Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдән хат. 19 елга хөкем ителгән Айрат Ситдыйков: "Чистай җәмәгате" эше ялганга корылган"


Мәхкәмәдә "Чистай җәмәгате" эшен карау, архив фотосы
Мәхкәмәдә "Чистай җәмәгате" эшен карау, архив фотосы

"Чистай җәмәгате" эше нигезендә 19 ел төрмәгә хөкем ителгән Айрат Ситдыйков ул хөкем процессының ялганга нигезләнгән булуын фаш итеп хат язган.

Атна башында Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе казанлы Эдуард Низамовны 23 елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем итте. Ул Хизб ут-Тәхрирнең Русия бүлеген җитәкләүдә гаепләнде. Низамов һәм аның адвокаты Рифат Яхин бу эш ялганга нигезләнгән дип белдерә. Хокук яклаучылар шулай ук "Сеть" эше нигезендәге гаепләүләр дә ялганга корылган ди. Ул эш нигезендә 11 кеше террор төркеме төзүдә һәм чуалышлар әзерләүдә гаепләнеп 6 елдан алып 18 елга кадәр иректән мәхрүм ителде. Бу эшләр өч ел элек "Чистай җәмәгате" эше нигезендә чыгарылган карарны хәтерләтә.

"Чистай җәмәгате" эше

2013 елның сентябрь-ноябрь айларында Татарстанда алты чиркәү янды. Янгыннарның икесе сәгать ярым аерма белән 17 ноябрьдә булды. Шул ук көнне кичен “Татарстан” һава ширкәтенең Мәскәүдән Казанга Boeing 737 очкычы һава аланына төшеп җимерелде, очкычтагы 50 кешенең барысы да, шул исәптән Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның Татарстан бүлеге башлыгы Александр Антонов һәлак булды. Якынча шул ук вакытта Алексеевски районындагы Биләр тарихи-археологик һәм табигый тыюлыгында урнаштырылган бомбалар табылу хәбәр ителде. 16 ноябрьдә билгесез кешеләрнең “Нижнекамскнефтехим” ширкәте заводына ракетлар очыруы турында хәбәр таралды. Янгыннар, ракет очыру һәм бомба табылу берләштерелеп террор маддәсе нигезендә тикшерелә башлады. Баштарак очкыч һәлакәте дә террор белән бәйле булырга мөмкин дип шикләнелсә дә, соңрак террор дип табылмады.

2014 елда Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин бу террор гамәлләре артында “Чистай җәмәгате” төркеме тора дип белдерде.

Өч ел дәвам иткән тикшерү эшләреннән соң гаепләнүчеләрне хөкем итү 2016 елның көзендә башланды. Берничә утырыштан соң хөкем процессын журналистлар һәм күзәтүчеләр өчен яптылар. Гаепләү ягы шаһитләренең күпчелеге ике-өч ел элек тикшерү барышында белдергән шәһадәтнамәләреннән мәхкәмә утырышында баш тартты.

2017 елның 23 мартында мәхкәмә Михаил Мартьянов белән Станислав Трофимчикка 16, Руслан Гафуровка 17, Алмаз Галиев белән Җәүдәт Ганиевкә 18, Рамил Абитов белән Айрат Ситдыйковка 19, Рафаил Зариповка 23, ә төркемнең җитәкчесе дип аталган Марат Сабировка 24 ел кырыс шартлы төрмә җәзасы билгеләде.

Хөкем ителгәннәрнең барысы да бернинди террор гамәлләрендә катнашмаганлыкларын белдерде.

Ул эш нигезендә хөкем ителгәннәрнең берсе Айрат Ситдыйков былтыр "Idel.Реалии" хәбәрчесе белән элемтәгә кереп хат тапшырган һәм 2013 елда тоткарлангач җәзалауларга дучар булуын белдергән. Ул үзенең бу эшкә ничек эләгүен, "Чистай җәмәгате" чынлыкта булмады, ул бары тәртип саклаучылар тарафыннан уйлап чыгарылган дип аңлата. Ситдыйков хатының кайбер өзекләре белән Азатлык укучыларын да таныштырырга булдык.

Җәзалаулар, канун бозулар һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Узган атна Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Айрат Ситдыйков полициядә җәзалауларга дучар булган дип тапты һәм Русия аңа 30 мең евро компенсация түләргә тиеш дип карар чыгарды. Ситдыйков әйтүенчә, җәзалаулар 2013 елның декабреннән 2014 елның февраленә кадәр вакыт аралыгында булган. Түбән Кама һәм Чаллыдагы оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре аңа һәм башка гаепләнүчеләргә психологик һәм физик басым ысуллары кулланган диелә. Шулай итеп, тикшерүчеләр аларның үзләрен гаепле дип тануына ирешергә теләгән һәм кайбер очракларда ирешкән дә.

Ситдыйков әйтүенчә, 2013 елның декабрендә полиция хезмәткәрләре аны билгесез бер урынга алып барып аякларын бәйләгән һәм берничә сәгать дәвамында электр белән җәзалаган, җенси органнарына да электр җибәргәннәр.

Электр белән җәзалый башладылар, берничә сәгать дәвамында чыбыкларны җенси органнарга, колакларга һәм тешләргә тоташтырдылар

"Полиграфтан соң (12 декабрьдә) мине бүлмәдән алып чыктылар, коридорда көтеп торырга куштылар. Биш минуттан битлекле хезмәткәрләр керде, башыма капчык кидереп, кулларны каерып урамга алып чыкты. Анда машинага утыртып билгесез якка алып киттеләр. 15 минут чамасы баргач капка ачылган тавыш ишетәм, ниндидер территориягә кердек аннан мине бинага алып керделәр. Мине ул чакта башка хезмәткәрләргә тапшырганнар дип уйлыйм. Алар мине шундук идәнгә яткырып салды, бау белән аяклар колакка тигәнче каерып бәйләде. Электр белән җәзалый башладылар, берничә сәгать дәвамында чыбыкларны җенси органнарга, колакларга һәм тешләргә тоташтырдылар. Шул ук вакытта мине террорчы дип атадылар. Ул чакта аларга минем белән сөйләшү кирәк түгел, барлык документларын имзалавым гына кирәк иде. Мин бирештем һәм ризалаштым. Алар яный башлады һәм тикшерүче янында ул сүзләремне кире алмаска кушты", ди Ситдиков.

Мондый җәзалаулар берничә атна, хәтта аны Чаллыга күчергәннән соң да дәвам иткән.

Бер сәгать тә үтмәде, тагын полиция хезмәткәрләре керде һәм мине тотып алып китте. Тагын җәзаладылар, мин түзмәдем

"Бер сәгать тә үтмәде, тагын полиция хезмәткәрләре керде һәм мине тотып алып китте. Тагын җәзаладылар, мин түзмәдем. Тагын тикшерүчегә алып бардылар һәм шуннан соң Түбән Камага бүтән алып кайтмадылар, Чаллыга алып киттеләр. Анда без оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Данил Закиров (хәзер 6 очракта гаепләнә, аның эше Түбән Новгород тикшерүчеләре карамагында - ред.) кулына эләктек. Һәр сорау алу алдыннан ниндидер урманга алып барып электр белән җәзаладылар. Аларның махсус машинасы, микроавтобус бар иде. Уртасында — идәнгә беркетелгән урындык. Барлыгы җиде яки сигез тапкыр алып чыктылар. Җәзалаулар 2014 елның февраленә кадәр дәвам итте. Мин курыктым һәм бары исән каласым килде”, ди Ситдыйков.

Ул чакта тикшерү комитеты полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачудан баш тартты.

"Җәзалауларга бәйле тикшерү булды, әмма тикшерүчеләр баш тартты, җинаять эше ачудан баш тарту турында карар чыкты. Соңрак өстәмә тикшерү уздырылды, әмма анысы дә нәтиҗәсез булды. Беренче һәм икенче тикшерүне Шамил Баһаутдинов уздырды (җәзалаулар һәм басым ясаулар турында хөкем ителгәннәр һәм шаһитлар белдергән башка очракларны да ул тикшерде - ред.). Башта ул тикшерүчеләр төркемендә генә булды, аннан төркемне җитәкли башлады. Мин аның турында шикаять язам, ә ул аны карый да үз гамәлләрендә җинаять тапмавын белдерә булып чыга. Мин тикшерү комитеты аша шикаять итүдән баш тарттым һәм 125нче маддә нигезендә Казанның Совет районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иттем. Анда шикаятемне канәгатьләндерүдән баш тарттылар. Шул ук тикшерүче үз кулы астында эшләүчеләргә карата да үзенә карата да шикаятьне тикшерде”, ди Ситдыйков.


Болар Ситдыйков тикшерүчеләрнең, полиция хезмәткәрләренең, изоляторларның канун бозуы турында белдергән очракларның барысы да түгел әле. Аның әйтүенчә, озак кына вакыт алар янына адвокатларны кертмәгәннәр, аларны бик начар шартларда тотканнар.

Мәсәлән, 2013 елның 11 декабреннән 24 декабренә кадәр хөкем ителүчеләр янына аларның туганнары яллаган адвокатларны кертмәгәннәр. Ситдыйков әйтүенчә, тикшерүче Төхватуллин изоляторга үзе белән киңәшләшмичә берни дә эшләмәскә кушкан, ә үзе элемтәгә чыкмый башлаган.

Адвокатлар кергәндә без инде сынган идек һәм алардан баш тарту турында басым астында үзебез яздык

"Нәкъ шул чорда безнең гаепне тану белдерүләребез чыкты. 18 декабрьдә Түбән Кама прокуратурасы ул белдерүләрне канунсыз дип таныды. Адвокатлар кергәндә без инде сынган идек һәм алардан баш тарту турында басым астында үзебез яздык. Без курыктык. Адвокатларны кертмиләр, безнең кәгазьне күрсәтәләр һәм алар кире борылалар, башка чаралары юк. Ул чакта бары Марат Сабиров белән Рафаил Зарипов кына чыдады — аларның адвокатлары ялланган, калганнарныкы билгеләнгән иде”, ди Ситдыйков.

"Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгәннәрнең кайберләре
"Чистай җәмәгате" эше нигезендә хөкем ителгәннәрнең кайберләре

Мәхкәмә һәм туры килмәүләр

Хөкем итү алар тоткарланып өч ел узгач кына, 2016 елның көзендә башланды. Хөкем эше Казан хәрби гарнизоны мәхкәмәсе бинасында барды, әмма эшне Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе (ул Самарда урнашкан) карады. Хөкем процессы ачык рәвештә узарга тиеш иде, әмма берничә утырыш кына ачык булды. Рәис Мингалиевның (2014 елның 1 маенда Чистайда үтерелгән) хатыны Гөлнара соравы белән процесс алга таба ябык утырышларда дәвам итте.

"Шуннан соң прокурорларның һәм мәхкәмәнең тоны нык үзгәрде. Аңа кадәр сораулар биреп була иде, ә аннан гаепләү ягына авышты. Безнең мөрәҗәгатьләрнең 99 проценты кире кагылды. Спектакль генә барды, бернинди хөкем процессы булмады", ди Ситдыйков.

Аның фикеренчә, җәмәгатьчелек бу эшнең башыннан ук булган белдерүләрнең бер-беренә туры килмәвен, барлык бу эшнең бик зур ялган булуын белмәсен өчен процессны журналистлар һәм тыңлаучылар өчен ябык итәргә булганнар.

Гаепләү ягы сораштырган 130 шаһиттан җиде яки сигез шаһит кенә үз шаһәдәтнамәләрен хуплады

"Idel.реалии" хәбәрчесе 2016 елгы ачык утырышларның барысында да булды. Ул чакта гаепләү ягының сорау алуда булган барлык диярлек шаһитлары алдарак биргән шаһәдәтнамәләреннән баш тартты. "Гаепләү ягы сораштырган 130 шаһиттан җиде яки сигез шаһит кенә үз шаһәдәтнамәләрен хуплады. Өчесе яшерен шаһит иде, бишесе белән хезмәттәшлек турында мәхкәмә килешүе төзелгән һәм берсе оператив хезмәткәр", ди Ситдыйков.

Аның сүзләренчә, бу эштә иң катлаулы нәрсәләрнең берсе ракет очыру белән бәйле. Тикшерүчеләр белдерүенчә, Рамил Абитов, Марат Сабиров һәм Айрат Ситдыйков 2013 елның беренче яртысында Чистайдагы Вәлиев урамы 11нче йорт буларак теркәлгән базада канунсыз рәвештә кимендә биш шартлаткыч ясаган. Алар шартлаткычлы реактив ракет буларак ясалган.

"2013 елның 15 ноябре иртәсендә Чистайдан канунсыз рәвештә Түбән Камага Промышленная 10 адресында урнашкан "Татнефть" ягулык станциясенә алып килгәннәр. Монда Зарипов, Сабитов, Ситдыйков һәм Шәйдуллин, шулай ук аларга кушылган Миңгалимов һәм Нәҗипов шартлаткычларны урнаштырган, аларның дүртесе "Нижнекамскнефтехим"га очырылган", дип белдерде 2016 елда мәхкәмәдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.


Ситдыйков сүзләренчә, ул мәхкәмә утырышы алдыннан җинаять эше документлары белән танышканда тикшерү протоколларының берсенә игътибар иткән. Анда язылганча, дүрт ракетны очыру күренеше Түбән Кама электр челтәре ширкәте корылмасына куелган видеокамераларның берсенә эләккән. Шулай ук ул видеокамерага янәсе ул ракетларны очыру урыны да эләккән.

"Мин тикшерүчедән ул видеоязманы күрсәтүне сорадым, аны карыйсым килде. Ул моны бик озакка сузды һәм ахыр чиктә мәхкәмә башланганчы күрсәтмәде. 2017 елның 13 гыйнварында мин мәхкәмәдән утырышта аны карауны сорадым. Ул ризалашты. Шул чакта прокуратура борчыла башлады. Без шул вакыт аралыгындагы язманы карадык, әмма анда берни дә юк иде. Шул вакыт прокуратура процессны туктатып торуны һәм тикшерү оешмаларыннан бу туры килмәү сәбәпләрен ачыклауны сорый. Киләсе утырышка килгәндә безне акларлар һәм җибәрерләр дип уйлаган идек. Берничә сәгать буе безне залга кертмәделәр һәм процессны башламый тордылар — сивил киемдәге ниндидер кешеләр анда-монда йөрде, төшке ашка кадәр шулай дәвам итте.

Төшке аштан соң безне керттеләр һәм прокуратура узган мәхкәмә утырышында ракетлар очыруны күрә алмавыбызның сәбәбен компьютерга Windows програмы урнаштырылу белән аңлатты. Шуның аркасында вакыт үзгәргән һәм без чынлыкта башка вакытта төшерелгән видеоны караганбыз икән. Мин безне алдауларын аңладым. Язманы кабыздылар. Шул ук, элекке юлы булган күренеш. Шул ук машиналар бара һәм шул вакыт ракетлар пәйда була. Алар су асты көймәсеннән очырылган кебек күренә.

Видеода ракет автобус биеклегеннән ике тапкыр озынрак. Анда ниндидер башка әйбер оча иде, безнең җинаять эшендәгесе түгел

Видеода барлык дүрт ракетны очыру күренә. Без анда булган күренешләрне һәр кадрны аерым күрсәтүне сорыйбыз. Паузага куелган бер кадрда автобус, юл, агачлар өстендәге ракет һәм лампа баганасы күренә. Юл һәм автобус камерага 50ләп метр якынрак. Бу эш материалларыннан мин ракетның озынлыгы 1,25 метр булуын белә идем, ә автобусның биеклеге 2,5 метр. Әмма видеода ракет автобус биеклегеннән ике тапкыр озынрак. Анда ниндидер башка әйбер оча иде, безнең җинаять эшендәгесе түгел.

Моңа һәркем игътибар итте, әмма видеоны алга таба карау дәвам итте. Тагын бер момент — видеодагы вакыт иртәнге сәгать 7:30 иде. Урамда әле чагыштырмача караңгы, яктырып кына килә. Кадрга яктыртып торучы багана эләккән, әмма ракет очыруга 10 секунд кала ул кадрдан юкка чыга, ә аннан 10 секунддан тагын пәйда була. Без моңа игътибар иттек, оригинал видеоны бирүне һәм экспертиза уздыруны сорадык, моннан баш тарттылар һәм ул видеоларга бүтән әйләнеп кайту булмады", ди Ситдыйков.

Ситдыйков шулай ук тикшерүчеләрнең туфрак экспертизасын тиешенчә уздырмавын белдерә, ракет очыру фактын ачыклау өчен туфрак андагы барлык урыннардан да алынмаган. "Очыру җайланмалары урнаштырылган урындагы туфракта яну эзләре юк иде, анда калырга тиеш булган динамик шуу эзләре юк иде", ди ул.

Күренми торган ракет һәм балалар ярышы

Эш материалларына караганда, ракетларның берсе 1нче санлы дәвалау-төзәтү оешмасы биләмәсенә (ЛИУ-1) төшкән. Аны агач эшкәртү комбинатының 3нче санлы цехы янында тапканнар. Биредә тоткыннар тезелеп баса торган плац бар. "Анда ракет төшү эзе юк, алай гына да түгел, ракетны 16 ноябрьдә генә, төшкәннән соң бер тәүлек узгач гына табалар", дип сөйли Ситдыйков.

Шаһит җиңелчә шартлау тавышларын даими ишетеп тордык, ләкин болары башкаларыннан көчлерәк иде диде. Шаһитларның берсе, әлеге ЛИУ-1 хезмәткәре ракет анда 15 ноябрь кичке 21 сәгать һәм 16 ноябрь иртәнге җиденче ярты арасында төшкән булырга мөмкин дип белдерде.

"Мәхкәмә безне гаепле дип таныды, имеш без ракетны 15 ноябрьдә иртәнге 7:30 сәгатьтә атканбыз. Минем фаразлавымча, ракет 15 ноябрь кичке 21 сәгать һәм 16 ноябрь иртәнге җиденче ярты арасында төшкән. Бу инде монда минем катнашым юк дигәнне аңлата, чөнки бу вакытта мин Сембердә идем. Әлеге вакыт аралыгы өчен минем алиби бар. Димәк, йә ракет ату бөтенләй булмаган, йә ракетны анда китереп куйганнар", ди Ситдыйков.

Өч шаһит (сакчылар) мәхкәмәдә шартлау тавышы ишетә һәм бераз төтен күрә. "Ләкин ишегалларына ракетның ничек төшүен күрмәгәннәрме?", дип сорый тоткын.

Адвокаттан ул вакытта Түбән Камада республика күләмендә ракет модельләре ярышы узганлыгын ачыклады

"Шаһитлар йә алдаша, йә чынлап та нидер ишеткән дип уйлый идем башта. Адвокаттан ул вакытта Түбән Камада ниләр булуын белешүне сорадым. Ул 2013 елның 3 ноябреннән 2014 елның маена кадәр республика күләмендә ракет модельләре ярышы узганлыгын ачыклады. Бу зур турнир булган, меңнән артык ракет җибәрелгән. Шаһит шартлауларны даими ишеттем, ләкин болары гадәттәгеләрдән көчлерәк иде дигән. Адвокат ярыш оештыручылар белән элемтәгә кереп карады, 15 ноябрьдә ракет җибәрүләр булдымы дип сорамакчы иде. Ләкин алар бу темага сөйләшүдән баш тартты. Бу үтенечтән бик курыктылар. Ракет җибәрү эпизоды тәртип саклау оешмалары тарафыннан уйлап чыгарылган дигән фикерләр туды миндә", ди Ситдыйков.

Түбән Камагача форсаж

Тоткын үзе ракет чынлап та җибәрелгән булса да, монда аның катнашы юк дип белдерә — ул бу вакытта Ульяннан кайтып килгән.

"Түбән Камадагы ракет җибәрелгән урыннан Чистай шәһәренә кадәр 110 чакрым. Тикшерү эксперименты Чистайдан ракет атылган урынга барып җитәр өчен бер сәгать 50 минут кирәклеген ачыклады. Ягъни, ракет 7:30да җибәрелсә, Чистайдан мин 2013 елның 15 ноябрендә иртәнге 5:30дан да калмый чыгып китәргә, ә сәгать 9дан соң гына кире әйләнеп кайтырга тиеш идем", ди Айрат Ситдыйков.

Җинаять эшендә туры килмәгән башка фактлар да бар

Җинаять эшендә туры килмәгән башка фактлар да бар. ЮХИДИ беркетмәсенә ярашлы, Ситдыйков 15 ноябрь сәгать 10:40та Ульян өлкәсендә "Газель" машинасында юл казасына очрый. Ул Чистайдан иртәнге алтыда чыгып китеп, икенче көн иртәсенә генә кайтып җитүе турында белдерә. Әлеге вакыт аралыгында ул машинасын төзәткән.

"Каза булган урын Чистайдан Түбән Камага капма-каршы юнәлештә 210 чакрым ераклыкта иде. ЮХИДИ белешмәсендә минем "Газель" машинасында булуым язылган. Ләкин тикшерү эксперименты "Лада Гранта" машинасында уздырылды. Әлеге юлны алар 2 сәгать 40 минутта узды. Аларның мәгълүматына ышансаң, мин Чистайдан иртәнге сәгать сигездә чыкканмын. Ә җинаять кылган урыннан мин сәгать 6:10да чыгып китәргә тиеш булганмын. Ракет җибәрү вакыты – иртәнге 7:30", ди Ситдыйков.

Тоткын экспертлардан Чистайдан Ульян өлкәсендәге каза булган урынга "Газель" машинасында баруга күпме вакыт кирәк булуын санауны сораган. Белгечләр машинада йөк булган очракта моңа 3 сәгать 32 минут вакыт кирәк дип исәпләп чыгарган.

"2013 елның 15 ноябрендә мин Чистайдан Ульянга барыр өчен 7:10да чыгып киттем. Бу минем ракет җибәрүдә катнашмавымны сөйли. Мин бөтенләй башка юнәлештә киттем. Мондый туры килмәгән фактлар күп. Тик аларның 90 процентына мәхкәмә бернинди дә бәя бирмәде", диде Айрат Ситдыйков.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG