Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар язучылары ана телендә чыгучы китапларның тиражын үстерүне таләп итә


Риза Юсуф
Риза Юсуф

Кырымтатар язучыларының Акмәчеттә узган утырышында 2019 елга нәтиҗә ясалды. Язучылар кырымтатар телендә чыгучы китапларның тиражлары ким булуында хакимиятләрне гаепләде.

Утырышта чыгарылачак китапларның исемлеге хакында сүз барды.
Чыгыш ясаучы язучылар кырымтатар телендә чыгуга тәкъдим ителәчәк китапларның тиражлары 300-500 данә генә булуына ризасызлык белдерде. Кырымтатар теле Кырымда дәүләт теле дип игълан ителсә дә, китаплар элеккечә аз чыга. Кырымда яшәүче азсанлы халыклар, мәсәлән, халыклары саны 2-3 мең генә булган алманнар, греклар, әрмәннәр, болгарларның китаплары да шундый ук данәдә чыга. Кырымда 300 меңгә якын кырымтататар яши. Нәфис сүз остасы Риза Юсуф бу уңайдан хакимияттән игътибар тоймыйбыз диде.

"Безнең 30 язучыбыз бар. 1990нчы еллардан бирле монда сөргендә яшибезмени? Без үз ватаныбызда яшибез, ләкин хакимият ягыннан, түрәләрдән бернинди игътибар тоймыйбыз. Алар без, язучылар, зыялылар, әдәбиятыбыз өчен нәрсә эшләделәр? Газетлар, журналлар аз чыга, бернинди ярдәм юк. Әйдәгез, бердәм булып хокукларыбызны таләп итик, җитәр инде, 30 ел узды, безгә шартлар тудырсыннар, бина бирсеннәр, язучыларга үзебездә яшәү һәм иҗат итү хокукы бирсеннәр, китапларыбызның тиражларын үстерсеннәр. Без кырымтатарлар Кырымда ярты миллион, ә китапларыбызны 300 данә чыгаралар, мәсхәрә!", диде Юсуф.

Язучылар бу мәсьәләне хакимият алдына куеп, бу хакта хат язарга килештеләр.

XS
SM
MD
LG