Accessibility links

Навальныйның Уфада һәм тагын дүрт шәһәрдәге штабларында тентүләр уза


Уфада Навальный штабында тентү (архив фотосы)
Уфада Навальный штабында тентү (архив фотосы)

Алексей Навальныйның Уфада, Самарда, Пермьдә, Саранскида һәм Чиләбедәге штабларына 10 сентябрьдә тентү белән килгәннәр. Бу сәясәтченең Коррупциягә каршы көрәш фондына карата ачылган җинаять эше белән бәйле диелә.

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның Уфада, Самарда һәм Перьмдәге штабларында тентүләр уза. Бу хакта Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш һәм көрәштәше Леонид Волков хәбәр итте. Волков сүзләренчә, тикшерүләр Коррупциягә каршы фонд җитәкчелегенең акча юууы турындагы җинаять эше белән бәйле.

Тентүләр белән шулай ук штаблар координаторларының фатирларына да килгәннәр. Ә Пермьдә штаб хезмәткәре Юрий Бобров һәм волонтер Александра Семенова фатирларында тентү уздырганнар. Бу хакта Навальный такымының төбәк менеджеры Twitter-да белдерде.

"Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков Навальныйның Сарански һәм Чиләбедәге тарафдарларында да тентүләр турында хәбәр итә.

7 сентябрьдә Алекей Навальныйның Петербурдагы, ә аңа кадәр Фондның Мәскәүдәге офисында һәм "Навальный.Live" каналы студиясендә тентү узган иде.

  • Русия тикшерү комитеты Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондына карата җинаять эше ачты. Тикшерү эше барышында 100дән артык физик һәм юридик затның хисаплары томаланды.
  • Тикшерү мәгълүматына караганда, Навальный нигез салган фонд хезмәткәрләре 2016-2018 елларда "рубль һәм чит ил валюталарында зур күләмле акча алган", аны "өченче затлар" Мәскәүдә Cash-in һәм Recycling банкоматлары аша берничә банкның исәпләренә күчергән.
  • Навальный көрәштәше Леонид Волков хакимиятләр Навальныйның төбәкләрдәге штабларын финанслау мөмкинлеген бетерергә тели дип саный.
XS
SM
MD
LG