Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов: "Кырымтатарларның хокуклары бозыла дип әйтүчеләр – Кырымның дошманы"


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Кремльдән билгеләнгән Кырым хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауда кырымтатарларның хокуклары бозылу турында сөйләүчеләрне "Кырым дошманнары" дип атады.

Бу хакта Аксенов 30 мартта Кырымда Русия Дәүләт думасы утырышында чыгыш ясаганда әйтте.

"Безгә, кырымнарга, кырымтатар халкының хокуклары имеш бозылу турында сөйләүчеләрнең, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә дә чыгыш ясаучыларның ялганы һәм икейөзлелеге күренеп тора. Алар хыянәтчеләр, Кырымның һәм үз халкының дошманнары. Алар усаллык юлына баскан һәм бары мәкерле максатлары турында гына уйлый. Алар бу җинаятьләре өчен җавап бирер дип ышанам", диде Аксенов.

Сергей Аксенов ярымутрауда "Миллет" кырымтатар телеканалы һәм "Ветан седасы" кырымататар радиосы эшләвен, 2017 елда мәктәпләргә 80 мең данә кырымтатар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бирелүен әйтеп үтте.

Кырымны аннексияләгәннән соң Русия хакимияте ярымутрауда бәйсез журналистлар, Милли хәрәкәт активистлары, Русиядә эшчәнлеге тыелган Милли Мәҗлес әгъзалары йортларында даими тентүләр уздырыа. Шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәдә торуда гаепләнеп тә күп санлы кырымтатарлар эзәрлекләнә.

XS
SM
MD
LG