Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хөкүмәтен Юрий Гоцанюк җитәкләячәк


Юрий Гоцанюк
Юрий Гоцанюк

Русия аннексияләгән Кырымда хөкүмәт башлыгын билгеләделәр. Моңа кадәр Кырым башлыгы да, хөкүмәт җитәкчесе дә булган Сергей Аксенов башлык вазифасында гына калачак.

Кырымның Русия контролендәге парламенты Юрий Гоцанюкны төбәк хөкүмәте җитәкчесе итеп билгеләде. Карар 1 октябрьдә парламентның чираттан тыш утырышында кабул ителде. Гоцанюк намзәтен бертавыштан хупладылар.

Дүшәмбе Сергей Аксенов Кырым башлыгы һәм хөкүмәте җитәкчесе вазифаларын бергә алып барудан баш тартуын белдерде һәм республика парламентына вәкаләтләрне бүлү мәсьәләсен кертте.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Мәскәүдән биредә җитәкче итеп билгеләнгән Сергей Аксеновның вәкаләтләре 20 сентябрьдә Кырым парламенты утырышында тагын биш елга озайтылды.

Гоцанюк 2016 елдан бирле Кырымның Министрлар шурасы рәисе булып эшләде. Русия аннексиясенә кадәр ул Сейитләр (Нижегорски) һәм Джурчы (Первомайский) район хакимиятләре рәисе булды.

XS
SM
MD
LG