Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда һәм тагын өч дистә шәһәрдә Навальный штабларында тентү уза


12 сентябрь иртәсендә полиция Русиянең 30 шәһәрендә Алексей Навальный штаблары хезмәткәрләренә тентү белән килгән. Берьюлы йөзләп тентү уза дип язды "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков. 

Казанда Алексей Навальный штабы координаторы Эльвира Дмитриева, штаб хезмәткәре Олег Емельянов һәм Татарстанда "Голос" хәрәкте җитәкчесе Михаил Тихоновка тентү белән килгәннәр. Моннан тыш, Татарстанның күзәтүчеләре берлеге координаторы урынбасары, "Яблоко" фиркасеннән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Азат Габделвәлиев тә әтисенә тентү белән килүләре турында хәбәр итте.

Тикшерүләр Коррупциягә каршы фонд җитәкчелегенең акча юууы турындагы җинаять эше белән бәйле.

Тентүләр шулай ук Краснодар, Чабаксар, Төмән, Томски, Түбән Новогород һәм башка шәһәрләрдә уза.

10 сентябрь Алексей Навальныйның Уфа, Самар, Пермь, Сарански һәм Чиләбедәге штабларында тентү узган иде.

7 сентябрь Навальныйның Петербурдагы, ә аңа кадәр Фондның Мәскәүдәге офисында һәм "Навальный.Live" каналы студиясендә тентү узган иде.

  • Русия тикшерү комитеты Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондына карата җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында 100дән артык физик һәм юридик затның хисаплары туңдырылды.
  • Тикшерү мәгълүматына караганда, Навальный нигез салган фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмле акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән.
  • Навальный көрәштәше Леонид Волков хакимиятләр Навальныйның төбәкләрдәге штабларын финанслау мөмкинлеген бетерергә тели дип саный.
XS
SM
MD
LG