Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 16:59

21 сентябрь Акмәчеттә Кырым инженер-педагогия университетында кырымтатар теленең Кырымда статусы, аны куллану дәрәҗәсе, Кырым дәүләт шурасында дәүләт телләре хакында канун проектына багышланган түгәрәк өстәл узды.

Чарада кырымтатар галимнәре, кырымтатар телендә чыгучы басмаларның баш мөхаррирләре, милли хәрәкәт ветераннары, кырымтатар дәүләт оешмалары, җәмәгать вәкилләре катнашты.

Мәгариф проблемнары белгече Кемал Мамбетов: "Ни өчен рус телле мәктәпләрдә рус теле 1-11нче сыйныфларда укытыла, ә кырымтатар милли мәктәпләрдә бары тик 1-9нчы сыйныфларда гына укытыла? Русия һәм Кырым республикасының Конституцияләренә күрә рус, кырымтатар теленең дәүләт статусы билгеләнгән икән, моны бернинди башка кануннар да үзгәртә алмый. Мәктәпләрдә кырымтатар телен дәүләт теле буларак барлык укучылар өйрәнәргә тиеш кирәк дигән табигый таләпне Кырымның җәмәгәть пулаты рәисе Григорий Иоффе "вульгарное понимание" дип атый.

Кемал Мамбетов
Кемал Мамбетов

Безнең өчен иң мөхиме – кырымтатар телендә укытуны торгызу. Мәктәпләрдә, беренчедән, кырымтатар мәдәниятен трансляцияләү һәм балаларны шул мәдәният нигезендә тәрбияләү. Икенчедән, мәгарифнең дәүләт стандартын тәэмин итүне тәләп итәбез" дип сөйләде.

Чыгыш ясаучылар кырымтатар телендә укытуны баскыч-баскыч торгызырга кирәк дип моның юлларын расладылар:

  1. Балалар бакчалары
  2. Башлангыч сыйныфлар
  3. 1-9нчы сыйныфлар
  4. 10-11нче сыйныфлар

Бу сыйныфларда кырымтатар һәм рус теллерен өйрәнү шарт.

Чара барышында яңгыраган тәкъдимнәрдә рус телле укучыларга кырымтатар телен филология фәне кебек түгел ә кырымтатар телендә аралашу рәвәшендә укыту, кырымтатар әдәбиятын рус телендә өйрәнү кирәклеге, Кырым мәктәпләрендә кырымтатар телендә укытуны өч програм нигезендә булдыру дигән тәкъдимнәр яңгырады.

Кырымтатар телендә укыту өчен мотивация булмаганлыгы, кырымтатар телендә укыган балаларда алга таба кая барырга дигән курку булганлыгы хакында сөйләгән милли хәрәкәт ветераны Решат Аблязисов бу ел Акмәчәт бистәсеннән беренче сыйныфка барган 115 кырымтатар баласыннан бары тик җидесенең кырымтатар сыйныфына барырга теләк беледереп әти-әниләре гариза язганнарын сөйләде. Бу ни бары 7 процент дигән сүз диде ул.

Чарада катнашкан юрист Рустем Велиев мәктәпләрдә кырымтатар телендә укытуга бәйле кануннар хакында сөйләде.

"Ни өчен инглиз телен, башка фәннәрне укучылар бернинди гариза язмыйча өйрәнәләр, ә кырымтатар теленә гариза кирәк? Күпме укучы хәзер Кырым мәктәпләрендә инглиз телен өйренә, ә без бу телне Кырымда кая ишетәбез, кулланабыз? Бер кайда. Ләкин өйрәнәбез. Кырымтатар теле Кырымда аз булса да яңгырый, ул – дәүләт теле, Кырымда ул ни өчен гариза язып укытылырга тиеш. Бу – канун бозу" диде ул.

Милли хәрәкәт ветераны Усеин Усеинов, без таләпләрәбезне каты куя алмасак, телнең дәүләт статусы тормышка ашмаячак, бернинди финанслау, бернинди дәрәсләкләр, кадрлар әзерләү булмаячак, диде.

Усеин Усеинов
Усеин Усеинов

"Күз алдына китерегез, бүген 1940 ел булсын ди, Кырым АССР чорында кырымтатар әти-әниләреннән балалары кырымтатар телендә укысын өчен гариза яздыру мәсьәләсе күтәрелер идеме? Безнең баш мәсьәлә – дәүләтчелек мәсьәләсе. Путин 1991 елда кабул ителгән канунны һәм сәяси реабилитация хакында үзе чыгарган фәрманны үтәсен. Менә безгә нәрсә эшләргә кирәк. Сез аның янында утырганда, халыкның ихтыяҗлары хакында кыю итеп һич югында бер нәрсә әйтегез", диде ул депутатларга мөрәҗәгәть итеп.

Чыгыш ясаучылар Путинның Йошкар-Олада ясаган чыгышыннан соң Башкортстанда телне яклап урамнарга чыктылар, Татарстанда татар теленең вазгыяте җәмәгатьчелекне борчый дигән мәгълүмат яңгырады.

Кырымда узган чарада “Кырым республикасының дәүләт һәм башка телләре хакында" канун өлгесе Кырым Конституциясенең 10нчы маддәсен бозуы, кырымтатар һәм украин телләренең дәүләт статусын чагылдырмавы, проектта дәүләт телләрен бертигез куллануны тэәмин итү турындагы юлларның декларатив булуы хакында әйтелде. Кырымтатар телен мәктәпләрдә өйрәнү, аны Кырымда куллану механизмын булдыру турында сөйләшүләрне, канун өлгесе өстендә эшне дәвам итү, бу мәсьәләне матбугат чараларында киң яктырту кирәклеге турында килешелде. Телевидениедә чыгыш ясаучыларның исемлеге, “Кырым республикасының дәүләт һәм башка телләре хакында" канун өлгесе өстендә эшләүче галимнәр расланды.

Белешмә

Кырым мәгариф министрлыгы китергән саннарга күрә, 2016-2017нче уку елында Кырымдагы 532 мәктәптә 188,7 мең укучыдан 5,3 меңе (3 проценты) кырымтатар телендә укыган. 532 мәктәптән 15е кырымтатар телендә укыткан мәктәп. Кырымтатарларның саны Кырымда 300 мең (15 процент), мәктәптә укыган кырымтатар укучыларының саны 34-44 мең дип санала (галим-социолог Рефик Куртсеитов һәм “Мәгариф” укытучылар берлеге рәисе Сафре Каджаметова мәгълүматы). Чагыштыру өчен, Татарстанда яшәүче 116 мең (1,58 процент) чуваш халкының 95 мәктәбе бар.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG