары һәм декоратив-гамәли архитектура сәнгате осталары” китабы тәкъдим ителде.

Язучы Аблязиз Велиев кырымтатар әдәбиятының тарихы хакында сөйләде.

“Мәгариф” кырымтатар укытучылары оешмасы рәисе Сафуре Каджаметова кырымтатар теленә мәктәпләрдә басым арта баруын белдерде.

Сафуре Каджаметова
Сафуре Каджаметова

"Мәктәп директорлары нәрсә язганыгызны аңламыйбыз дип кырымтатар теле укытучыларына мәктәп журналларын, методик кулланмаларын, көндәлекләрен урыс телендә тутырырга куша башладылар, кырымтатар теле сәгатьләре җитәрлек түгел. Без җыелышып барлык мәсьәләләрне өйрәнеп, резолюция кабул итеп Кырым җитәкчелегенә юлладык", диде ул.

Кырымның җәмәгать пулаты дәүләт телләренең бертигезлек принципын бозып, дәүләт телләрен ихтыяри укыту кирәк дигән сылтау артына яшеренеп үзләренең гамәлләре белән Кырымда кырымтатар һәм украин телләренең дәүләт статусын инкарь итә, диде Азатлыкка Сафуре Каджаметова.

Кырымтатар язуы көннәренә багышланган чарада Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффеның Кырымда дәүләт телләре хакында әйткән сүзләре дә, “Кырымның дәүләт телләре һәм башка телләр хакында” канун проектына ясаган тәкъдимнәре дә тәнкыйть ителде.

"Кырымда өч дәүләт теле – рус, украин һәм кырымтатар теле – бу дөрес, ләкин һәр дәүләт телен мәҗбүри укыту – дөрес түгел, бу – бозыклык, мәсьәләне 'вульгарно' аңлау. Дәүләт телләрен 1нче сыйныфтан укыту һич тә зарур түгел", диде Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе бер түгәрәк өстәл сөйләшүендә.

Григорий Иоффе
Григорий Иоффе

"Дәүләт теле – ул дәүләт үзенең ватандашлары белән аралашуны гарантияләгән тел. Минемчә, Кырымда бу тәэмин ителә, ләкин дәүләт телләрен барлык халык белергә тиеш дигән фикер – зур хата", дип кабатлады Иоффе октябрь аенда Кырым җәмәгать пулатының киңәйтелгән утырышында.

Бер яктан Иоффе кырымтатар теленең Кырымда дәүләт теле булганын таныган кебек була, ләкин шул ук вакытта үзенең чыгышлары белән кырымтатар теленең дәүләт статусын юкка чыгара.

Кырымда дәүләт телләре һәм башка телләр хакында канун өлгесен Кырым Дәүләт шурасында икенче укылышта карарга әзерлек барганда Кырым җәмәгәть пулаты һәм аның рәисе түгәрәк өстәлләр уздырып, матбугатта активлыгын арттырды, тик бу активлык кырымтатар теле файдасына түгел.

Мәсьәләне "вульгарно" аңлыйлар

Кырымда кырымтатар теленең укытулыуна каршы чыгучылар башка "аргументлар" да уйлап чыгара. Кырым Дәүләт шурасында телләр хакында канун өлгесендә кырымтатар теле хакында сүз барганда урыннан "Кырым - ул милли республика түгел" дигән кычкыруларны да ишетергә мөмкин. Әмма Русия Конституциясенең 65нче маддәсендә милли йә милли булмаган республика хакында сүз юк. Анда бары тик Русия субъектлары дип язылган. Димәк Русиянең кануннары илнең һәр почмагында бертигез эшләргә тиеш.

Ни өчен Татарстанда яшәгән 116 мең (3,1%) чуваш халкының теле дәүләт теле булмаса да 95 мәктәбе бар, ә 300 мең (15%) кырымтатар халкының теле дәүләт статусына ия булса да аларның бары тик 16 милли мәктәбе бар һәм кырымтатар теле Кырымның барлык мәктәпләрендә дәүләт теле буларак укытылмый? Кырымтатарлар әнә шундый сорау куя.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG