Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Кырым башлыгын "Дуслык" ордены белән бүләкләде


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов рәсми төркем белән Башкортстанга килде.

Кырым башлыгы Сергей Аксеновны Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дуслык ордены белән бүләкләде. Тантана 18 гыйнварда ике төбәк делегациясе очрашуында узды. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Аннексияләнгән Кырым делегациясе Башкортстанга пәнҗешәмбе кич килгән иде. Җомга иртәнге якта эшлекле даирәләр очрашуы булды, Башкортстанның шифаханә оешмалары белән таныштыру узды, ике төбәкнең туристик потенциалын тәкъдим иттеләр.

Радий Хәбиров сүзләренчә, зыянлы истән интеккән Сибай шәһәреннән 500 баланы Сергей Аксенов Кырым шифаханәләрендә сәламәтләнергә чакырган. Аксенов Урал аръягындагы шәһәрдә экологик хәлнең кискенләшүе турында ишеткән һәм балаларны Кырымга чакырган диелә.

Сергей Аксенов Башкортстанның ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез дип белдергән. "Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районына күп ярдәм итә, республика хөкүмәте методик ярдәм күрсәтә. Шундый дустанә хезмәттәшлек - Русия төбәкләре уңышының нигезе", дигән Кырым башлыгы.

Кырымнан килән төркем Уфаның сәнәгать һәм социаль объектларын караячак.

ПолитКурай Телеграм каналы язуынча, 2014-2016 елларда Башкортстан Карасубазар районына ярдәм буларак 400 миллион сумнан артык акча җибәргән. Алар коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә проблемнарын чишүгә тотылган. Сергей Аксенов тагын акчалата ярдәмгә өметләнә ди ПолитКурай. Әмма Башкортстанның үз проектларын башкарыр өчен дә финанслар кирәк. "Эчке проблемнар чишелмәгән килеш, Кырымга акча җибәрү сайлау алдыннан бик яхшы адым булмаячак", дип саный белгечләр.

XS
SM
MD
LG