Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең Кырым хакимияте туган-тумачалык һәм әшнәлеккә корылган


Владимир Путин һәм аның Кырымдагы тугрысы Сергей Аксенов байкерлар җыенында, Акъяр янында, 10 август 2019
Владимир Путин һәм аның Кырымдагы тугрысы Сергей Аксенов байкерлар җыенында, Акъяр янында, 10 август 2019

1 октябрь Русия аннексияләгән Кырымда хөкүмәт рәисен билгеләделәр. Бу вазифага Юрий Гоцанюк куелды. Моңа кадәр Кырым башлыгы һәм хөкүмәт җитәкчесе вазифасын бер үк кеше –​ Сергей Аксенов башкарды. Хәзер ул башлык булып кына кала.

Бер көн элек, 30 сентябрьдә Акмәчет шәһәр шурасы рәисе урынбасары итеп Надежда Аксенова сайланды, мәгълүмат чараларында шундук ул Кырым башлыгы Сергей Аксеновның сеңлесе дигән хәбәрләр таралды. Гәрчә аларның әтиләренең исемнәре төрле булса да. Күрәсең, Кырым хакимиятендә кода-кодагайлык, туган-тумачалык инде гадәти күренешкә әйләнгән, халык моңа күнгән. 2014 ел аннексиясеннән соң Кырым хакимиятендә Аксеновның туганнары, якыннары, чынлап та, үзенә күрә бер клан хасил итте.

Мәсьәлән, Кырым башлыгының әтисе Валерий Аксенов – 2014-2019 елларда Кырым Дәүләт шурасы депутаты, төзелеш комитетының рәис урынбасары булды. 2019 елда ул кабат депутат булып сайланды.

Аксеновның хатынының сеңлесе Евгения Добрыня – 2014 елдан Кырым Дәүләт шурасының милек, җир мәсьәләләрендә даими комиссия рәисе.

Аның ире Андрей Дедюхин – Кырым авыл хуҗалыгы министрлыгының балык хуҗалыгы департаменты җитәкчесе.

2019 елда Евгения Добрыня кабат депутат булып сайланды. Бу туганнарның барысы да "Бердәм Русия" исемлегеннән сайлана.

Аксеновның каенанасы Людмила Добрыня да читтә калмаган. Ул Кырым җәмәгать пулаты һәм Кырым инфраструктурасын үстерү комиссиясе әгъзасы. Аның 2014 елда Мәскәү үзәгендә 400 млн. сумга 234 квадрат метрлы фатир алуы турында хәбәр матбугат чараларында шау-шу тудырган иде. Бәхетле каенананың ире Александр Добрыня Кырымның Эксперт-техник үзәгендә мөдир урынбасары булып эшли, төзелеш конструкцияләрен куллану өчен лицензияләр бирә.

Сергей Аксенов гаиләсе
Сергей Аксенов гаиләсе

Сергей Аксенов үзе артык бай саналмый. Украина заманында аның украин банкларына бурычларын кайтармаганы мәгълүм. Рәсми декларцияләргә күрә, 2018 елда аның кереме 2,9 млн сум тәшкил иткән (2017 елда 2,64 млн. сум булган). Машинасы да, үз йорты да юк.

Аның каравы, җир кишәрлеге, йорт, өч фатир, тугыз торак булмаган бина хатыны Елена Аксенова исеменә язылган. Аның кереме 2018 елда 9 миллионга кимеп, 13 миллион сум тәшкил иткән. Ул үзе булдырган ширкәтләр аша дәүләт милкен хосусыйлаштыру һәм аренда өлкәсендә эш итә. Кабат искәртик: сеңлесе Евгения Добрыня Кырым дәүләт шурасында нәкъ менә милек, җир мәсьәләләре буенча комиссия рәисе.

Елена Аксенова 2014 елга хәтле ире оештырган һәм аннары юкка чыккан "Русское единство" фиркасенең исемен кулланып, шул ук исемле иҗтимагый хәйрия оешмасын булдырды. Нәкъ шул оешма катнашында Акмәчеттә патшабикәгә һәйкәл куелды, башка патриотик чаралар уздырыла.

Елена Аксенова бизнесы
Елена Аксенова бизнесы

Кырым башлыгының 22 яшьлек улы Олег, 25 яшьлек кызы Кристина әлегә югары вазифалар биләми, ләкин яшь булуларына карамастан, аларның да милек белән бәйле үз кәсепләре бар.

Моннан тыш, Аксеновка "Русское единство" фиркасе вакытыннан якын булган күп кенә беректәшләре депутат кәнәфиләрендә, хакимияттәге югары вазифаларда утыра.

20 сентябрь Сергей Аксеновны тагын биш елга Кырым башлыгы итеп сайладылар. 30 сентябрь ул Кырым башлыгы һәм хөкүмәт рәисе вазифаларын аерырга кирәк дигән фикер белдереп, бу мәсьәләне Кырым дәүләт шурасына карарга тәкъдим итте.

1 октябрь Кырым дәүләт шурасы сессиясе бу тәкъдимне карап, хөкүмәт рәисе итеп 2016 елдан бирле вице-премьер, Кырым аннексиясенә кадәр Сейтлер (Нижнегорский), Джуртчы (Первомайский) районнары җитәкчесе булган Юрий Гоцанюкны билгеләде.

Шулай итеп, хәзер Кырымда кемдер югары вазифага утырырга, депутат булырга теләсә, Аксенов фатихасыннан башка моңа ирешә алмаячагын яхшы аңлый.

2014 елда Украинаның иминлек хезмәте Украинаның конституцион төзелешен, аның бөтенлеген бозуга чакырган өчен Сергей Аксеновка җинаять эше ачкан иде. Бу эш әле дә ябылмаган.

XS
SM
MD
LG