БМО Баш җыены Русия тарафыннан оккупацияләнгән Украина территорияләрендәге, шул исәптән Русия аннексияләгән Кырым һәм Акъярда кеше хокуклары вазгыяте турында яңартылган резолюцияне кабул итте, дип яза Радіо Свобода.
Документны 79 дәүләт хуплаган, 16 ил каршы чыккан, 73 ил тавыш бирүдән тыелып калган.
Каршы тавыш бирүчеләр арасында Русия, Беларусь, Төньяк Корея, Кытай, Иран, Буркина-Фасо, Эритрея, Судан, Мали, Зимбабве, Бурунди, Үзәк Африка Республикасы, Конго, Экваториаль Гвинея, Куба һәм Никарагуа бар.
Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига сүзләренчә, Украина әлеге резолюцияне 2016 елдан бирле ел саен күтәреп килә.
"Документ Русия агрессиясен катгый рәвештә хөкем итә, Украинаның суверенитетын һәм бербөтенлеген раслый, сугышны кичекмәстән туктатуны һәм Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. Резолюция кеше хокуклары һәм гуманитар хокукның җитди бозылуларын халыкара дәрәҗәдә күзәтүне көчәйтә һәм җаваплылык кирәклеген ассызыклый", — дип язды ул X социаль челтәрендә.
Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Кырымтатар ресурс үзәге (КРЦ) хокук яклаучылары ел башыннан бирле Русия аннексияләгән Кырымда кеше хокуклары бозылуның 700дән артык очрагын теркәгән. Алар арасында тоткарлаулар, кулга алулар, тентүләр, сорау алулар, гадел мәхкәмәгә хокукны бозу фактлары бар.
Сентябрь аенда БМОның кеше хокуклары идарәсе Русиянең Украинага каршы сугышын башланганнан бирле оккупацияләнгән территорияләрдә тоткарланган меңләгән тыныч халыкның "куркыныч хәлдә булуы турында җентекле тасвирлама" китерелгән хисап тәкъдим итте.
БМОда әйтүләренчә, сугыш башланганнан бирле тоткарланган кешеләр газаплауларга һәм башка кырыс мөгамәлә төрләренә, шул исәптән җенси көч куллануга дучар ителә. Бу гамәлләр киң колачлы һәм системлы рәвештә булып, "борчулы тенденцияне чагылдыра".
2022 елның сентябрендә һәм октябрь башында Русия өлешчә оккупацияләнгән Запорожье, Херсон, Донецки һәм Луһански өлкәләрен аннексияләргә омтылды. Украина һәм Көнбатыш илләре бу гамәлләрне канунсыз дип белдерде. 12 октябрьдә БМО Баш җыены Русиянең Украина территорияләрен аннексияләү омтылышын хөкем итүче резолюцияне кабул итте.
2014 елда, халыкара җәмәгатьчелекнең күпчелеге һәм Украина канунсыз дип таныган "референдум"нан соң, Русия Кырымны аннексияләде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум