Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырым башлыгы булып янә Сергей Аксенов сайланды


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Аннексияләнгән Кырым Дәүләт шурасы депутатлары Сергей Аксеновны төбәк башлыгы итеп бертавыштан сайлап куйды. Ул икенче мөддәткә сайланды.

Сергей Аксеновтан тыш, әлеге вазифага КПРФ депутаты Сергей Богатыренько һәм ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Павел Шперов дәгъва иткән иде. Бу өч намзәтне дә Русия президенты Владимир Путин тәкъдим итте.

Аксенов төбәк җитәкчесе итеп икенче мөддәткә сайланды. Русия хакимиятләренә буйсынучы Кырым башлыгы биш елга сайлана һәм ике мөддәтән артык җитәкче булып тора алмый.

Аксенов Кырым хөкүмәтен 2014 елның февралендә, Русия аннексиясенә кадәр җитәкләде. Украина хакимиятләре аның билгеләнүен кануни түгел дип атады, Кырым Дәүләт шурасы депутатлары ул вакытта "Русское единство" фиркасе лидеры башлыгын басым астында сайлады дип белдерде. Республика парламенты бинасын Русия хәрбиләре контрольдә тота иде. Аннексиядән соң Аксенов Кырым республикасы башылгы дип атала башлады.

Русия Кырымны 2014 елда Украина кануннарына каршы килеп, Кырымга гаскәр кертеп хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Көнбатыш илләре моны халыкара нормаларны бозу дип саный. Кырымны аннексияләүне Мәскәү тарихи гаделлек урнаштыру дип атый.

2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайтыр килә.

XS
SM
MD
LG