Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды "ят агент" дип танылды


Русиядәге Коррупциягә каршы көрәш фонды "ят агент" дип танылды. Фонд җитәкчесе моны гадел түгел дип саный, фонд чит илдән финансланмый дип белдерә.

Русия юстиция министрлыгы Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондын "ят агентлар" исемлегенә кертте. Бу хактагы хәбәр юстиция министрлыгы сайтында чыкты.

Канунга ярашлы, "ят агент" дип сәяси эшчәнлек алып баручы һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар таныла.

Коррупциягә каршы фонд мөдире Иван Жданов фонд Русия ватандашлары тарафыннан гына финанслана, чит илдән акча алмады дип язды.

Август башында Тикшерү комитеты акча юуу маддәсе нигезендә фондка каршы җинаять эше ачты. Тикшерү мәгълүматына караганда, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный нигез салган фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмдә акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән. Тикшерү эше барышында 100дән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.

Сентябрь башында әлеге җинаять эшен тикшерү кысларында бөтен Русиядә тентүләр узды. Полиция 30лап шәһәрдә Навальный тарафдарларына килде.

  • Ят агентлар турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.
  • Реестрга кергән оешмалар ярты ел саен үз эшчәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең ят агент булуларын күрсәтергә тиеш. "Ят агент" дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
  • 2018 елның ноябрендә чит илдән финансланучы матбугат чараларын да ят агентлар дип танырга мөмкинлек бирүче канун кабул ителде. Соңрак Русия думасы физик затларны да ят агент дип тану мөмкинлеге бирүче үзгәрешләр кертте.
  • Хәзергә ят агентлар реестрына сәүдәгә корылмаган 150дән артык оешма һәм матбугат чарасы кергән. Алар арасыда "Голос" берләшмәсе, "Мемориал" хокук яклау оешмасы, "Җәзаларга каршы тору комитеты", Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии медиапроектлары һәм "Настоящее время телеканалы бар.
XS
SM
MD
LG