Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров: "Татар телен укытуны ихтыяри итү аның даирәсен тарайту өчен эшләнә"


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров милли республикада милли телләрне укытмауны җирле халыкны ассимиляцияләүнең бер үзенчәлекле юлы дип саный. Татарлар, башкортлар, удмуртлар, калмыклар өчен киләчәктә Русия империясе кебек дәүләттә калу – аларны юк итү дигән фикердә ул.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Мәскәүнең Казан белән шартнамәне озайтмавы Татарстандагы һәм Русиядәге барлык татарларны түбәнсетү дип саный. Бу хакта ул "Хәзерге заман" журналисты Тимур Олевскийга биргән әңгәмәсендә әйтте. Чубаров Русия президенты Владимир Путинның урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерүе җирле халыкларны ассимиляцияләүнең бер юлы дип саный.

Урыс теле аркасында башка илгә гаскәр кертеп була дигән мәгънә салалар

"Имеш урыс теле кыерсытыла дип ясалма рәвештә уйлап чыгарыла. Тышкы сәясәттә активлашу да шуның белән бәйле. Хәтта урыс теле аркасында башка илгә гаскәр кертеп була дигән мәгънә салалар. Кырымга гаскәр кертү дә нәкъ шулай булды, имеш Украинада урыс теллеләрне кыерсыталар дип.

Шул ук вакытта Русия дәүләтенә кергән халыкларның телләрен юк итү, милли республикаларда башка милләтләрнең милли телдә белем алуын ата-аналар карамагына калдыру, бу – җирле халыкларны ассимиляцияләүнең бер үзенчәлекле юлы”, ди ул.

Рефат Чубаров Татарстан һәм татарлар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:37 0:00

Чубаров фикеренчә, этник урыслар да яшәгән төбәктә милли телне укытуны ихтыяри итү татар теле кулланылышын тарайту өчен эшләнә.

Путинның соңгы тәкъдиме - бүгенге Русияне юк итүнең бер юлы

"Милли республикада яшәүче һәркемнең милли телне белүе гадәти дип саныйм һәм бу Русияне әзме-күпме демократик дәүләтләр исемлегенә кертергә мөмкинлек бирер иде. Шул ук вакытта Путинның соңгы белдерүе, шундый тәртип кертүе бик кызганыч та түгел, чөнки ул бүгенге Русияне юк итүнең бер юлы. Татарлар, башкортлар, удмуртлар, калмыклар киләчәктә әлеге Русия империясе кебек зур дәүләттә калу – аларны юк итү икәнен аңларга тиеш", ди ул.

Чубаров киләчәктә Русиянең таркалуы котылгысыз дип саный. Әмма аннан соң барлыкка киләчәк бәйсез дәүләтләрең конфигурациясен билгеләү кыен булуын әйтә. Шул ук вакытта ул киләчәктә татар һәм башкортларның бер дәүләттә булу ихтималын да кире какмый.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе хәзер Татарстан түрәләре белән элемтәдә тормавын әйтә.

Киләчәктә татар һәм башкортларның бер дәүләттә булуы ихтимал

"Путинга Кырымны басып алудан соң, кырымтатарларны җиңел генә үз ягыңа аударып булыр дип әйткәннәрдер. Ул бу вазифага Татарстан җитәкчелеген билгеләде. Ул вакытта мин берничә ай Татарстан президенты белән тыгыз элемтәдә тордым", ди Чубаров.

"Казан ханлыгы басып алынганчы безне бәйләүче әйберләр күп иде. Русия империясе, аннан соң совет хакимияте, хәзер инде Русия максатчан рәвештә халыкларны бер-берсенә каршы котырту эшен алып бара", ди Чубаров.

* * * *

Белешмә. Рефат Чубаров 2013 елдан бирле Кырымтатар мәҗлесе рәисе булып тора. 2014 елның 4 маенда прокурор Наталья Поклонская аңа “экстремистик эшчәнлек алып бармау тиешлеге” турында кисәтү чыгарды. Шул ук елның 5 июлендә аңа Русиягә биш елга керүне тыю турында карар чыгарылды.

2015 елның маенда Кырым ФСБ идарәсе Чубаровка карата 280.1 маддәсенең икенче өлеше нигезендә (массакүләм мәгълүмат чаралары аша Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру) җинаять эше ачуын әйтте. Оешма фикеренчә, 2015 елның апрелендә Украина ватандашы Чубаров украин матбугат чараларының берсенә Кырымны Украинага кайтарырга чакырган. Русия тарафыннан Чубаровны халыкара эзләүгә игълан итүне 2015 елның ноябрендә Интерпол туктатты.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG